Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bh 221 б.-222 б., 2 абз.
  • Гайсә кыш көне туганмы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә кыш көне туганмы?
  • Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бәйтлеһемдәге кыш
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Гайсә кайда һәм кайчан туа?
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Гайсә кайда һәм кайчан туа?
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Фәрештәләр Гайсәнең тууын игълан итә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
bh 221 б.-222 б., 2 абз.

КУШЫМТА

Гайсә кыш көне туганмы?

ГАЙСӘ кайчан туган? Изге Язмаларда бу көн әйтелмәгән. Әмма Аллаһы Сүзеннән ул кыш көне тумаган икәне күренә.

Гайсә Бәйтлеһем шәһәрендә туган. Ул җирләрдә кыш көне һава торышы нинди булган? Ноябрь-декабрь айларында (яһүдләр календаре буенча кислев ае) суык һәм яңгырлы көннәр торган. Декабрь-гыйнвар айлары (яһүдчә тевет ае) елның иң салкын вакыты булган, һәм бу вакытта Яһүдия тауларында кайчак кар яткан. Изге Язмаларда бу җирләрнең һава торышы турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларның бер язучысы Езра кислев аеның чыннан да салкын һәм яңгырлы булуын күрсәтә. Езра Иерусалимда «тугызынчы айда [кислев аенда], айның егерменче көнендә» кешеләр җыелды дип яза. Халык «яңгыр яуганга... калтырап» мәйданда утырган һәм: «Хәзер яңгыр ява торган көннәр, һәм тышта басып тору берничек тә мөмкин түгел»,— дип сөйләшкән (Езра 10:9, 13; Иремия 36:22). Шуңа күрә бу җирләрдә яшәгән көтүчеләр кыш көне көтүләре белән төнгелеккә басуда калмаган!

Ләкин Изге Язмаларда Гайсә туган төнне көтүчеләр кырда сарыкларын саклаган дип әйтелә. Мәсәлән, Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә ул төнне Бәйтлеһем янында «сарык көтүләрен саклаган көтүчеләр бар иде» дип язылган (Лүк 2:8—12). Игътибар ит: көтүчеләр ул төнне кырда сарык көтүе саклаган. Кышын, салкын һәм яңгырлы көннәрдә алар кырда калыр идеме? Әлбәттә, юк! Шулай итеп, Гайсәнең тууы турындагы Изге Язмаларның хәбәрләре Гайсә кыш көне тумаган икәнен күрсәтәa.

Аллаһы Сүзендә Гайсәнең үлгән көне төгәл бирелгән, әмма туу көне турында бик әз әйтелә. Патша Сөләйманның мондый сүзләре искә төшә: «Абруйлы исем — кыйммәтле хушбуйдан, үлем көне туу көненнән яхшырак» (Вәгазьче 7:1). Шуңа күрә Изге Язмаларда Гайсәнең хезмәте һәм үлеме турында күп әйтелә, ә туу көне турында бернәрсә дә юк дип әйтеп була.

Бәйтлеһем шәһәреннән ерак түгел бер җирдә көтүчеләр үз көтүләрен кырда төнлә саклый

Гайсә туган төнне көтүчеләр үз көтүләрен кырда саклаганнар

a Моның турында күбрәк белер өчен, «Изге Язма нигезендә сөйләшү» дигән китапның (рус) 287—291 нче битләрен кара. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу