Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме һәм яхшы хәбәрнең таралуы
Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме вакытында «Иерусалимда җир йөзендәге һәр халыктан килгән диндар яһүдләр бар иде» (Рс 2:5). Мәсихнең шәкертләре изге рух белән сугарылгач, алар Иерусалимга килгән яһүдләрнең телләрендә могҗизалы рәвештә сөйли башлаган (Рс 2:4, 8). Кешеләр, үзләренең туган телләрендә яхшы хәбәрне ишеткәнгә, бик гаҗәпләнгән. Рс 2:9—11 дән күренгәнчә, Иерусалимга 15 төрле өлкәдән кешеләр килгән. Һичшиксез, күпләр иман итә башлагач, үзләре белән яхшы хәбәрне туган якларына алып киткән. Бу җирләр шушы картада күрсәтелә һәм Рс 2:9—11 дәгә тәртип буенча нумерланган (Рс 2:41, 44, 47).
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: