Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 73 хикәя
  • Исраилнең соңгы яхшы патшасы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Исраилнең соңгы яхшы патшасы
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йошия Аллаһы Канунын яраткан
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Йошиянең яхшы дуслары булган
    Балаларыгызны өйрәтегез
  • Йошия дөреслек юлын сайлаган
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Икенче паралипоменон китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2005 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 73 хикәя
Йошия патша һәм аның хезмәтчеләре ялган гыйбадәт кылуда кулланылган потларны җимерә

ҖИТМЕШ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Исраилнең соңгы яхшы патшасы

ЙОШИЯНЕ сигез яшендә Исраилнең ике көньяк буыны өстеннән патша итеп куялар. Патша булып халык өстеннән идарә итәр өчен ул әле бик яшь, шуңа күрә аңа берничә өлкән кеше булыша.

Җиде ел үтә, һәм Йошия Йәһвә Аллаһыны эзли башлый. Ул Давыт, Еһошафат һәм Хизәкыйя кебек патшаларның яхшы үрнәге буенча яшәргә тырыша. Әле яшүсмер булганда ул бер кыю эш эшли.

Инде озак вакыт күпчелек исраилле бик начар эшләр эшли. Алар потлар каршында тезләнеп, ялган илаһларга табына. Шуңа күрә Йошия үз хезмәтчеләре белән бергә илне ялган табынудан чистарта башлый. Бик күп кеше ялган илаһларга табына, шуңа күрә күп көч куярга туры килә. Рәсемгә кара. Йошия үз хезмәтчеләре белән бергә потларны җимерә.

Шуннан соң Йошия өч ир кешене сайлый. Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә төзекләндерү эшләре башлана, һәм аларны күзәтчеләр итеп билгелиләр. Кирәкле эшләрне башкару өчен халыктан акча җыялар һәм бу кешеләргә бирәләр. Бу эшләр башкарылганда иң баш рухани Хәлки гыйбадәтханәдә бер бик мөһим әйбер таба. Бу — күп еллар элек Йәһвә Мусага язарга кушкан канун китабы. Аны инде озак вакыт югалган дип исәпләгәннәр.

Китапны Йошиягә алып киләләр, һәм ул аны кычкырып укырга куша. Йошия тыңлаганда, халык Йәһвә кануннарын үтәми икәнен аңлый. Бу рәсемдә Йошия бик каты кайгыра икәнен күрәбез, ул хәтта киемен ерта. «Йәһвә безгә ачулы, чөнки безнең ата-бабаларыбыз бу китапта язылган кануннарны үтәмәгән»,— ди ул.

Йошия патшага Аллаһы Канунын укыганда, ул кайгыра башлый

Йәһвә исраиллеләргә нәрсә эшләргә ниятли? Йошия иң баш рухани Хәлкигә моны белергә куша. Хәлки Олдана исемле пәйгамбәр хатын янына бара. Һәм Йәһвәнең мондый җавабы белән кайта: «Иерусалим һәм барлык халык ялган илаһларга табынганы өчен һәм бөтен җир йөзе начар эшләр белән тулган өчен, җәза алачак. Әмма син, Йошия, дөрес эшләгәнгә күрә, бу җәза син яшәгән көннәрдә булмаячак».

2 Паралипоменон 34:1—28.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу