Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • be 36 дәрес 209 б.-211 б., 1 абз.
  • Теманы ачыклау

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Теманы ачыклау
  • Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Охшаш мәкаләләр
  • Нотык планын төзү
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Төп фикерләрне ассызыклау
    Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
  • Төп фикерләрне ассызыклау
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Акылыңны сакла
    Безнең изге хезмәтебез 2012
Күбрәк карарга
Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
be 36 дәрес 209 б.-211 б., 1 абз.

36 НЧЫ ДӘРЕС

Теманы ачыклау

Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

Темаңны кешеләрнең исләренә төшереп тор һәм нотык дәвамында төрле алымнар кулланып аны ачыкларга тырыш.

Ни өчен бу мөһим?

Бу сиңа чыгышыңны бербөтен итәргә һәм тыңлаучыларга әйткәннәреңне аңларга һәм истә калдырырга булышыр.

ТӘҖРИБӘЛЕ докладчы шуны белә: тема һәр чыгыш өчен мөһим. Нотык әзерләгәндә, тема аңа шул тема белән бәйле мәгълүматка гына игътибар итәргә булыша һәм шул мәгълүмат турында тирәнрәк уйланырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, ул төрле-төрле фикерләргә өстән генә кагылып китми, ә җыйган материал башкаларга күбрәк файда китерсен өчен, аны ачыклый. Нотыкта һәрбер төп фикер тема белән бәйле булса һәм аны ачыкларга булышса, тыңлаучылар бу фикерләрне истә калдыра алыр һәм аларның әһәмиятлелеген аңлар.

Тема — ул син бәян итә торган предмет дип әйтеп булса да, чыгышларыңны әзерләгәндә теманы предметка билгеле бер караш итеп кабул ит. Шулай итеп чыгышларыңның сыйфаты артачак. Предмет итеп, мәсәлән, Патшалык, Изге Язмалар һәм терелтү була ала. Алар төрле темаларга нигез булып тора. Мәсәлән: «Аллаһы Патшалыгы — күктәге хөкүмәт», «Аллаһы Патшалыгы җирдә оҗмах булдырачак», «Изге Язмалар — Аллаһы тарафыннан рухландырылган китап», «Изге Язмалар — гамәли киңәшләр китабы», «Терелтү — юата торган өмет», «Терелтелүгә өмет эзәрлекләүләрдә нык булып калырга булыша». Бөтен бу темаларны төрле яктан ачыклап бирергә кирәк.

Җирдә яшәгәндә, Гайсә Мәсих Изге Язмаларның төп темасына басым ясап: «Күкләр Патшалыгы якынлашты»,— дип вәгазьләп йөргән (Мат. 4:17). Гайсә бу теманы ничек ачыклаган? Дүрт Яхшы хәбәр китабында Патшалык 110 нан артык тапкыр искә алына. Ләкин Аллаһы Улы «патшалык» дигән сүзне кат-кат кулланып кына чикләнмәгән. Үз тәгълиматлары һәм кылган могҗизалары ярдәмендә Гайсә үзенең Аллаһы Улы, Мәсих булуын һәм Йәһвә аңа Патшалык бирәчәк икәнен ачык күрсәткән. Ул шулай ук башкалар аның аша патшалык итә алачак дигән һәм моның өчен аларның нинди сыйфатлары булырга тиеш икәнен аңлаткан. Башкаларны өйрәтеп һәм могҗизалар кылып, Гайсә Аллаһы Патшалыгының кешеләргә нинди фатихалар китерәчәген күрергә булышкан. Ул Аллаһы рухы ярдәмендә җеннәрне куып чыгарган һәм шулай итеп тыңлаучыларына «Аллаһы Патшалыгы... килгән» икәнен күрсәткән (Лүк 11:20). Гайсә үз шәкертләренә нәкъ шул Патшалык турында шаһитлек бирергә кушкан (Мат. 10:7; 24:14).

Тиешле тема. Берәр тема Изге Язмаларда һәрьяклап ачыкланса да, син аннан үзеңә кирәклесен генә куллан. Чыгышыңның тиешле бер темасы булырга тиеш.

Әйтик, теманы үзеңә сайларга кирәк. Ул чакта башта чыгышыңның максаты турында уйла. Аннары планның төп фикерләрен сайла. Алар теманы ачыклыймы, юкмы икәнен тикшер.

Әйтик, тема инде билгеләнгән. Ул чакта темага карап материалны ничек ачыкларга икәне турында уйлан. Бу теманың мөһимлеген һәм аны нинди яклардан ачыклап булганын аңларга тырыш. Билгеләнгән темадан читкә китмәс өчен, аның буенча материалны яхшылап сайла. Әмма сиңа хәтта материал бирелсә дә, аны темага туры китереп кулланыр өчен шул материалга анализ яса. Өстәвенә, материал тыңлаучылар өчен нинди яктан файдалы булачак һәм нотыгыңның максаты нинди икәне турында уйлан. Бу сиңа чыгыш вакытында нәрсәгә басым ясарга икәнен күрергә булышыр.

Темага басым ясау. Темага тиешлечә басым ясап сөйләр өчен, иң элек материалны җыеп тәртипкә китер. Тема белән генә бәйле мәгълүмат җыйсаң һәм нотык планын төзү принциплары буенча эш итсәң, син темага басым ясап сөйли алырсың.

Кабатлау теманы ассызыкларга булыша. Бер мисал карап чыгыйк. Мәхәббәт турында җырлаганда, җырчы төп теманы, ягъни сөйгән ярына карата яратуын белдерә. Ул бу теманы төрлечә кабатлый ала. Әйтик, ул «мәхәббәт» сүзенең синонимнарын, метафоралар, шигъри тел я башка алымнар куллана ала. Нинди генә ысул кулланса да, ул бер тема турында җырлый. Нотык темасы турында әйткәндә дә шул ук принципны кулланып була. Бөтен җыр дәвамында мәхәббәт темасы кат-кат яңгыраган сыман, син бөтен нотык дәвамында тема белән бәйле төп сүзләрне кабатлый аласың. Бу сүзләрнең синонимнарын кулланып я теманы башка сүзләр белән әйтеп була. Андый ысулларны куллансаң, тыңлаучыларың теманы чыгышның төп фикере итеп истә калдырыр.

Бу киңәшләрне чыгыш ясаганда гына түгел, ә вәгазьләгәндә дә кулланып була. Без теманы ассызыкласак, кеше хәтта кыска сөйләшүебезне дә яхшырак истә калдырыр. Изге Язмалар өйрәнүе вакытында темага басым ясалса, өйрәнүче бирелгән белемнәрне җиңелрәк искә төшерә алыр. Теманы дөрес сайларга һәм ачыкларга тырышсаң, син нотык сөйләү һәм Аллаһы Сүзен өйрәтүгә осталыгыңны яхшыртырсың.

ЗУР ӘСӘРНЕҢ ТӨП ТЕМАСЫ

Изге Язмаларның төп темасы бөтен 66 китабында да кызыл җеп булып сузылган. Бу тема — Йәһвәнең кешелек өстеннән идарә итәргә хокукын аклау һәм Патшалык ярдәмендә ярату тулы ниятен тормышка ашыру. Изге Язмаларны кешеләр язган булса да, аның авторы — Йәһвә Аллаһы. Шуңа күрә теманы ачыклау осталыгына аңардан өйрәнеп була.

Бу төп тема инде Яратылышның беренче бүлекләреннән үк ачыклана башлый һәм бөтен Изге Язмалар аша үтә. Анда әледән-әле Аллаһы исеменә игътибар бирелә. Йәһвә исеме Аллаһы Сүзендә 7 000 нән артык тапкыр очрый. Барлыкка китерү турындагы хәбәрдән үк Йәһвәнең хакимлек итәргә хокукы бар икәне күренә. Аннары башка затларның бу хакимлеккә каршы чыгуы һәм тыңламаучанлыкның аяныч нәтиҗәләре турында бәян ителә. Йәһвәнең үзе барлыкка китергән затларга карата мөгамәләсендә бөек мәхәббәте, зирәклеге, гаделлеге һәм чиксез кодрәте чагыла. Күпсанлы мисалларда Аллаһыга буйсыну фатихалар китерә, ә буйсынмау бәлаләргә дучар итә икәне күрсәтелә. Йәһвәнең Гайсә Мәсих аша гөнаһ белән үлемне юк итәргә нияте ачыклана һәм моның ничек үтәләчәге күренә. Йәһвәнең идарә итәргә хокукын танымаган явыз рухлар белән кешеләрне юк итәчәк күктәге хөкүмәт турында җентекле мәгълүмат бирелә. Анда шулай ук Патшалык Йәһвәнең ниятен тулысынча үтәячәк икәне күрсәтелә. Бу ният буенча, ул үзенә табынган, бер-берсен һәм Аллаһыны яратып яшәгән кешеләргә оҗмах итеп үзгәртелгән җирне мирас итеп бирергә тели.

КИҢӘШЛӘР

  • Чыгышыңны әзерләгәндә теманы ачыкларга булышкан төп фикерләрне һәм өстәмә мәгълүмат сайла.

  • Репетиция ясаганда, темага кайчан һәм ничек басым ясарга икәне турында уйлан. Андый урыннарны планда билгеләп була.

  • Чыгыш ясаганда вакыт-вакыт тема белән бәйле төп сүзләрне һәм фикерләрне кабатла.

КҮНЕГҮ Вәгазьгә әзерләнгәндә «Күзәтү манарасы» я «Уяныгыз!» журналындагы берәр мәкаләгә нигезләнеп сөйләшү темасын сайла. Вәгазьләгәндә, инде кереш сүзләр әйткәндә үк кешедә бу темага карата кызыксыну уятырга тырыш. Сөйләшкәндә бу теманы бер-ике фикер ярдәмендә ачыкла, ә ахырда аның файдалы якларын күрсәт.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу