Иманнары өчен төрмәдә. Сингапур
Сигез Йәһвә Шаһите — барысы да яшьләр Сингапурда төрмәдә утыра. Алар үз иманнары нигезендә хәрби хезмәткә барырга теләмәгән. Аларның бишесе инде икенче тапкыр хөкем ителгән, чөнки беренче тапкыр утырып чыккан соң, аларны, үз карашларыннан баш тартмаганга, кабат төрмәгә ташлаганнар. Бу яшь кешеләр ярдәм сорап Сингапур хөкүмәтенә мөрәҗәгать итә алмый, чөнки хөкүмәт армия сафларындагы хезмәт мәҗбүри дип саный һәм аларның, үз иманнары нигезендә, хәрби хезмәттән баш тартырга хаклары юк дип әйтә.
Сингапурда егеткә 18 яшь тулгач, ул ил армиясе сафларына басарга тиеш. Әгәр ул, армия сафларына басарга дини карашлары рөхсәт итми дип, барырга ризалашмаса, аны кулга алалар һәм хәрби лагерьда сак астында якынча 12 ай тоталар. Шул вакыт үткәч, аны азат итәләр һәм шунда ук хәрби кием киеп хәрби өйрәтүләрдә катнашырга кушалар. Ул кабат баш тартса, аны хәрби трибунал 18 айга утырта ала. Шулай итеп яшь Шаһитләр хәрби хезмәттән баш тартканга ике тапкыр утырып чыгарга мәҗбүр. Тулаем алганда алар иректән 30 айга мәхрүм ителә.
Сингапур БМО күрсәтмәләрен кире кага
Берләшкән милләтләр оешмасы үз оешма әгъзаларына инде ничәме еллар мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итеп тора: «Вөҗдан кушуы буенча хәрби хезмәттән баш тарту — бу кешенең фикер йөртү, вөҗдан һәм дин иреге хокукы. Бу хокук турында Кеше хокуклары буенча декларациядә әйтелә». Сингапур БМО әгъзасы итеп 1965 елда кабул ителгән булган. Шулай да кешеләрнең бу хокукларын танырга теләми. 2002 елның 24 апрелендә Сингапур хөкүмәтенең делегаты БМОның Кешеләр хокукы буенча комиссиягә хат тапшырган булган. Анда болай дип әйтелә: «Берәр кемнең карашлары я эшләре [милли оборона мәнфәгатьләренә] каршы килгәндә, беренче урында хөкүмәтнең милли оборона мәнфәгатьләрен кайгыртырга хокукы торырга тиеш». Бу хатта шулай ук болай диелгән булган: «Карашлар аркасында хәрби хезмәттән баш тартырга хокукның бар очракларга да кулланырга тиешлеген без танымыйбыз».
Кайбер саннар һәм вакыйгалар
2025 ел, 17 июнь
Үз иманнары өчен 8 Шаһит төрмәдә утыра.
2002 ел, 24 апрель
Хөкүмәт вәкиле шуны раслый: Сингапур үз гражданнарының карашлары нигезендә хәрби хезмәттән баш тартырга хокукларын танымый.
1995 ел, февраль
Сингапур гражданнарын — Йәһвә Шаһитләрен эзәрлекләү һәм кулга алу көчәя бара.
1994 ел, 8 август
Сингапурның Югары суды Шаһитләрнең аппеляция итеп бирелгән шикаятен кире кага.
1972 ел, 12 гыйнвар
Сингапур хөкүмәте Йәһвә Шаһитләре общиналарының теркәлүен гамәлдән чыгара.