Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yc 8 дәрес 18-19 б.
  • Йошиянең яхшы дуслары булган

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йошиянең яхшы дуслары булган
  • Балаларыгызны өйрәтегез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йошия дөреслек юлын сайлаган
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Йошия Аллаһы Канунын яраткан
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Исраилнең соңгы яхшы патшасы
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Яшьләр, киләчәгегез нинди булыр?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
Күбрәк карарга
Балаларыгызны өйрәтегез
yc 8 дәрес 18-19 б.
Йошия патша үзенең дусты Иремияне тыңлый

8 НЧЕ ДӘРЕС

Йошиянең яхшы дуслары булган

Синеңчә, дөрес булганны эшләү авырмы?~ Әйе, күп кеше бу авыр дип уйлый. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йошия́ исемле бер малайга дөрес булганны эшләү аеруча авыр булган. Ләкин аның яхшы дуслары булган һәм алар аңа булышып торган. Әйдә, Йошия һәм аның дуслары турында күбрәк белик.

Йошиянең әтисе — Яһүдиянең патшасы Амо́н. Амон — бик начар кеше һәм потларга табына. Ул үлгәч, Йошия Яһүдиянең патшасы булып китә. Аңа сигез яшь кенә! Синеңчә, ул әтисе кебек явыз булырмы?~ Юк.

Сафуния пәйгамбәр Яһүд халкына Йәһвәнең хәбәрен сөйли

Йошия һәм Иремия бер-берсенә дөрес булганны эшләргә булышкан

Йошия яшь булса да, Йәһвәгә тыңлаучан булырга тели. Шуңа күрә ул үзенә дуслар итеп Йәһвәне яраткан кешеләрне генә сайлый. Алар аңа дөрес булганны эшләргә булышып тора. Кем Йошиянең дуслары?

Йошиянең бер дусты — Сафуния́ пәйгамбәр. Ул яһүдләргә потларга табынуларын ташларга куша. Һәм, алар моны эшләмәсә, алар белән нәрсә буласын әйтә. Йошия Сафуниянең сүзләренә колак салган һәм потларга түгел, ә Йәһвәгә хезмәт иткән.

Йошиянең башка бер дусты — Иремия́. Алар яшьтәшләр һәм балачактан ук бергә үскән. Алар шулкадәр яхшы дуслар ки, хәтта Йошия сугышта үлгәч, Иремия аның турында кайгылы җыр яза һәм үзенең сагынуын белдерә. Йошия һәм Иремия бер-берсенә дөрес булганны эшләргә һәм Йәһвәгә тыңлаучан булырга булышкан.

Сафуния кешеләргә потларга табынуны ташларга кушкан

Син Йошиядән нәрсәгә өйрәнә аласың?~ Йошия кечкенә генә малай булса да, аның дөрес булганны эшлисе килгән. Ул шуны белгән: Йәһвәне яраткан кешеләр генә яхшы дуслар була ала. Син дә Йәһвәне яраткан дусларны сайла, һәм алар сиңа дөрес булганны эшләргә булышсын!

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АЧЫП УКЫ

  • 2 Елъязма 33:21—25; 34:1, 2; 35:25

СОРАУЛАР:

  • Йошиянең әтисе кем булган? Ул дөрес булганны эшләгәнме?

  • Йошия кечкенә малай булса да, нәрсә эшләргә теләгән?

  • Йошиянең ике дустының исеме ничек?

  • Син Йошиядән нәрсәгә өйрәнә аласың?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу