Иманнары өчен төрмәдә. Украина
Украинада яшәүче Йәһвә Шаһитләре, илдәге закон буенча, армия сафларына басар урынына, якынча 30 ел альтернатив хезмәт үтә алган. Шул хезмәтне үткәндә алар төрле эшләр башкарган һәм шул ук вакыт үз вөҗданарын саф килеш саклаган.
Ләкин 2022 елның 24 февраль аенда Украинада сугыш башлана. Шунда шунсы ачыклана: мобилизация барганда, альтернатив хезмәт үтәр өчен законнар юк һәм армия сафларына басарга вөҗданнары рөхсәт итмәгән йөзләгән кешене җинаятьчеләр дип эзәрлекли башлаганнар. Андый хәл бу кешеләрнең карашларын һич тә исәпкә алмый, шулай ук аларның үз вөҗданнары буенча эш итәргә хокукларын хөрмәт итми. Шулай итеп бу кешеләрнең кеше хокукларын бозалар һәм Украина конституциясенә каршы чыгалар. Чөнки анда болай диелгән: «Берәр гражданның дини карашлары аңа хәрби хезмәт үтәргә рөхсәт итмәсә, моның урынына ул альтернатив (хәрби булмаган) хезмәт үтәргә тиеш».
2025 елның 17 июнь көненә 5 Йәһвә Шаһите төрмәдә утыра. Аларның вөҗданнары кулларына сугыш коралы алырга рөхсәт итми. Аларны 36 айга хөкем иткәннәр. Тагын 3 Шаһит үзләренә хөкем карарын чыгаруларын көтеп изоляторда утыра.
Халыкара оешмалар үз борчылуларын белдерә
Украинаданы андый хәл турында белгәч, БМО өчен докладчысы шул илдә альтернатив хезмәтнең булмавы турында үз борчылуларын белдергән. 2023 елның 8 ноябрь көнендә алар Украина хөкүмәтенә болай дип язган: «Вөҗданнары кушмаганга кайбер гражданнар армия сафларында хезмәт итүдән баш тарта һәм аларны, җинаять эше кузгатып, моның өчен эзәрлеклиләр. Бу бездә борчылулар тудыра”
Кайбер саннар һәм вакыйгалар
2025 ел, 17 июнь
8 Шаһит төрмәдә утыра.
2022 ел, 24 февраль
Илдә сугыш положениесе кертелә һәм мобилизация башлана
2015 ел, 23 июнь
Виталий Шалайко эше карала һәм Украинаның Югары суды кешенең, мобилизация вакытында, вөҗдан кушуы буенча, хәрби хезмәттән баш тартырга хокукы барлыгын таный.
1991 ел, декабрь
Альтернатив хезмәт турында закон кабул ителә.
1991 ел, 28 февраль
Украинада Йәһвә Шаһитләре теркәлә