Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g18 № 2 7 б.
  • 4. Кичерү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 4. Кичерү
  • Уяныгыз! 2018
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
  • НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?
  • НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
  • Кичерү нәрсә ул?
    Рухи сорауларга җавап
  • Йәһвә кебек, кичерүчән булыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Ихлас күңелдән кичерегез
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2018
g18 № 2 7 б.
Ир белән хатын бергәләп янгын сүндерә

Кичерү бәхәс ялкынын сүндерә ала

Ир белән хатын өчен

4. Кичерү

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Кичерү — рәнҗеткән кешене гафу итү һәм үпкә хисеннән арыну. Кемнедер кичерү аның ялгышлыгының җитдилеген киметү дигән сүз түгел. Бу үзеңне бернәрсә дә булмагандай итеп тоту дигәнне дә аңлатмый.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Бер-берегезгә карата сабыр булып һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез» (Көләсәйлеләргә 3:13).

«Кемнедер яратканда, син аның кимчелекләренә түгел, ә кем булырга тырышканына игътибар итәсең» (Аарон).

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Үпкә саклау физик, эмоциональ яктан зарарлы булырга һәм мөнәсәбәтләрегезгә зыян китерергә мөмкин.

«Бер тапкыр ирем, мине бик нык рәнҗеткәннән соң, гафу үтенде. Башта миңа аны кичерү бик авыр иде. Вакыт узу белән, мин аны кичердем, ләкин хәзер иртәрәк кичермәгәнемә үкенәм. Бу мөнәсәбәтләребездә кирәкмәгән киеренкелек тудырды» (Джулия).

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ

Киләсе тапкыр иптәшегез сезне үз сүзләре я эшләре белән рәнҗетсә, үз-үзегездән сорагыз:

  • Мин артык сизгер түгелме?

  • Мин иптәшемнең гафу үтенүен көтәмме? Я бу хәл шулкадәр җитди түгелдер? Мин аны кичерә аламмы?

БЕР-БЕРЕГЕЗ БЕЛӘН ФИКЕР АЛЫШЫГЫЗ

  • Без гадәттә бер-беребезне никадәр тиз кичерәбез?

  • Бер-беребезне тизрәк кичерер өчен, нәрсә эшләп була?

КИҢӘШЛӘР

  • Иптәшегез сезне рәнҗеткәндә, ул моны явыз мотивлардан чыгып эшләгән дип уйламагыз.

  • «Барыбыз да еш кына абына» икәнен истә тотып, иптәшегезне кичерергә тырышыгыз (Ягъкуб 3:2).

«Икебез дә гаепле булганда, бер-беребезне кичерү җиңел. Ләкин, берәү генә гаепле булып күренгәндә, кичерү инде күпкә авыррак бирелә. Кичерер өчен, чын басынкылык таләп ителә» (Кимберли).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Эшне тизрәк... җайга сал» (Маттай 5:25).

Үпкә саклау физик, эмоциональ яктан зарарлы булырга һәм мөнәсәбәтләрегезгә зыян китерергә мөмкин

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу