ИКЕНЧЕ КИСӘК
Туфаннан алып Мисырдан азат ителгәнгә кадәр
Туфанда сигез кеше генә исән калган, әмма вакыт узу белән кешеләр саны бик нык арткан. Туфаннан соң 352 ел үткәч, Ибраһим туган. Аллаһы Ибраһимга Исхак исемле угыл биргән һәм моның белән үз вәгъдәсен үтәгән. Исхакның ике улы туган. Аллаһы аларның берсен — Ягъкубны сайлаган.
Ягъкубның гаиләсе зур булган: 12 улы һәм берничә кызы булган. Ягъкубның 10 улы үзләренең кече энесе Йосыфны нәфрәт итә башлаган һәм аны Мисырга коллыкка сатканнар. Соңыннан Йосыф Мисырның бер куәтле җитәкчесе булып киткән. Каты ачлык килгәч, Йосыф, абыйларын сынаган: аларның йөрәкләре үзгәрмәгәнме икәнен белергә теләгән. Ахыр чиктә Ягъкубның бөтен гаиләсе — исраиллеләр Мисырга күченгән. Бу Ибраһим туып, 290 ел үткәннән соң булган.
215 ел дәвамында исраиллеләр Мисырда яшәгән. Йосыф үлгәннән соң, аларны кол иткәннәр. Берникадәр вакыт узгач, Муса туган, һәм аның аша Аллаһы исраиллеләрне Мисырдан азат иткән. Шулай итеп, ИКЕНЧЕ кисәктә тарихның 857 елы карала.