35 БҮЛЕК
Кешеләр үлем йокысыннан уяна ала!
БЕЗ үлсәк, Аллаһы безне терелтергә, ягъни безгә яңадан тормыш бирергә теләрме? ~ Тугры кеше Әюб моңа ышанган. Шуңа күрә үләм дип уйлаганда, Әюб Аллаһыга: «Син чакырырсың, һәм мин сиңа җавап бирермен»,— дигән. Әюб, Йәһвә Аллаһы мине юксыначак, ягъни терелтергә бик теләячәк, дигән (Әюб 14:14, 15).
Гайсә үзенең Әтисе Йәһвә Аллаһыга охшаш. Аның безгә ярдәм итәсе килә. Бер тапкыр Гайсә янына махаулы кеше килеп: «Әгәр теләсәң, син мине тазарта аласың»,— дигән. Гайсә аңа: «Телим»,— дип җавап биргән. Һәм махаулы кешене савыктырган (Марк 1:40—42).
Йәһвә балаларны яратканын ничек күрсәткән?
Гайсә үз Әтисеннән балаларны яратырга өйрәнгән. Күп еллар элек Йәһвә үзенең хезмәтчеләре аша ике баланы үледән терелткән. Бер тапкыр Ильяс Йәһвәдән үзенә кунакчыллык күрсәткән хатынның улын үледән терелтүен үтенгән. Һәм Йәһвә аны ишеткән. Соңрак Йәһвә үзенең хезмәтчесе Илиша аша тагын бер кечкенә малайны үледән терелткән (3 Патшалык 17:17—24; 4 Патшалык 4:32—37).
Әйе, Йәһвә безне бик нык ярата! Моны белү чыннан да гаҗәеп, шулай бит? ~ Без исән чакта да ул безнең турында уйлый, һәм хәтта үлсәк тә, ул безне онытмый. Гайсәнең сүзләре буенча, Аллаһы үзе яраткан кешеләрне, үлгән булсалар да, тере дип саный (Лүк 20:38). Изге Язмаларда «үлем дә, тормыш та... хәзерге һәм киләчәктәге нәрсәләр дә... безне Аллаһының... мәхәббәтеннән аера алмаячак» дип әйтелә (Римлыларга 8:38, 39).
Гайсә җирдә яшәгәндә Йәһвәнең балалар турында кайгыртканын күрсәткән. Исеңдәдер, Гайсә балаларга Аллаһы турында сөйләр өчен вакыт тапкан. Аллаһы Гайсәгә балаларны үледән терелтергә көч биргән, син моны белә идеңме? ~ Бер тапкыр Гайсә Яһир исемле кешенең 12 яшьлек кызын үледән терелткән. Әйдә, мин сиңа бу хакта сөйләп бирим.
Яһир үзенең хатыны һәм бердәнбер баласы белән Гәлиләя диңгезе янында яши. Бер көнне аның кызы бик каты авырып китә. Яһир аның тиздән үләчәген аңлый. Шул чакта ул Гайсәне, гаҗәеп кешене, исенә төшерә. Чөнки ул Гайсәнең кешеләрне савыктыра алганын ишеткән булган. Шуңа күрә ул Гайсәне эзләргә китә. Яһир аны Гәлиләя диңгезе ярында эзләп таба. Анда Гайсә кешеләрне өйрәтә.
Яһир халык аша үтеп, Гайсәнең алдына егыла. Ул Гайсәдән: «Кызым үлем хәлендә. Килче, аның өстенә кулларыңны куйчы, ул савыгыр һәм яшәр иде»,— дип үтенә. Гайсә шунда ук аның белән китә. Бөек Остазны күрергә дип килгән халык та аларга ияреп бара. Ләкин күпмедер ара үткәч, Яһирнең өеннән кешеләр килеп, аңа: «Кызың вафат! Нәрсәгә Остазны юкка гына борчып торасың?» — дип әйтә.
Гайсә бу сүзләрне ишетеп ала. Ул Яһир өчен бердәндер баласын югалту никадәр авыр икәнен белә. Шуңа күрә аңа: «Курыкма, иман ит, һәм ул савыгачак»,— дип әйтә. Алар юлларын дәвам итеп, Яһирнең өенә килеп җитә. Анда барысы да кыз бала үлгәнгә кайгырып елый. Ләкин Гайсә аларга: «Җитәр, еламагыз, ул үлмәгән, ә йоклый»,— дип әйтә.
Гайсәнең сүзләрен ишеткәч, кешеләр көлә башлый, чөнки алар кызның үлгәнен белә. Алайса ни өчен соң Гайсә ул йоклый дип әйтә? Син ничек уйлыйсың? ~ Ул кешеләргә нинди сабак бирергә тели? ~ Ул үлем тирән йокыга охшаш икәнен күрсәтә. Без йоклаган кешене җиңел генә уята алабыз. Гайсә дә Аллаһы көче белән үлгән кешеләрне җиңел генә үлем йокысыннан уята ала.
Гайсәнең Яһир кызын терелтү очрагыннан без нәрсә белдек?
Гайсә барысына да өйдән чыгарга куша. Ул үзенең өч рәсүле Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны, шулай ук кызның әти-әнисен үзе белән кыз яткан бүлмәгә алып керә. Шуннан соң Гайсә баланың кулыннан тотып, аңа: «Кыз бала, тор!» — дип әйтә. Кыз шундук урыныннан торып, йөри башлый! Әтисенең һәм әнисенең күңелләре шатлык белән тула! (Марк 5:21—24, 35—43; Лүк 8:40—42, 49—56).
Ә хәзер бу хакта уйланыйк: Гайсә бу кыз баланы терелткән икән, ул башкаларны да терелтә аламы? ~ Синеңчә, ул моны чыннан да эшләячәкме? ~ Әйе, эшләячәк. Гайсә үзе болай дигән: «Вакыт якынлашып килә, һәм шул вакытта... [минем тавышымны] ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» (Яхъя 5:28, 29).
Гайсә үлгән кешеләрне терелтергә телиме? ~ Изге Язмалардагы тагын бер хикәя бу сорауга җавап алырга ярдәм итә. Бу хикәядән без Гайсәнең якыннарын югалткан кешеләргә карата нинди хис-тойгылар кичергәнен белербез. Бу хәл Наин шәһәре янында була.
Күз алдыңа китер: шәһәрдән кешеләр бер хатынның улының мәетен күтәреп чыга. Элегрәк аның ире үлгән булган, ә хәзер аның бердәнбер баласы вафат. Нинди кайгы! Наин халкы бу хатын белән бергә аның улын җирләргә бара. Ул хатын үксеп елый. Ләкин берәү дә аны юата алмый.
Шул вакытта Гайсә үз шәкертләре белән Наин шәһәренә якынлашып килә. Шәһәр капкасы янында алар бу хатынның улын җирләргә барган кешеләрне очрата. Гайсә елаган хатынны күргәч, аны бик кызгана. Бу хатынның кайгысы аның күңелен тетрәндерә. Аның аңа ярдәм итәсе килә.
Шуңа күрә наз белән, ләкин каты гына итеп Гайсә аңа: «Елама»,— ди. Бөтенесе дә кызыксыну белән Гайсәгә карый. Ул мәет янына килә. Халык ул нәрсә эшләр микән дип уйлый. Гайсә: «Егет, сиңа әйтәм, тор!» — дип боера. Егет шунда ук торып утыра һәм сөйләшә башлый! (Лүк 7:11—17).
Бу хатынның нинди хисләр кичергәнен күз алдыңа гына китер! Ә синең берәр якын кешең үледән терелтелсә, син нәрсә хис итәр идең? ~ Бу хикәя Гайсәнең кешеләрне чыннан да яратканын һәм аларга ярдәм итәргә теләгәнен күрсәтә, шулай бит? ~ Аллаһының яңа дөньясында терелтелгән кешеләрне каршы алу никадәр гаҗәеп булачак! (2 Петер 3:13; Ачылыш 21:3, 4).
Бу хатынның бердәнбер улын терелтеп, Гайсә нәрсә күрсәткән?
Без моңарчы белгән кешеләр дә, шул исәптән балалар да терелтеләчәк. Яһир үз кызын үледән терелтелгәч таныган кебек, без дә аларны таныячакбыз. Шулай ук йөзләгән яки меңләгән еллар элек үлгән кешеләр дә тереләчәк. Алар күп еллар элек яшәгән булсалар да, Аллаһы аларны онытмаган.
Йәһвә Аллаһы һәм аның Улы Гайсә безне бик нык ярата. Моны белү искиткеч, шулай бит? ~ Алар безнең берничә ел гына түгел, ә мәңге яшәвебезне тели!
Үлгәннәр өчен якты өмет турында Изге Язмалардагы мондый шигырьләрдән укы: Ишагыйя 25:8; Рәсүлләр 24:15 һәм 1 Көринтлеләргә 15:20—22.