Йәһвә Шаһитләре. Алар нәрсәгә ышана?
Йәһвә Шаһитләре — бу башка диннәрдән тулысынча аерылып тора торган халыкара оешма. Безнең турыда еш кына ялган тараталар, шуңа күрә андый чыганаклардан дөресне белергә өметләнү хата булыр иде. Һәм без сезгә безнең кайбер төп тәгълиматларны әйтеп бирергә шатбыз.
Аллаһы, Изге Язмалар һәм Мәсих
Аллаһының исеме бар. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре Аллаһыга гыйбадәт кылган кешеләр бу исемне кулланырга тиеш дип саный. Чиксез кодрәтле Аллаһы Мусага үзенең исемен ачкан. Аллаһы исеме — Йәһвә (Чыгыш 3:14, 15; 15:3; Яратылыш 2:4, искәрмә). Борынгы заманда Муса, Ибраһим һәм башка тугры кешеләр Аллаһы исемен кулланганнар (Яратылыш 12:8; Хакимнәр 6:24). Изге Язмаларда Йәһвә исеме берничә мең тапкыр очрый. Шуңа күрә без дә, ул тугры кешеләр кебек, Аллаһы исемен кулланабыз. Без шулай ук бу исем хакына хезмәт итәбез (Ишагыйя 43:10).
Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалар Йәһвә Аллаһы тарафыннан рухландырылып язылган һәм Аллаһының кешеләр белән аралашуының төп чыганагы булып кала икәненә ышана. Изге Язмалар Тәүрат, Зәбур, Инҗил һәм пәйгамбәрләр китапларыннан тора. Исраил патшасы, Давыт пәйгамбәр моны: «Ходай рухы миндә сөйли һәм аның сүзе минем телемдә»,— дигән сүзләр белән күрсәткән (2 Патшалык 23:2). Без Изге Язмалардагы сүзләрне төгәл үтәп яшибез һәм аның тәгълиматларын аңа гына нигезләнеп аңлатабыз.
Йәһвә Шаһитләре Инҗил бу Тәүрат, Зәбур һәм пәйгамбәрләр китапларының — Еврей Язмаларының — дәвамы һәм ул Аллаһы тарафыннан рухландырылган дип таныйлар. Инҗил — бу Изге Язмаларның өлеше, һәм аны грек телендә б. э. I гасырында яшәгән яһүдләр язган. Алар Мәсих турында язылган пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен үз күзләре белән күргән. Ул пәйгамбәрлекләрне Муса, Ишагыйя һәм Данил кебек пәйгамбәрләр язган. Аларны Яратылыш 49:10, Ишагыйя 52:13—53:12 һәм Данил 9:24—27 дән укып була. Бу сүзләр б. э. I гасырында яшәгән иң бөек укытучы Гайсә пәйгамбәрдә үтәлгән.
Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре Гайсәне Мәсих дип таныйлар. Аллаһы аны кешелекне Адәм гөнаһының нәтиҗәләреннән азат итәр өчен законлы чара итеп биргән. Муса Кануны буенча, кичерү алыр өчен, корбан китерергә кирәк булган (Левиләр 16:6, 11, 15, 30; Саннар 15:22—29). Әмма Муса аша төзелгән килешү вакытлыча гына булган һәм билгеле таләпләр үтәлгәндә генә гамәлдә калган (Чыгыш 19:5, 6). Иремия пәйгамбәр мәңгегә һәм тулысынча гөнаһларны кичерү алып киләчәк «яңа килешү» турында язган (Иремия 31:31—34). Камил корбанга нигезләнгән бу килешү тугры кешеләрне вәгъдә ителгән җирдәге Оҗмахка кертергә мөмкинлек бирер иде (Ишагыйя 53:4—6, 10—12; 65:21—25).
Йәһвә Шаһитләре христиан диннәре санына керми. Христиан диннәре Гайсә үлеменнән соң 300 елга якын вакыт үткәч барлыкка килгән. Бу диннәрнең тәгълиматлары Гайсә әйткәннән бик нык аерылып тора. Йәһвә Шаһитләре, мәсәлән, Гайсәне Аллаһы итеп күрсәткән Троица тәгълиматына ышанмыйлар. Бу тәгълимат Аллаһыны хурлый. Изге Язмаларның бер җирендә дә Троица турында әйтелмәгән (Канун 6:4; Марк 12:29; Яхъя 14:28). Аллаһыга гыйбадәт кылганда без хачны да һәм сурәтләрне дә кулланмыйбыз, чөнки Изге Язмаларда аларны куллану тыела (Чыгыш 20:3—5; 1 Яхъя 5:21).
Аллаһы Патшалыгы
Изге Язмаларның төп темасы — бу Аллаһы Патшалыгы. Данил пәйгамбәр Мәсих турында болай дип язган булган: «Бөтен халыклар, кабиләләр һәм телләр аңа хезмәт итсен өчен, аңа хакимлек, дан һәм патшалык бирелгән. Аның хакимлеге — бетмәячәк мәңгелек хакимлек, һәм аның патшалыгы җимерелмәячәк» (Данил 7:13, 14). Аллаһы Патшалыгы белән Мәсих идарә итәчәк. Аны Аллаһы үзе сайлаган. Йәһвә Шаһитләре шуңа ышаналар: Патшалык — бу реаль хөкүмәт, һәм ул җирдә чын тынычлык урнаштырачак (Ишагыйя 9:6, 7; Мәдхия 45:9, 10; 71:7).
Изге Язмаларда шулай ук бу хөкүмәт күкләрдә урнашкан һәм аның җитәкчесе Мәсих дип әйтелә. Терелтелгән Мәсих Аллаһының уң кулы ягында утыра (Мәдхия 109:1, 2). Йәһвә Шаһитләре Мәсих патшалык иткәндә миллиардлаган кеше җирдә мәңгелек тормыш алачагына ышана. Шуңа күрә без шуңа инанабыз: җир беркайчан да юк ителмәячәк һәм Зәбур китабындагы: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— дигән пәйгамбәрлек үтәләчәк (Мәдхия 36:29).
Әмма ничек Аллаһы Патшалыгы урнаштырылган булачак? Моның өчен Аллаһы җирдәге тормышны үзгәртәчәк дип әйтелә Изге Язмаларда: «Күктәге Аллаһы мәңге җимерелмәячәк патшалык төзеячәк, һәм ул патшалык... бөтен патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак» (Данил 2:44).
Кайчан Аллаһы Патшалыгы идарә итә башлаячак? Изге Язмаларның үтәлеп барган хәзерге пәйгамбәрлекләрен исәпкә алып, Йәһвә Шаһитләре ул безнең көннәрдә урнашачак икәненә ышана. Инҗилдә бу дөнья төзелешенең «соңгы көннәренең» үзенчәлекләрен сурәтләп биргән пәйгамбәрлекләр язылган. Аларның кайберләрен карап чыгыгыз. Мәсәлән, Маттай 24:3—14; Лүк 21:7—13, 25—32; 2 Тимутегә 3:1—5.
Без Йәһвә Аллаһыны бөтен йөрәгебез, бөтен җаныбыз, бөтен акылыбыз һәм бөтен көчебез белән, ә якыннарыбызны үзебезне яраткан кебек яратабыз. Шуңа күрә без кешеләрне милләтенә яки дәрәҗәсенә карап аермыйбыз (Левиләр 19:18; Канун 6:4, 5; Марк 12:30, 31). Без бар илләрдә яшәгән кардәшләребезне яратып һәм алар белән дус булып яшибез, бу яктан безне бик яхшы беләләр. Бу «соңгы көннәр» турында әйтелгән пәйгамбәрлекләргә туры килә. Ул пәйгамбәрлекләрдә бар халыклардан чыккан кешеләр турында әйтелә: алар Аллаһыга бердәмлектә гыйбадәт кыла һәм сугышырга инде өйрәнми (Ишагыйя 2:2—4; Софония 3:9; Яхъя 13:35). Шуңа күрә без дәүләтләрнең сәяси эшләрендә катнашмыйбыз. Йәһвә Шаһитләре болай дип саный: Аллаһыга дөрес гыйбадәт кылучы кеше Аллаһы Сүзендә хөкем ителгән әхлаксыз эшләрдә, мәсәлән, ялган, урлау, хыянәт, гомосексуализм, канны дөрес кулланмау, потларга табыну һәм башка моңа охшаш эшләрдә катнашмый (Чыгыш 20:3—5, 13—17; Левиләр 17:10; 20:13; Мәдхия 14:1—5; 1 Көринтлеләргә 6:9—11).
Киләчәккә өмет
Бу дөнья төзелешендә кешеләр туа, яши, үлә. Әмма Йәһвә Шаһитләре тормыш моның белән генә чикләнми икәненә ышана. Без киләчәк тормышка, шул исәптән Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә булачак терелтүгә тулысынча ышанып яшибез. Без Изге Язмаларда әйтелгәнгә ышанабыз: үлгәч, кеше юкка чыга (Мәдхия 145:3, 4; Вәгазьче 9:5; Йәзәкил 18:4). Шуңа күрә Аллаһы Сүзендә үлемсез җан бар яки җан башка тәнгә күчә дип әйтелми. Киресенчә, үлгән кешеләрнең киләчәк тормышлары Аллаһы аларны терелтү вакытында искә төшерерме — менә шуңа бәйле (Ишагыйя 25:8; Данил 12:1, 2, 13).
Аллаһы Патшалыгы бар хөкүмәтләрне юк иткәндә бүген яшәгән күп кешеләр исән калачак — Йәһвә Шаһитләре моңа да ышана. Бу исән калган кешеләр, Нух һәм аның гаиләсе кебек, чистартылган җирдә шатлыклы тормышларын дәвам итәчәк (Ишагыйя 11:1—9; 65:17; Маттай 24:36—39). Бу дөнья юк ителгәндә исән калыр өчен, Йәһвә таләпләрен үтәргә кирәк, чөнки Зәбурда: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— дип әйтелә (Мәдхия 36:11, 29; Гыйбрәтле сүзләр 2:20—22).
Әлбәттә, без Йәһвә Шаһитләренең бар тәгълиматларын карап чыга алмадык. Әмма күбрәк белер өчен, үзегез яшәгән җирдәге Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез.