Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 92 хикәя
  • Гайсә үлгәннәрне терелтә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә үлгәннәрне терелтә
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кешеләр үлем йокысыннан уяна ала!
    Бөек Остаздан өйрән
  • Кыз кабат исән!
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Елау шатлануга әйләнә
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Ул аның киеменә кагылган
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 92 хикәя
Гайсә Яһирның кызын үледән терелтә

ТУКСАН ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә үлгәннәрне терелтә

РӘСЕМДӘГЕ кызга 12 яшь. Аны кулыннан тотып торган кеше — Гайсә, ә янында бу кызның әтисе белән әнисе басып тора. Алар нәрсәгә шатлана? Син беләсеңме? Әйдә, моны белик.

Бу кызның әтисе Яһир исемле атаклы кеше. Бервакыт аның кызы авырып китә һәм аны урын өстенә салалар. Ләкин ул сәламәтләнми. Ул көннән-көн көчсезләнә генә. Яһир һәм аның хатыны бик борчылалар, чөнки кыз менә-менә үлеп китәр кебек күренә. Ә ул аларның бердәнбер кызлары. Шуңа күрә Яһир Гайсәне эзләп китә. Ул инде элегрәк Гайсә эшләгән могҗизалар турында ишеткән булган.

Яһир Гайсәне бик зур халык төркеме арасында таба. Кешеләр арасыннан үтеп, ул Гайсә алдына егыла һәм: «Минем кызым бик нык авырый. Зинһар, килеп аны савыктырчы»,— дип үтенә. Гайсә ризалаша.

Юлда барганда халык Гайсәне бар яктан кыса башлый. Бер вакыт ул туктый да һәм артына борылып: «Миңа кем кагылды?» — дип сорый. Гайсә үзеннән көч чыкканын сизә, шуңа күрә үзенә кемнеңдер кагылганын аңлый. Кем кагылган? 12 ел буе каты авырудан газапланган хатын. Ул килеп Гайсәнең киеменә кагылган һәм сәламәтләнгән!

Яһир Гайсәнең кешеләрне җиңел генә савыктырганын күреп, бераз тынычлана. Әмма бер кеше килә һәм Яһирга болай ди: «Гайсәне башка борчыма. Синең кызың вафат булды». Ә Гайсә моңа игътибар да итми һәм Яһирга: «Борчылма, барысы да яхшы булыр»,— ди.

Яһирның өенә килеп җиткәч, алар каты елап торучы кешеләрне күрәләр. Әмма Гайсә: «Еламагыз, кыз үлмәгән, ул йоклый гына»,— ди. Ләкин алар кызның үлгәнен беләләр, шуңа күрә Гайсәдән көләләр.

Шунда Гайсә кызның әти-әнисе һәм өч рәсүле белән кыз яткан бүлмәгә керә. Ул кызның кулыннан тота да: «Тор»,— дип әйтә. Һәм рәсемнән күренгәнчә, кыз терелә һәм урыныннан тора һәм бүлмә буйлап йөри башлый! Менә ни өчен аның әтисе һәм әнисе шатлана.

Гайсә кешеләрне моңа кадәр дә терелткән. Беренче терелтелгән кеше, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Наин шәһәрендәге тол хатынның улы булган. Гайсә шулай ук Мәрьям белән Мартаның абыйлары Лазарны терелткән. Гайсә Аллаһы билгеләгән патша булып идарә иткәндә, ул бик күп кешеләрне терелтәчәк. Нинди шатлыклы хәбәр, шулай бит?

Лүк 8:40—56; 7:11—17; Яхъя 11:17—44.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу