Бәйтлеһемдәге кыш
Кайберәүләр Гайсә декабрьдә я гыйнварда туган дип уйлый. Әмма алай була алмаган, чөнки ноябрьдән алып мартка кадәр Бәйтлеһемдә гадәттә яңгырлы һәм суык көннәр тора. Кыш көне бу өлкәдә кар да яварга мөмкин. Андый салкын көннәрдә көтүчеләр үз көтүләре белән төнгелеккә кырда калмас иде (Лк 2:8). Бәйтлеһем Яһүдиянең таулы җирендә диңгез өсте тигезлегеннән якынча 780 м биеклектә урнашкан.
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: