РӘСҮЛЛӘР
Аңлатмалар. 25 нче бүлек
Провинциягә: Ягъни Римның провинциясе Яһүдия; бу провинция идарәчесенең резиденциясе Кайсариядә булган. Монда килеп идарә итә башлаганнан соң дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе Фистенең провинциядә идарә итә башлавын күрсәтә дип санала.
кайсарга: Яки «императорга». Ул вакытта Рим императоры — Нерон булган. Аның идарәсе б. э. 54 елында башланган һәм б. э. 68 елында, якынча 31 яшендә ул үзенә кул салгач, тәмамланган. Рәсүлләр китабының 25—28 нче бүлекләрендә кайсар турында әйтелгән һәр очракта Нерон күздә тотыла. (Мт 22:17; Рс 17:7 гә аңлатмаларны һәм сүзлекне кара.)
Мине кайсар алдында хөкем итсеннәр!: Изге Язмалар буенча, Паул үзенең Рим гражданы булуы хокукларын өч очракта кулланган. Бу аларның өченчесе булган. (Башка ике очрак турында белер өчен, Рс 16:37; 22:25 кә аңлатмаларны кара.) Кайсар алдында хөкем ителүне кеше я хөкем чыгарылганнан соң я алдарак, судның теләсә кайсы этабында, сорый алган. Фисте бу эш буенча үзе карар чыгарырга теләмәгәнен күрсәткән, ә Иерусалимдагы судтан гаделлек көтү мәгънәсез булган. Шуңа күрә Паул империянең иң югары суды алдында хөкем ителү теләген белдергән. Күрәсең, андый үтенечне кайбер очракларда, мәсәлән, ул җинаять урынында тотылган карактан, пираттан я фетнәчедән булса, кире кага алганнар. Мөгаен, шул сәбәпле Фисте Паулның үтенечен канәгатьләндерер алдыннан, «киңәшчеләре белән сөйләшеп алган» (Рс 25:12). Фисте, Паулны «Август» (Нерон) янына җибәргәнче, аның эше турында тулырак мәгълүмат алыр өчен, Һируд Әгрип II катнашкан утырышны оештырган булган (Рс 25:12—27; 26:32; 28:19). Паул шулай ук, үзе элегрәк Римга барырга җыенганга, кайсар алдында хөкем ителүне сораган (Рс 19:21). Гайсәнең Паулга пәйгамбәрлек итеп биргән вәгъдәсе һәм соңрак фәрештәнең әйткән хәбәре бу эш белән Аллаһының җитәкчелек иткәнен күрсәтә (Рс 23:11; 27:23, 24).
Бәрникә: Ул Һируд Әгрип II нең сеңелесе булган һәм аның (үзенең кан кардәше) белән җенси мөнәсәбәтләрдә торган. Соңрак Бәрникә Титның (ул Рим императоры булып киткәнче) сөяркәсе булып киткән.
Әгрип: Ягъни Һируд Әгрип II. Ул Бөек Һируд улының оныгы һәм Һируд Әгрип I һәм аның хатыны Кипраның улы булган. (Рс 12:1; сүзлектән «Һируд (Ирод)» кара.)
өлкән: Монда яһүд халкының җитәкчеләре турында сүз бара; алар еш кына өлкән руханилар һәм канунчылар белән бергә искә алына. (Мт 16:21 гә аңлатманы кара.)
Август: Рим императорының бер титулы. Монда кулланылган Себасто́с дигән грек сүзе «олылауга лаек; хөрмәтле; югарыланган» дигәнне аңлата һәм Августус дигән латин титулының тәрҗемәсе булып тора. Кайбер тәрҗемәләрдә «Император галиҗәнаплары» я «галиҗәнап кайсар» кебек сүзтезмәләр кулланыла. Бу шигырьдә Август титулы кайсар Неронга (б. э. 54—68) карата кулланыла. Бу титул беренче итеп Октавианга бирелгән булган; Нерон аңардан соң Август титулын йөрткән дүртенче император булып киткән. (Лк 2:1 гә аңлатманы кара.)