Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 47 бүл. 118 б.-119 б., 6 абз.
  • Кыз кабат исән!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кыз кабат исән!
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Елау шатлануга әйләнә
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсә үлгәннәрне терелтә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Кешеләр үлем йокысыннан уяна ала!
    Бөек Остаздан өйрән
  • Гайсә күп могҗизалар кыла
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 47 бүл. 118 б.-119 б., 6 абз.
Гайсә Яһирнең кызын үледән терелтә

КЫРЫК ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Кыз кабат исән!

МАТТАЙ 9:18, 23—26 МАРК 5:22—24, 35—43 ЛҮК 8:40—42, 49—56

  • ГАЙСӘ ЯҺИРНЕҢ КЫЗЫН ҮЛЕДӘН ТЕРЕЛТӘ

Яһир әле генә Гайсәнең кан китүдән җәфаланган хатынны савыктырганын күргән. Ул үз кызы инде үлгән дип уйласа да, Гайсә, һичшиксез, аның кызына да ярдәм итә ала (Маттай 9:18). Әмма аңа чыннан да ярдәм итеп булырмы?

Гайсә шул хатын белән сөйләшеп торган арада, кешеләр, килеп, Яһиргә: «Кызың вафат! — дип әйтә һәм өсти: — Нәрсәгә Остазны юкка гына борчып торасың?» (Марк 5:35).

Нинди кайгылы хәбәр! Халыкта зур хөрмәт казанган, хакимлеккә ия булган бу кеше хәзер бөтенләй көчсез. Аның бердәнбер кызы үлгән. Әмма Гайсә аларның сүзләрен ишетеп ала. Яһиргә борылып, ул: «Курыкма, иман ит»,— диеп, аны өметләндерә (Марк 5:36).

Яһирнең үлгән кызының ятагы янында елаучы кешеләр

Гайсә Яһир белән бергә аның өенә бара. Килгәч, алар анда шау-шу күтәргән халык төркемен күрә. Анда җыелган кешеләр үкереп-үкереп елый һәм кайгыдан күкрәкләренә суга. Өйгә кергәч, Гайсә мондый гаҗәеп сүзләр әйтә: «Бала үлмәгән, ул йоклый» (Марк 5:39). Моны ишеткәч, кешеләр аңардан көлә башлый, чөнки алар кызның үлгәнен белә. Әмма Гайсә, кешене тирән йокыдан уятып булган кебек, үлгән кешене дә Аллаһы биргән көч ярдәмендә үле хәлдән терелтеп була икәнен күрсәтәчәк.

Гайсә кешеләргә чыгып китәргә куша һәм үзе белән кызның ата-анасын, Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны алып, бала яткан бүлмәгә керә. Шуннан соң Гайсә баланың кулыннан тотып, аңа: «Талифа́ куми́»,— дип әйтә. Бу: «Кыз бала, тор!» — дигәнне аңлата (Марк 5:41). Һәм кыз бала шунда ук торып йөри башлый. Моны күргәч, әти-әнисенең куанып шатланганын күз алдыгызга китерегез! Кызның тере булуына өстәмә дәлил китереп, Гайсә аңа ашарга бирергә куша.

Моңа хәтле Гайсә үзе савыктырган кешеләргә үзләренә кылганны башкаларга сөйләмәскә кушкан, һәм бу әти-әни очрагында да шулай була. Моңа карамастан, бу шатлыклы ата-ана һәм башкалар булган хәл турындагы хәбәрне «бөтен тирә-якка» тарата (Маттай 9:26). Сез дә үз якыныгызның үледән терелгәнен күргәч, әллә бу хакта дулкынланып сөйләмәс идегезме? Бу Гайсә башкарган, Изге Язмаларда искә алынган икенче терелтү.

  • Яһир нинди хәбәр ала һәм Гайсә аны ничек ныгыта?

  • Гайсә белән Яһир өйгә килгәч, алар нинди хәл күрә?

  • Ни өчен Гайсә үлгән кыз бала турында, ул тик йоклый гына, дип әйтә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу