РӘСҮЛЛӘР
Аңлатмалар. 18 нче бүлек
Көринткә: Бу борынгы Грециядә иң борынгы һәм иң билгеле шәһәрләрнең берсе булган. Ул хәзерге Көринт шәһәреннән көньяк-көнбатышка таба якынча 5 км ераклыкта урнашкан булган. Көринт башлыча үзенең уңышлы урыны аркасында әһәмиятле һәм бик бай шәһәр булып киткән. Ул үзәк Грецияне көньяктагы Пелопоннес ярымутравы белән тоташтырган муенда, ягъни тар җир полосасында, урнашкан булган. Көринт аша төньяк һәм көньяк Греция арасындагы сәүдә юллары үткән. Шулай ук аның аша Урта диңгездәге көнчыгыш һәм көнбатыш арасындагы диңгез юллары үткән, чөнки Грецияне урап үтүгә караганда бу муен аша су һәм коры җир юлы белән бару куркынычсызрак булган. Римлылар Грецияне (Македониядән тыш) Ахая дип атаган. Ахая кайсар Август идарәсе дәвамында Рим сенаты карамагындагы провинция, ә Көринт аның башкаласы булып киткән. (Рс 18:12 гә аңлатманы кара.) Көринттә күп кенә яһүдләр яшәгән, аларның синагогасы булган, һәм алар кайбер грекларга яһүд диненә күчәргә булышкан (Рс 18:4). Борынгы Көринттә яһүдләрнең яшәгәнен беренче гасыр язучысы Александрияле Филон раслый. Моны шулай ук Лехей пристанена таба караган капка янында табылган бер мәрмәр кисәгендәге борынгы грек язуы да дәлилли. Анда «[Сина]гоге́ хебр[а́йон]» дип язылган, мәгънәсе «еврейләр синагогасы». Кайберәүләр санаганча, бу мәрмәр кисәге Паул вакытларына карый, әмма күпчелек белгеч ул соңрак вакытка карый дип уйлый. (Ә13 кушымт. кара.)
Әкил: Бу тугры мәсихче ир һәм аның тугры хатыны Прискиллә (Прискә дип тә атала) Паулның «хезмәттәшләре» итеп сурәтләнә (Рм 16:3). Мәсихче Грек Язмаларында алар алты мәртәбә искә алына (Рс 18:18, 26; 1Кр 16:19; 2Тм 4:19), һәм һәр очракта алар бергә телгә алына. Прискиллә дигән исем Прискә исеменең кечерәйтелгән формасы. Бу исемнең кыска формасы Паулның язмаларында, ә озыны Лүкнең язмаларында очрый. Күп кенә рим исемнәренең андый формалары булган. Император Клавдий б. э. 49 елында я 50 елының башында яһүдләргә каршы боерык чыгарган булган, шуңа күрә Әкил белән Прискиллә Римнан куылган һәм Көринттә яши башлаган. Б. э. 50 елының көзендә Паул анда килгәч, бу ирле-хатынлы белән, һөнәрләре бер булганга, палаткалар ясаган. Әкил белән Прискиллә һичшиксез Паулга анда яңа җыелышны ныгытуда булышкан. Әкил чыгышы белән Понттан — Кече Азиянең төньягында Кара диңгез буенда урнашкан өлкәдән булган. (Ә13 кушымт. кара.)
палаткалар ясау: Грек төшенчәсе скенопойо́с монда Паул, Әкил һәм Прискилләнең һөнәрен күрсәтер өчен кулланыла. Бу сүзнең нинди һөнәрне аңлатканы турында төрле фикерләр бар (палаткалар ясау, гобелен ясау я аркан ишү); әмма күп галимнәр ул «палаткалар ясау» дигәнне аңлатадыр дип уйлый. Паул Киликиядәге Тарс шәһәреннән булган, ә ул өлкә кәҗә йоныннан тукылган цили́циум дигән тукыма белән билгеле булган; аннан палаткалар ясаганнар (Рс 21:39). Б. э. I гасырында яшәгән яһүдләр яшь кешегә, ул югары белем алырга тиеш булса да, берәр һөнәргә өйрәнергә кирәк дип санаган. Шуңа күрә Паул әле яшь чагында палаткалар ясарга өйрәнгәндер. Бу эш җиңелләрдән булмаган, чөнки цили́циум каты һәм тупас тукыма булган, шунлыктан аны кисү һәм тегү авыр булган дип санала.
нотык сөйли: Яки «кешеләр белән фикер алыша». Монда кулланылган грек фигыле диале́гомай «әңгәмә кору; сөйләшү» дигәнне аңлата. Ул кешеләрне өйрәтү өчен нотык сөйләүне, шулай ук кешеләр белән фикер алышуны белдерергә мөмкин. Бу грек сүзе мондый шигырьләрдә дә кулланыла: Рс 17:2, 17; 18:19; 19:8, 9; 20:7, 9.
сүзне бик бирелеп вәгазьләде: Яки «сүзне вәгазьләү белән бик мавыкты». Бу сүзтезмә Паулның моннан ары үзенең бөтен вакытын вәгазьләүгә багышлаганын күрсәтә.
ул киемен кагып: Бу ишарә Паулның Көринттәге яһүдләр өчен җаваплы булмаганын күрсәткән; алар бит Мәсих турындагы тормыш коткаручы хәбәрне кабул итәргә теләмәгән. Паул үз бурычын үтәгән һәм аларның тормышлары өчен инде җаваплы булмаган. (Бу шигырьдәге Үз каныгызда үзегез гаепле булырсыз дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.) Андый ишарәләр Язмаларда инде искә алынган булган. Никами, Иерусалимга кайткан яһүдләр белән сөйләшкәндә, куенын аннан нәрсәнедер төшергәндәй кага башлаган һәм шулай итеп үз вәгъдәсен үтәмәгән кешене Аллаһы кире кагачак икәнен күрсәткән (Нк 5:13). Паул охшаш ишарә ясап, Писидиядәге Антиохта үзенә каршылык күрсәткән кешеләргә каршы шаһитлек билгесе итеп, «аякларындагы тузанны каккан». (Рс 13:51; Лк 9:5 кә аңлатмаларны кара.)
Үз каныгызда үзегез гаепле булырсыз: Паул бу сүзтезмәне яһүдләр күрәчәк нәтиҗәләр өчен җаваплы булмаганын күрсәтер өчен кулланган; алар бит Гайсә Мәсих турындагы хәбәрне кабул итәргә теләмәгән. Охшаш сүзтезмәләр Еврей Язмаларында очрый. Бу сүзтезмәләр үлем җәзасына лаеклы эшләр кылган кеше үз тормышын югалтуы өчен үзе җаваплы дигән фикерне белдерә. (Йш 2:19; 2Иш 1:16; 1Пат 2:37; Йз 33:2—4; Мт 27:25 кә аңлатманы кара.) Паул мондый сүзләр өстәгән: Мин гаепле түгел. (Рс 20:26 га аңлатманы кара.)
чыгып китте: Ягъни синагогадан. Аннан соң Паул Тетус Юсты йортына кергән һәм анда вәгазьләвен дәвам иткән. Паул, Көринттә булганда, Әкил белән Прискилләнең йортында яшәгән, ә Юсты йорты ул вәгазьләү эшен алып барган үзәк булып киткән (Рс 18:3).
Тетус Юсты: Көринттә яшәүче бу кеше Аллаһыга гыйбадәт кылучы дип атала; бу сүзтезмә аның яһүдләр диненә күчкән кеше булганын күрсәтә. (Рс 13:43; 16:14 кә аңлатмаларны кара.)
Ахаяда: Мәсихче Грек Язмаларында Ахая дип Грециянең көньягында урнашкан Рим провинциясе атала; аның башкаласы Көринт булган. Б. э. к. 27 елда, кайсар Август Грециянең ике провинциясен — Македония һәм Ахаяны — үзгәртеп оештырганда, Ахая исеме Пелопоннес ярымутравы белән континенталь Грециянең өлешенә карата кулланылган. Ахая провинциясе Рим сенаты карамагында булган, һәм аның белән башкаласы Көринттән проконсул идарә иткән (2Кр 1:1). Мәсихче Грек Язмаларында Ахая провинциясенең башка шәһәрләре дә — Афина һәм Кинкрия искә алына (Рс 18:1, 18; Рм 16:1). Ахая һәм аның төньягындагы күрше провинциясе Македония еш кына бергә телгә алына. (Рс 19:21; Рм 15:26; 1Тс 1:7, 8; Ә13 кушымт. кара.)
проконсул: Бу — Рим сенаты карамагындагы провинциянең баш идарәчесе. Монда Ахая провинциясенең проконсулы Галиун булган дип әйтелә. Лүк бу очракта «проконсул» төшенчәсен төгәл куллана, чөнки Ахая б. э. к. 27 елдан алып б. э. 15 елына кадәр һәм яңадан б. э. 44 елыннан соң сенат карамагындагы провинция булган. (Рс 13:7 гә аңлатманы кара.) Дельфада табылган бер язуда проконсул Галиун турында әйтелә. Бу язу Лүк хәбәренең төгәллеген дә раслый һәм Галиунның кайчан проконсул булганын билгеләргә дә ярдәм итә.
Кинкриядә: Кинкрия шәһәре Көринт портларының берсе булган. Ул Көринттән көнчыгышка таба якынча 11 км ераклыкта, тар муенның Сароникос култыгына караган ягында урнашкан булган. Кинкриягә Грециядән көнчыгышка таба урнашкан өлкәләрдән кораблар килгән. Ә муенның каршы ягында урнашкан Лехей шәһәре Көринтнең икенче порты булып хезмәт иткән. Анда Италиядән кораблар һәм Грециядән көнбатышка таба урнашкан башка урыннардан кораблар килгән. Шул өлкәдә хәзерге Кехрие авылы янында биналар белән дулкынваткычлар җимерекләре сакланып калган. Рм 16:1 буенча, Кинкриядә мәсихче җыелыш булган. (Ә13 кушымт. кара.)
Йәһвә теләсә: Бу сүзтезмә, берәр нәрсә эшләгәндә я эшләргә җыенганда, Аллаһы ихтыярын исәпкә алырга кирәк икәненә басым ясый. Рәсүл Паул бу принципны һәрвакыт истә тоткан (1Кр 4:19; 16:7; Ев 6:3). Шәкерт Ягъкуб та имандашларын: «Әгәр Йәһвә теләсә, исән булырбыз һәм моны яки тегене эшләрбез»,— дияргә дәртләндергән (Яг 4:15). Андый сүзләр буш әйтем генә булырга тиеш түгел. «Йәһвә теләсә» дип эчкерсез әйткән һәркем Йәһвәнең ихтыяры буенча эш итәргә тырышырга тиеш. Бу сүзләрне һәрвакыт кычкырып әйтәсе юк, алар еш кына эчтән әйтелә. (Рс 21:14 кә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 18:21 кара.)
Иерусалимга барып: Яки «Иерусалимга күтәрелеп». Монда грек текстында Иерусалим искә алынмаса да, Паул, күрәсең, шул шәһәргә юл тоткан. Иерусалим диңгез өсте тигезлегеннән якынча 750 м биегрәк урнашкан булган, һәм Изге Язмаларда еш кына Аллаһыга гыйбадәт кылучылар «Иерусалимга күтәрелгән» дип әйтелә. Чыннан да, Иерусалимга бару турында сүз барганда, еш кына грек фигыле анаба́йно («күтәрелергә») кулланыла (Мт 20:17; Мк 10:32; Лк 18:31; 19:28; Ях 2:13; 5:1; 11:55; Рс 11:2; 21:12, 15; 24:11; 25:1, 9; Гл 2:1). Өстәвенә, бу шигырьдә «төшәргә» дигәнне аңлаткан катаба́йно фигыле дә очрый, һәм бу фигыль кайвакыт Иерусалимнан китү турында сүз барганда кулланыла (Мк 3:22; Лк 10:30, 31; Рс 24:1, 22; 25:7).
Аполлос: Бу, күрәсең, Искәндәрия шәһәрендә үскән яһүди мәсихче булган. Искәндәрия Рим провинциясе Мисырның башкаласы булган. Ул югары белем бирү үзәге дип саналган һәм зур китапханәсе белән билгеле булган. Ул Рим империясендә Римнан соң иң зур шәһәр булган, һәм анда күп яһүдләр яшәгән. Искәндәрия яһүдләрнең дә, грекларның да иң мөһим мәдәни һәм белем бирү үзәкләренең берсе булган. Септуагинта буларак билгеле Еврей Язмаларының грек теленә тәрҗемәсе шунда ясалган. Бу Аполлос турында ни өчен Язмаларны, ягъни Аллаһы тарафыннан рухландырылган Еврей Язмаларын, яхшы белә иде дип әйтелгәнен аңларга булыша ала.
Йәһвә юлына: Киләсе шигырьдә бу сүзтезмәнең синонимы «Аллаһы юлы» сүзтезмәсе кулланыла. Мәсихче тормыш юлында бердәнбер хак Аллаһы Йәһвәгә гыйбадәт кылу һәм аның Улы Гайсә Мәсихкә иман итү беренче урында тора. Рәсүлләр китабында бу тормыш юлы «Юл», «бу Юл» я «шул Юл» дип атала. (Рс 19:9, 23; 22:4; 24:22; Рс 9:2 гә аңлатманы кара.) «Йәһвәнең юлы» я «Йәһвә өчен юл» дигән сүзтезмә шулай ук Яхшы хәбәрләрдә дүрт мәртәбә очрый һәм Иш 40:3 тән алынган өземтәнең өлеше булып тора. (Мт 3:3; Мк 1:3; Лк 3:4; Ях 1:23 кә аңлатмаларны кара.) Иш 40:3 тә еврей текстында тетраграмматон кулланыла. «Йәһвә юлы» (я «Йәһвәнең юлы») дигән сүзтезмә шулай ук Хк 2:22; Ир 5:4, 5 тә очрый. (Рс 19:23 кә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 18:25 кара.)
телдән өйрәтелгән: Монда кулланылган грек фигыле катехе́о сүзгә-сүз «аска яңгырарга» дигәнне аңлата һәм телдән өйрәтү дигән фикерне үз эченә алырга мөмкин. Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләр берәр өйрәнүченең акылына һәм йөрәгенә кат-кат салынганда, ул башкаларны өйрәтергә яраклы булып китә. (Гл 6:6 белән чагыштыр; анда шул ук грек сүзе ике мәртәбә кулланыла.)
Яхъя вәгазьләгән суга чумдырылу: Бу суга чумдырылу кешенең Канунга каршы эшләгән гөнаһларыннан халык алдында тәүбә итүе булган. Бу Канунны Йәһвә Муса аша биргән, һәм яһүдләр аны үтәргә ризалашкан булган (Чг 24:7, 8). Әмма Яхъя үткәргән суга чумдырылу б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң, Канун килешүе гамәлдән чыккач, үз көчен югалткан (Рм 10:4; Гл 3:13; Эф 2:13—15; Кл 2:13, 14). Шул вакыттан бирле Йәһвә Гайсә үз шәкертләренә үтәргә кушкан суга чумдырылуны гына хуплаган (Мт 28:19, 20). Аполлос катнашкан мондагы вакыйгалар якынча б. э. 52 елында булган.
изге рух ярдәмендә ялкынланып: Сүзгә-сүз «рух белән кайнап». «Ялкынланып» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «кайнарга» дигәнне аңлата, ләкин монда ул образлы кулланыла һәм көчле ашкыну вә илһамлануны белдерә. Бу сүзтезмәдә «рух» дигәнне аңлаткан грек сүзе пне́ума, күрәсең, Аллаһының изге рухын күрсәтә; изге рух, кешене Аллаһы ихтыяры буенча эш итәргә дәртләндереп һәм аңа көч өстәп, этәргеч көч булып эш итә ала. (Мк 1:12 гә аңлатманы кара.) Әмма «рух» төшенчәсе шулай ук кешенең образлы йөрәгеннән чыгучы һәм аны билгеле бер рәвештә сөйләргә я эш итәргә этәрүче көчне аңлатырга мөмкин. Шуңа күрә, бу шигырьдә шушы фикерләрнең икесе дә чагыладыр: кеше, Аллаһы рухы җитәкчелегендә булганга, дөрес булган нәрсәләргә карата илһамланып ашкыну күрсәтә. Әмма, кайберәүләр уйлаганча, бу контекстта шушы сүзтезмә — зур ашкынуны һәм илһамлануны күрсәтүче идиома гына. Алай икән, Аполлосның, ул Гайсә исемен танып суга чумдырылуны белмәсә дә, ничек «рух ярдәмендә ялкынлана» алганы аңлашыла. Ничек кенә булмасын, Аполлоска дөрес булган нәрсәләргә карата ашкыну күрсәтер өчен һәм төгәлрәк тәгълиматларны кабул итәргә әзер булыр өчен, аның рухын Аллаһы рухы җитәкләргә тиеш булган. (Сүзлектән «Рух» кара.)
Аллаһының: Монда грек текстында «Аллаһы» дигәнне аңлаткан сүз булмаса да, күп галимнәр бу сүз күздә тотыла икәне белән риза. Рәсүлләр китабында «юмарт игелек» дигән сүзтезмә күпчелек очракларда «Аллаһы» сүзе белән бергә бара (Рс 11:23; 13:43; 14:26; 20:24, 32).