Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 56 хикәя 134 б.-135 б., 1 абз.
  • Йошия Аллаһы Канунын яраткан

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йошия Аллаһы Канунын яраткан
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йошиянең яхшы дуслары булган
    Балаларыгызны өйрәтегез
  • Исраилнең соңгы яхшы патшасы
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Йошия дөреслек юлын сайлаган
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Яшьләр, киләчәгегез нинди булыр?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 56 хикәя 134 б.-135 б., 1 абз.
Шафан Йошия патшага Канун кулъязмасын укый

ИЛЛЕ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Йошия Аллаһы Канунын яраткан

Йошиягә́ сигез яшь булганда, ул Яһүд патшасы булып киткән. Шул көннәрдә халык магия белән шөгыльләнгән һәм потларга табынган. 16 яшендә Йошия́ Йәһвәгә ничек дөрес итеп гыйбадәт кылырга икәнен белергә теләгән. 20 яшендә ул илдәге бөтен потларны һәм мәзбәхләрне юк иткән. Ә 26 яшендә ул Йәһвә йортын ремонтлау эшен оештырган.

Баш рухани Хилкыя́ гыйбадәтханәдә Канун кулъязмасын тапкан (бәлки, бу Муса язган кулъязма булгандыр). Патшаның сәркатибе Шафа́н, Йошиягә́ шул кулъязманы китереп, кычкырып укый башлаган. Йошия́, аны тыңлаганда, халыкның Йәһвәне күп еллар буе тыңламаганын аңлаган. Йошия́ патша Хилкыяга́ болай дигән: «Йәһвәнең безгә кабарган ачуы бик көчле. Бар һәм Йәһвәгә дога кыл. Ул безгә нәрсә эшләргә икәнен әйтсен». Йәһвә Хөлдә́ исемле пәйгамбәр хатын аша болай дип җавап биргән: «Яһүд халкы мине калдырды. Аларга җәза биреләчәк. Ләкин, Йошия́ патша үзен басынкыландырганга, бу аның көннәрендә булмаячак».

Хилкыя Йәһвәнең Кануны кулъязмасын таба

Йошия́ патша, бу хәбәрне ишеткәч, гыйбадәтханәгә киткән. Ул үзе белән бөтен Яһүд халкын чакырган. Аннары ул Йәһвә Канунын кычкырып укыган. Йошия́ һәм халык Йәһвәгә чын күңелдән тыңлаучан булырга вәгъдә иткән.

Яһүд халкы күп еллар буе Паса́х бәйрәмен үткәрмәгән. Әмма Йошия́, Кануннан Паса́х бәйрәмен һәр ел үткәрергә кирәк икәнен белгәч, халыкка болай дигән: «Без Йәһвә өчен Паса́х бәйрәмен үткәрербез». Аннары Йошия́ күп корбаннар әзерләгән һәм гыйбадәтханәдә җырчылар хорын оештырган. Шуннан соң халык Паса́х бәйрәмен һәм җиде көнлек Төче икмәк бәйрәмен үткәргән. Паса́х бәйрәме Ишмуи́л көннәреннән бирле үткәрелмәгән булган. Әйе, Йошия́ Аллаһының Канунын яраткан. Ә сиңа Йәһвә турында белем алу ошыймы?

«Синең сүзең аякларыма — яктырткыч, юлыма — яктылык» (Зәбур 119:105)

Сораулар: Аллаһы Канунындагы сүзләрне ишеткәч, Йошия́ патша нәрсә эшләгән? Йәһвә Йошиягә́ ничек караган?

2 Патшалар 21:26; 22:1—23:30; 2 Елъязма 34:1—35:25

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу