Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • th 14 дәрес 17 б.
  • Төп фикерләрне ассызыклау

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Төп фикерләрне ассызыклау
  • Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
  • Охшаш мәкаләләр
  • Төп фикерләрне ассызыклау
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Нотык планын төзү
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Теманы ачыклау
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Төп фикерләрне кабатлагыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
th 14 дәрес 17 б.

14 ДӘРЕС

Төп фикерләрне ассызыклау

Китерелгән шигырь

Еврейләргә 8:1

МАКСАТ. Тыңлаучыларыңа нотыктагы фикер җебен югалтмаска булыш, һәр төп фикернең максат һәм темаң белән ничек бәйле булганын күрсәт.

КИҢӘШЛӘР:

  • Максатны билгелә. Нотыгыңның максаты тыңлаучыларга берәр төрле мәгълүмат җиткерергәме, аларны нәрсәгәдер ышандырырга яки дәртләндерергәме икәнен билгелә, һәм аны шул максатка туры китереп сөйлә. Бар төп фикерләрең максатыңа ирешергә булышсын.

    Гамәли киңәшләр

    Үзеңнән сора: «Тыңлаучыларыңның бу тема буенча нинди сораулары туарга һәм нәрсә белән алар ризалашмаска мөмкин? Нинди тәртиптә алар бу сорауларны бирер я ризасызлыкларын белдерер?» Һәм фикерләрне шул тәртиптә урнаштыр. Шулай итеп тыңлаучыларың фикерләрне аңлап һәм үзләштереп бара алыр.

  • Нотыгыңның темасына басым яса. Чыгышың дәвамында нотык темасының төп сүзләрен кабатлап я синонимнар кулланып, темаңны ассызыкла.

  • Төп фикерләрне ачык һәм гади итеп аңлат. Тема белән бәйле булган һәм бирелгән вакыт эчендә үзең ачыклый алган төп фикерләрне генә сайла. Төп фикерләр күп булмасын, аларның һәрберсен ачык итеп аңлат, алар арасында пауза яса һәм бер фикердән икенчесенә кискен күчмә.

    Гамәли киңәшләр

    Тыңлаучыларыңа нотыктагы фикер җебен югалтмаска булышыр өчен, төп фикерләрне кереш сүзләрдә әйтеп була я төп фикерләр исләрендә калсын өчен аларны нотык ахырында кабатла.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу