ӨЧЕНЧЕ КИСӘК
Мисырдан азат ителүдән алып Исраилнең беренче патшасына кадәр
Муса исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан азат иткәч, аларны Синай тавы янына алып килә. Анда Йәһвә аларга үзенең кануннарын бирә. Шуннан соң Муса Кәнган җирен карап кайтыр өчен 12 кеше җибәрә. Ләкин кайткач, аларның унысы ул җир турында яман хәбәр китерә. Халык Мисырга кире кайтырга тели. Аллаһы исраиллеләрне иманнары нык булмаганга 40 ел чүл буйлап йөртә.
Исраиллеләрне Кәнган җиренә алып керер өчен, Ешуа сайлап алына. Йәһвә могҗизалар эшләп, бу җирне яулап алырга булыша. Ул Үрдүн елгасының суын туктата, Әрихә шәһәренең стеналарын җимерә һәм бер тәүлек буена кояшны туктатып тора. Һәм 6 елдан соң, исраиллеләр Кәнган җирен яулап алалар.
Исраил белән 356 ел дәвамында хакимнәр идарә итә. Беренче хаким Ешуа була. Без шулай ук Барак, Гидеон, Ифтах, Шимшон һәм Шамуил исемле хакимнәр белән танышырбыз. Шулай ук Рәхәб, Дебора, Җаилә, Рут, Нагомия һәм Далилә исемле хатын-кызлар турында белербез. ӨЧЕНЧЕ кисәк үз эченә тарихның 396 елын ала.