Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • be 52 б.-54 б., 4 абз.
  • Ачык нотыкларны әзерләү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ачык нотыкларны әзерләү
  • Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Планга анализ яса
  • Шигырьләрне куллану
  • Докладчы үзе нәрсә хәл итә?
  • Нотык планын төзү
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • План куллану
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Төп фикерләрне ассызыклау
    Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
  • Төп фикерләрне ассызыклау
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
Күбрәк карарга
Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
be 52 б.-54 б., 4 абз.

Ачык нотыкларны әзерләү

ҺӘР АТНА Йәһвә Шаһитләренең җыелышларында Изге Язмаларга нигезләнгән ачык нотыклар сөйлиләр. Син өлкән я хезмәттәш ярдәмче булсаң, башкалар сине яхшы докладчы һәм өйрәтүче итеп беләләрме? Андый уңышларга ирешкән булсаң, сиңа, бәлки, ачык нотык сөйләргә кушарлар. Теократик хезмәт мәктәбендә уку меңләгән абый-кардәшләргә бу хөрмәтле вазифаны башкарырга ярдәм итә. Сиңа андый йөкләмә бирелсә, нәрсәдән башларга?

Планга анализ яса

Тикшерү үткәрер алдыннан, планны укы һәм аның мәгънәсенә төшенергә тырыш. Планны карап чыкканда, теманы, ягъни нотыкның исемен күздә тот. Син тыңлаучыларыңны нәрсәгә өйрәтергә тиеш? Синең максатың нинди?

Төп өстәмә исемнәр — нотыкның төп фикерләре. Аларны карап чык һәм анализла. Бу фикерләр тема белән ничек бәйле? Һәр төп фикер астында берничә өстәмә фикер китерелә. Өстәмә фикерләр астында аларны аңлата торган фикерләр китерелә. Моның турында уйла: планның өлешләре бер-берсе белән ничек бәйле һәм нотыкның максатына ирешергә ничек ярдәм итә? Нотыкның темасы һәм максаты нинди? Нотыкның төп фикерләре бу максатка ирешергә ничек ярдәм итә? Моның барысын аңлагач, нотыгыңны әзерли башла.

Нотыктагы һәр өлешнең төп фикере бар, шуңа күрә нотыгыңны дүрт-биш кечкенә «нотыкка» бүлсәң, әзерләнергә җиңелрәк булыр. Бу кечкенә нотыкларны бер-бер артлы әзерлә.

План нотыкны әзерләү өчен генә кирәк. Чыгыш вакытында аны кулланма. Планны төзелә торган йорт белән чагыштырып була. Бу йортта яшәр алдыннан, аның стеналарын, түбәсен төзергә һәм тәрәзәләрен куярга кирәк. Анда яшәү өчен кирәкле бар нәрсә булырга тиеш.

Шигырьләрне куллану

Гайсә Мәсих һәм аның шәкертләре Изге Язмаларга нигезләнеп өйрәткән (Лүк 4:16—21; 24:27; Рәс. 17:2, 3). Син дә шулай өйрәт. Изге Язмалар нотыгыңның нигезе булырга тиеш. Пландагы фикерләрне әйтеп һәм аңлатып кына чикләнмә, Изге Язмалардагы шигырьләр бу фикерләрне ничек раслый икәне турында уйла һәм Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәт.

Нотыгыңны әзерләгәндә, планда китерелгән һәр шигырьне тикшер. Аларның контекстын исәпкә ал. Кайбер шигырьләрдә өстәмә мәгълүмат кына китерелә. Чыгышың вакытында аларның кайберсен генә укырга я аңлатырга кирәк. Тыңлаучыларың өчен аеруча файдалы булачак шигырьләрне генә калдыр. Игътибарыңны пландагы шигырьләргә тупласаң, сиңа, бәлки, өстәмә шигырьләрне кулланырга кирәк булмас та.

Чыгышыңның уңышлы булуы Изге Язмалардагы күпме шигырьләр китерүең белән түгел, ә ничек өйрәтүең белән бәйле. Берәр шигырьне укыр алдыннан, ни өчен ул кулланыла икәнен аңлат. Аны ничек кулланып булганын күрсәтер өчен, вакыт бүлеп куй. Шигырьне укыгач, аны аңлат; Изге Язмаларың ачык булсын. Шулай эшләсәң, тыңлаучыларың да Изге Язмаларны япмаячак. Тыңлаучыларыңның кызыксынуын ничек уятып була һәм аларга Аллаһы Сүзе буенча яшәү файда китерә икәнен ничек күрсәтеп була? (Них. 8:8, 12). Моның өчен шигырьләрне аңлатырга, аларны ничек кулланып булганын күрсәтергә һәм ачык мисаллар китерергә кирәк.

Аңлату. Төп шигырьне аңлатыр алдыннан, үзеңә мондый сораулар бир: бу шигырьдә нәрсә аңлатыла? Мин аны нинди максат белән кулланам? Тыңлаучыларыңа бу шигырьдә нәрсә аңлашылмаска мөмкин? Сиңа, бәлкем, аның контекстын, аның нинди шартларда язылганын анализларга кирәк булыр. Сиңа шулай ук Аллаһы тарафыннан рухландырылган язучының нинди фикерләргә басым ясарга теләгәне һәм аның максаты турында уйларга кирәк. Моның өчен тикшерү үткәрергә кирәк. Син «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән басмаларда күп кыйммәтле мәгълүмат табарсың (Мат. 24:45—47). Төп шигырьне һәр яктан ачыклап торма. Ни өчен аны укыганыңны аңлат һәм аның каралган фикер белән бәйләнешен күрсәт.

Ачык мисаллар. Ачык мисаллар ярдәмендә тыңлаучыларың син сөйләгән фикерне я принципны тирәнрәк аңлый башлый һәм аларны исләрендә калдыра. Мисаллар ярдәмендә кешеләр ишеткәннәрен аңлый һәм яңа гына өйрәнгәннәрен инде белгәннәре белән чагыштыра. Моны Гайсәнең Таудагы вәгазеннән күреп була. «Кошлар», «кырдагы лаләләр», «тар капка», «кыя өстенә салынган» йорт һәм аларга охшаш башка мисаллар аның өйрәтүен тәэсирле, җиңел аңлаешлы, истә калырлык иткән (Мат. 5—7 бүлек).

Куллану. Берәр шигырьне аңлатып һәм аны ачыклый торган берәр мисал китереп, син башкаларга белем бирәсең, ләкин тыңлаучыларыңа, уңышка ирешер өчен, бу белемне кулланырга кирәк. Изге Язмалар буенча эш итәргәме-юкмы икәнен тыңлаучы үзе хәл итә, әмма син аңа нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңларга ярдәм итә аласың. Тыңлаучыларың укылган шигырьне аңлагач һәм шигырьнең каралган фикер белән ничек бәйле икәнен күргәч, вакыт бүлеп куй һәм бу шигырьнең аларның иманнарына, тәртипләренә ничек тәэсир итә икәнен аңлат. Нотыкта карала торган хакыйкатьләргә каршы килгән начар карарларны я эшләрне калдыру аларга нинди файда китерә алганын күрсәт.

Шигырьләрне куллану турында уйлаганда, тыңлаучыларыңның төрле шартларда үскәннәрен исәпкә ал. Алар арасында күптән түгел генә хакыйкать белән кызыксына башлаган кешеләр, яшьләр, олы яшьтәге кешеләр һәм берәр авырлык кичергән кешеләр бардыр. Нотыгыңдагы материал тормыштан алынган һәм гамәли булсын. Киңәш биргәндә, игътибарлы бул: тыңлаучыларың син берәр конкрет кеше турында сөйлисең дип уйламасын.

Докладчы үзе нәрсә хәл итә?

Сиңа бирелгән нотык планында төп фикерләр инде ачык билгеләнгән һәм һәр өлешкә күпме вакыт багышларга кирәк икәне инде әйтелгән. Әмма кайбер нәрсәләрне сиңа үзеңә хәл итәргә кирәк. Мәсәлән, өстәмә фикерләргә күпме вакыт багышларга кирәк икәнен син үзең сайлыйсың. Аларга бер үк вакыт бүлеп куярга кирәк дип уйлама. Югыйсә сиңа ашыгып сөйләргә туры килер һәм тыңлаучыларың сөйләгәнеңне аңлап өлгермәс. Нәрсәне җентекләбрәк ачыкларга, ә нәрсәгә кагылып кына китәргә? Моны билгеләр өчен, үзеңә мондый сораулар бир: нинди фикерләр миңа нотыгымның темасын ачыкларга булышыр? Нинди фикерләр тыңлаучыларым өчен аеруча файдалы булыр? Берәр шигырьне һәм аңа кагылышлы берәр фикерне төшереп калдырсам, тыңлаучыларым китерелгән дәлилләрнең бер-берсе белән ничек бәйле икәнен күрерме?

Тикшерелмәгән мәгълүматлар китермәс өчен һәм үзеңнән сөйләмәс өчен сак бул. Хәтта Аллаһының Улы, Гайсә Мәсих тә: «Үземнән сөйләмим»,— дигән (Яхъя 14:10). Шуны да онытма: кешеләр Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына Изге Язмалар ничек аңлатыла икәнен тыңларга килә. Сине оста докладчы итеп беләләр икән, бу, күрәсең, синең игътибарны үзеңә түгел, ә Аллаһы Сүзенә туплаганыңны күрсәтә. Шуңа күрә нотыкларың башкаларга ошый да (Флп. 1:10, 11).

Коры планны Изге Язмаларны аңлатучы эчтәлекле нотыкка әйләндергәч, репетиция яса. Нотыгыңны кычкырып укысаң, яхшырак булыр. Иң мөһиме — нотыгыңдагы төп фикерләрне исеңдә тоту. Синең максатың — нотыгыңны җанландырып һәм бөтен күңелеңне биреп сөйләү. Чыгышың алдыннан үзеңә мондый сораулар бир: минем максатым нинди? Төп фикерләргә басым ясаламы? Нотыгым чыннан да Изге Язмаларга нигезләнгәнме? Төп фикерләр бер-берсе белән бәйлеме? Нотыгым Йәһвәгә бар биргәннәре өчен рәхмәтлерәк булырга дәртләндерәме? Нотыгымның йомгаклау сүзләре тема белән бәйлеме? Йомгаклау сүзләремне ишетеп, тыңлаучыларым нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңлармы һәм алар буенча эш итә башлармы? Бу сорауларга уңай җавап бирә алсаң, син җыелышыңа «файдалы белем бирергә» әзер булырсың һәм Йәһвәгә дан китерерсең! (Гыйб. сүз. 15:2).

ТӘРҖЕМӘ ИТҮЧЕ БЕЛӘН ЧЫГЫШ ЯСАУ

Күп илләрдә төрле телләрдә сөйләшкән төркемнәр бар, шуңа күрә докладчыларга кайвакыт тәрҗемәче аша сөйләргә туры килә. Аста үзеңә һәм тәрҗемәчеңә ярдәм итәчәк берничә киңәш китерелә.

  • Чыгышыңның уңышлы булуы тәрҗемәченең ничек тәрҗемә иткәненә бәйле дип әйтеп була. Хәтта тәҗрибәле тәрҗемәче дә, син аңа әзерләнергә ярдәм итсәң, яхшырак тәрҗемә итәчәк.

  • Гадәттә, нотыкны кимендә өчтән бер өлешкә кыскартырга кирәк. (Ишарәләр теленә тәрҗемә иткәндә, нотыкны кыскартасы юк.)

  • Чыгышың алдыннан нотыгыңның планын һәм максатын тәрҗемәче белән бергә карап чык. Сиңа конгресста әзер нотык сөйләргә кушсалар, тәрҗемәче нотыгыңны алдан карап чыксын.

  • Нотыгыңда кулланылачак шигырьләрне тәрҗемәче белән бергә карап чык. Тәрҗемәче кулланган шигырьдә сиңа кирәк булган фикер бармы? Шигырьләрнең нинди сүзләренә басым ясаячаксың һәм нинди сүзләрен аңлатачаксың? Моны тәрҗемәчеңә күрсәт.

  • Шигырьләр ике телдә дә я бер генә телдә укылырга мөмкин. Моны үзең хәл ит. Кайвакыт шигырьләрне тәрҗемәче генә укый.

  • Даталарны, саннарны һәм нинди шигырьләрне укырга кирәк икәнен тиз әйтмә. Паузалар яса, һәм, мөмкин булса, статистик мәгълүматлар китергәндә, саннарны түгәрәклә.

  • Мисалларны, образлы әйтемнәрне һәм сирәк очрый торган сүзтезмәләрне карап чык. Үзеңә мондый сораулар бир: тәрҗемәче аларны яхшы аңлармы? Яңгыраячак фикерләрне тәрҗемә итеп булырмы?

  • Кыска җөмләләр әйтеп сөйлә. Фикереңне әйтеп бетер, аннан соң гына пауза яса. (Тәрҗемәче сүзләрне түгел, ә фикерләрне тәрҗемә итә.) Ул тәрҗемә итеп бетергәч кенә, сөйләвеңне дәвам ит.

  • Көчле тавыш белән сөйләсәң һәм сүзләрне аңлаешлы итеп әйтсәң, тәрҗемәчеңә сине тәрҗемә итү җиңелрәк булыр.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу