Кичке мәҗлесләрдә хөрмәтле урыннар
Беренче гасырда кешеләр гадәттә табын янында яткан килеш ашаганнар. Һәр кеше сул терсәген мендәргә куеп, уң кулы белән ашаган. Грекларның һәм римлыларның йоласы буенча, гадәти аш бүлмәсендә тәбәнәк өстәл тирәли өч ятак торган. Римлылар андый аш бүлмәсен триклиний (грек теленнән алынган латин сүзе; грек телендә мәгънәсе «өч ятаклы бүлмә») дип атаган. Андый бүлмәләрдә гадәттә 9 кеше, һәр ятакта өчешәр, ятып ашаган. Шулай да анда күбрәк кешене сыйдырыр өчен озынрак ятаклар куллана башлаганнар. Аш бүлмәсендәге һәр урын төрле дәрәҗәгә ия булган дип саналган. Ятакларның берсе дәрәҗә буенча иң түбән (А), икенчесе уртача дәрәҗәле (Ә) һәм өченчесе иң хәрмәтле (Б) булган. Ятаклардагы урыннар төрле дәрәҗәле булган. Ятактагы кеше үзенең уң ягында ятучыдан дәрәҗәсе буенча югарырак, ә сул ягындагы кешедән түбәнрәк дип саналган. Рәсми мәҗлестә хуҗа гадәттә түбән дәрәҗәле ятактагы беренче урынга (1) яткан. Урта ятактагы өченче урын (2) хөрмәтле урын булган. Яһүдләрнең бу йоланы ни дәрәҗәдә үзләштергәне билгеле булмаса да, Гайсә, үз шәкертләрен басынкылыкка өйрәткәндә, шул йоланы искә алган.
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: