Һируд Әгрип I
Монда күрсәтелгән тәңкәне якынча б. э. 43—44 елларында Һируд Әгрип I чыгарырга кушкан булган. Ул Рс 12:1 дә «Һируд патша» дип атала. Бу тәңкәнең бер ягында император Клавдийның башы, ә икенчесендә Клавдий белән Әгрип I нең сыннары төшерелгән. Аның язуы Әгрип исемен дә үз эченә ала. Әгрипне император Калигула б. э. 37 елында патша итеп билгеләгән. Калигула (Изге Язмаларда искә алынмый) Клавдийга кадәр б. э. 37—41 елларында идарә иткән һәм аның бертуган абыйсының улы булган. Соңрак Клавдий Әгрипнең карамагына күбрәк җирләрне тапшырган. Әгрип беренче мәсихче җыелышны бик нык эзәрлекләгән; ул хәтта рәсүл Ягъкубны үтергән, ә Петерне төрмәгә утырткан (Рс 12:1—4). Аннары Һируд бераз идарә иткәннән соң, Йәһвәнең фәрештәсе аны җәзалап үтергән (Рс 12:21—23).
Чыганак:
© Trustees of the British Museum. Licensed under CC BY-NC-SA 4.0 (http://creativecommons.org/licenses/by/4.0/). Source: http://britishmuseum.org/collectionimages/AN00644/AN00644015_001_l.jpg
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: