Нотык планын төзү
НОТЫК әзерләгәндә, кайберәүләр аны тулысынча — башыннан азагына кадәр — язып куя. Аннан соң алар нотыкларын үзгәртә башлый. Алар үзгәртә-үзгәртә дистәләгән андый «нотык» яза һәм моның өчен күп сәгатьләр сарыф итә.
Ә син нотыкларны ничек әзерлисең? Аларны әзерләр өчен җиңелрәк юлны беләсең киләме? Нотыкның планын төзергә өйрәнсәң, сиңа барысын сүзгә-сүз язарга кирәк булмас, һәм нотыгыңны кабатлау өчен күбрәк вакытың калыр. Шулай ук сиңа нотык сөйләргә җиңелрәк булыр, ә нотыкларың тыңлаучыларың өчен кызыграк һәм файдалырак булыр.
Җыелышта яңгыраган ачык нотыклар өчен төп план бирелә. Ләкин башка төрле нотыкларга план бирелми. Күп кенә очракларда кардәшкә нотыкның предметы я темасы гына бирелә. Кайвакыт нотыкны, инде бастырылган материалга нигезләнеп, сөйләргә кирәк. Ә кайчакта берничә күрсәтмә генә бирелә. Андый очракларда сиңа үзеңә план төзергә кирәк.
41 нче биттә үрнәк план китерелә. Шуңа игътибар ит: төп фикерләр юл башыннан зур хәрефләр белән язылган. Алар астында өстәмә фикерләр китерелгән. Өстәмә фикерләр астында аларны ачыклаган фикерләр юл башыннан бераз буш урын калдырып китерелә. Бу планны җентекләп карап чык. Ике төп фикер тема белән тыгыз бәйле. Әмма өстәмә фикерләр дә мөһим. Аларның һәрберсе өстәрәк китерелгән төп фикерне ачыклый.
Бәлки, синең планың башкарак булыр. Ләкин нотыкның планын төзү принцибын аңласаң, син материалны тәртипкә китерергә һәм нотыкны кыска вакыт эчендә әзерләргә өйрәнерсең. Нәрсәдән башларга?
Анализла, сайла һәм тәртипкә китер
Темадан башла. Тема — бер сүз белән аңлатып булган нотыкның предметы гына түгел. Ул син тыңлаучыларыңа җиткерергә теләгән төп фикер. Тема нотыкның предметы кайсы яктан каралачак икәнен күрсәтә. Ул инде бирелгән булса, аның һәр сүзен анализла. Теманы бастырылган материалга нигезләнеп ачыкларга кирәк булса, теманы күздә тотып, шул материалны карап чык. Нотыкның предметы гына булса, теманы үзең сайла. Әмма моңарчы, сиңа, бәлки, тикшерү үткәрергә кирәк булыр. Тикшерү үткәргәндә, төрле яңа фикерләрне үзләштерергә әзер бул.
Бу адымнарны ясаганда, үзеңә мондый сораулар бир: ни өчен тыңлаучыларым бу мәгълүматны белергә тиеш? Минем максатым нинди? Синең максатың — материалны ачыклау һәм кызыклы нотык сөйләү генә түгел, ә шулай ук тыңлаучыларыңа файда табарга ярдәм итү. Максатыңны билгеләгәннән соң, аны язып куй. Нотыкның планын әзерләгәндә, максатыңны күздә тот.
Максатыңны билгеләп, туры килгән теманы сайлаганнан соң (яисә билгеләнгән тема максат белән ничек бәйле икәне турында уйланганнан соң), тикшерүең билгеле бер юнәлештә барачак. Тыңлаучыларың өчен аеруча файдалы булачак материалны табарга тырыш. Гомуми фикерләр белән чикләнмә, киресенчә, конкрет, эчтәлекле һәм файдалы фикерләр эзлә. Чамадан тыш күп материал җыймаска тырыш. Югыйсә, ул күп булганга, аны иләк аша үткәрергә туры килер.
Теманы ачыклар өчен һәм максатыңа ирешер өчен, төп фикерләрне билгелә. Алар нотыкның нигезе, төп планы булачак. Күпме төп фикер булырга тиеш? Кыска нотык өчен — ике төп фикер, ә бер сәгатьлек нотык өчен биш төп фикер җитәрлек. Нотыгыңда төп фикерләр күп булмаса, тыңлаучыларың аларны яхшырак истә калдырыр.
Тема белән төп фикерләрне сайлагач, җыелган материалны тәртипкә китер. Төп фикерләр белән бәйле булган өстәмә фикерләрне сайла. Чыгышыңны җанландырып җибәрәчәк фикерләрне билгелә. Төп фикерләрне аңлата торган шигырьләрне сайлаганда, шигырьләрнең мәгънәсен аңлатырга ярдәм итүче фикерләрне билгеләп бар. Өстәмә фикерләрне төп фикерләр астына язып куй. Берәр фикер төп фикерләрнең берсенә дә туры килмәсә, аны, ул бик кызыклы булса да, кулланма. Андый мәгълүматны, үз архивыңда саклап, икенче тапкыр кулланып була. Иң яхшы материалны гына калдыр. Мәгълүмат артык булса, сиңа тизрәк сөйләргә туры килер, һәм син теманы ачыклый алмассың. Моның урынына, тыңлаучыларыңа файдалы булачак берничә фикер әйтү һәм аларны җентекләп карап чыгу яхшырак. Бирелгән вакыт эчендә сөйләп чыгарга тырыш.
Ә хәзер сайланган материалны логик тәртипкә китер (моны әле эшләмәгән булсаң). Инҗилнең бер китабын бәян иткән Лүк шулай эшләгән дә. Ул күп кенә материал җыеп, аны «эзлекле рәвештә» төзегән (Лүк 1:3). Материалны хронологик, тематик тәртиптә, сәбәп-нәтиҗә я проблема-хәл итү принцибы буенча урнаштырып була. Синең сайлавың максатыңа бәйле. Бер фикердән икенче фикергә кискен күчмә. Тыңлаучыларың өчен фикер агышын һәм фикерләрнең бер-берсе белән ничек бәйле икәнен аңлау җиңел булырга тиеш. Китерелгән дәлилләр тыңлаучыларыңа дөрес нәтиҗәләр ясарга ярдәм итсен. Материалны тәртипкә китергәндә, үзеңә мондый сораулар бир: тыңлаучыларым әйткәннәремне аңлаячакмы? Аларга фикерләремнең ничек бер-бер артлы барганын күрергә җиңел булырмы? Мин максатыма ирешерменме, ягъни нотыгым тыңлаучыларымны ишеткәннәре буенча эш итәргә дәртләндерерме?
Аннары тыңлаучыларыңда кызыксыну уятачак һәм аларга нотыгыңның гамәли яктан файдалы булуын күрсәтәчәк кереш сүз әзерлә. Бәлкем, син башлангыч җөмләләрне язып куярга булырсың. Ахырда нотыкның максатына туры килгән дәртләндергеч йомгаклау сүзләре сайла.
Планны алдан төзесәң, нотыгыңны эшкәртеп бетерер өчен күбрәк вакытың калыр. Бәлкем, син берничә факт, берәр ачык мисал я берәр очрак китерергә булырсың. Күптән түгел генә булган берәр вакыйга турында я территориягездәге кешеләрне кызыксындырган берәр очрак сөйләсәң, тыңлаучыларың нотыгыңның актуаль икәнен күрерләр. Нотыгыңны карап чыкканда, син, бәлки, аны тыңлаучыларыңа ничек тагы да яраклаштырырга икәнен күрерсең. Яхшы материалдан истә калырлык, дәртләндергеч нотык әзерләр өчен, аңа анализ ясарга һәм аны җиренә җиткереп эшкәртергә кирәк.
Кайбер докладчылар кыска гына язулар, кайберәүләре исә тулырак язулар куллана. Ләкин нотыкны берничә төп фикерне билгеләп төзесәң, аларга туры килмәгән фикерләрне төшереп калдырсаң һәм фикерләреңне логик тәртипкә китерсәң, вакыт узу белән чыгыш ясар өчен кыска язулар да җитәрлек икәнен күрерсең. Күпме вакыт сакланачак! Алай гына да түгел, нотыкларыңның сыйфаты яхшырачак. Теократик хезмәт мәктәбендә уку сиңа файда китерә икәне ап-ачык күренәчәк.