Җыелыш өчен нотыклар әзерләү
ТЕОКРАТИК хезмәт мәктәбе җыелышларга файда китерер өчен оештырылган. Башка җыелыш очрашуларында да, конгрессларда да мөһим мәгълүмат яңгырый. Сиңа җыелышта я конгресста чыгыш ясарга кушсалар, моны зур җаваплылык дип сана. Рәсүл Паул мәсихче күзәтче Тимутине үз өйрәткәннәренә игътибарлы булырга дәртләндергән (1 Тим. 4:16). Мәсихче очрашуларга килгән кешеләр, анда килеп Аллаһы белән мөнәсәбәтләренә кагылышлы киңәшләрне тыңлар өчен, үзләренең кадерле вакытын бүлеп куя, ә кайберәүләргә моның өчен күбрәк тә тырышлыклар куярга туры килә. Очрашуларда андый киңәшләрне бирү чыннан да зур хөрмәт! Андый йөкләмәләрне сыйфатлы итеп әзерләр өчен нәрсә эшләргә?
Изге Язмалардан игътибарга лаек фикерләр
Мәктәпнең бу өлеше Изге Язмалардан һәр атна укырга билгеләнгән бүлекләр нигезендә үткәрелә. Бүлекләрдәге мәгълүмат безгә ничек кагыла икәнен күрсәтү мөһим. Нихами 8:8 дә әйтелгәнчә, рухани Езра левиләр белән бергә Аллаһы Сүзен халык алдында кычкырып укыган һәм, укылганны аңларга булышыр өчен, аның мәгънәсен ачыклап аңлаткан. Изге Язмалардан игътибарга лаек фикерләрне әзерләгәндә, нәкъ шулай эшлә.
Бу йөкләмәне ничек әзерләргә? Мөмкин булса, чыгыш ясаганчы билгеләнгән бүлекләрне бер атна алдан яки алданрак укып чык. Соңыннан җыелышың һәм аның ихтыяҗлары турында уйлан. Дога кыл. Бүлекләрдәге нинди киңәшләр, мисаллар һәм принциплар җыелышың өчен файдалы булыр?
Тикшерү үткәр. Синдә үзең аңлаган телдә электрон китапханә, «Күзәтү манарасы басмаларының индексы» я «Күзәтү манарысы»ның соңгы санында китерелгән тематик индекс бармы? Булса, алардан файдалан. Үзең сайлаган шигырьләр буенча тикшерү үткәргәч, бу шигырьләрнең нинди шартларда язылганы, пәйгамбәрлекләрнең ничек үтәлгәне, бу шигырьләрдән Йәһвә турында нәрсә белеп була һәм аларда нинди принциплар бар икәне ачыкланыр. Чиктән тыш күп фикерләргә игътибар итмә. Берничә шигырьне генә җентекләп карап чыксаң, яхшырак булыр.
Тыңлаучылар билгеләнгән бүлекләрдән үзләре өчен нинди кызык һәм файдалы фикерләр тапканнар? Сиңа алардан моның турында сорарга кирәк булыр. Нинди фикерләр аларга шәхси я гаилә өйрәнүләрен, хезмәтләрен я тормышларын яхшыртырга ярдәм итәр? Алар Йәһвәнең аерым кешеләр я халыклар белән мөгамәлә итүендә аның нинди сыйфатларының чагылышын күргән? Нинди фикерләр аларның иманнарын ныгыткан һәм Йәһвәгә рәхмәтлерәк булырга ярдәм иткән? Аңлавы кыен булган фикерләргә тукталып торма. Сайланган фикерләрнең мөһим һәм файдалы булуына басым яса.
Хезмәт очрашуы
Кайчак нотыклар «Безнең патшалык хезмәтебез»дәге материалга нигезләнә. Сиңа андый нотык бирелсә, аны ничек бар шулай сөйлә. Тыңлаучыларны китерелгән киңәшләрнең нигезе булып торган шигырьләр турында уйланырга дәртләндер (Тит. 1:9). Вакыт чикле булганга, өстәмә мәгълүмат китерер өчен мөмкинлек булмаска да мөмкин.
Әйтик, сиңа «Безнең патшалык хезмәтебез»дәге материалга түгел, ә башка басмаларыбыздагы материалга нигезләнгән нотык сөйләү йөкләмәсе бирелгән, ди. Аны төзер өчен берничә күрсәтмә бирелә торгандыр я чыганак күрсәтелгәндер. Шул чакта сиңа, өйрәтүче буларак, билгеләнгән материалны җыелыш ихтыяҗларын исәпкә алып карап чыгарга кирәк. Син, бәлкем, берәр кыска ачык мисал китерергә я берәр очрак сөйләргә булырсың. Ләкин үз максатыңны онытма: сиңа бирелгән теманы да ачыкларга, һәм шулай ук җыелышка, тыңлаучыларың Аллаһы Сүзендә әйтелгән эшне башкарсын өчен һәм бу эштә шатлык тапсын өчен ярдәм итәргә дә кирәк (Рәс. 20:20, 21).
Йөкләмәңне әзерләгәндә, җыелыштагы кардәшләрнең тормыш шартлары турында уйла. Аларны башкарган эшләре өчен макта. Материалда китерелгән киңәшләрне куллану аларга үз хезмәтләрен уңышлы итәргә һәм күбрәк шатлык табарга ничек ярдәм итә ала?
Кайчакта чыгыш ясаганда демонстрация күрсәтергә яки интервью алырга кирәк. Ул чакта аларны алдан әзерлә. Кардәшләргә демонстрация я интервьюны әзерләргә булыш. Үзләре генә әзерләсә, демонстрация я интервью әллә ни уңышлы булмас. Мөмкин булса, инде әзерләнгән демонстрацияне я интервьюны җыелыш булачак көнгә кадәр тыңлап кара. Чыгышыңның бу өлеше җыелышка файда китерерлек булсын.
Конгресслар
Тәҗрибәле докладчы һәм өйрәтүче булып киткән рухи сыйфатларга ия абый-кардәшләр кайвакыт конгрессларда чыгыш ясыйлар. Конгресслар — теократик өйрәтү алыр өчен үзенә күрә бер чара. Анда чыгыш ясаучы кардәшләргә әзер нотык я нотыкның планы, берничә күрсәтмә я Изге Язмаларга нигезләнгән заманча драма өчен җитәкчелек бирелә. Сиңа да конгресс программасында катнашыр өчен берәр йөкләмә бирелсә, билгеләнгән материалны җентекләп карап чык. Материалны тикшер, аның ни өчен кыйммәтле булуына төшен.
Әзер нотык бирелгәндә, аны сүзгә-сүз сөйләргә кирәк. Абый-кардәш андый нотыкны үз сүзләре белән сөйләргә һәм абзацларны урыннары белән алмаштырырга тиеш түгел. Материалда төп фикерләрне күрер өчен һәм аларның барышын аңлар өчен, текстны җентекләп карап чыгарга кирәк. Нотыкны дөрес логик басым ясап, рухландыру, җылылык һәм хисләр белән, җитдилек һәм ышандыру белән сөйләр өчен, материалны кат-кат кычкырып укы. Ә тавышның көче һәм әйтелеш тизлеге зур аудиториягә туры килерлек булсын.
Сиңа нотыкның планы бирелсә, нотыгыңны бу план нигезендә төзе. Планнан турыдан-туры укыр я нотыгыңны тулаем язып куяр урынына, нотыгыңны җентекләп әзерлә һәм аны иркен сөйләп бирергә тырыш. Һәрбер төп фикерне ачыклап бирер өчен, нотыгыңны планда күрсәтелгән вакыт эчендә сөйләп бир. Төп фикерләр астында китерелгән өстәмә фикерләрне һәм Изге Язмалардагы шигырьләрне яхшы аңлатырга кирәк. Планда китерелгән фикерләрне теләгән фикерләреңә алыштырма. Теократик өйрәтү — Аллаһы Сүзенә нигезләнгән өйрәтү. Мәсихче өлкәннәр «сүзне вәгазьләргә» тиеш (2 Тим. 4:1, 2). Шуңа күрә докладчыга планда китерелгән Изге Язмалардагы шигырьләргә аерым игътибар итәргә кирәк: аңа бу шигырьләрне җентекләп карап чыгарга һәм тыңлаучыларга аларны ничек кулланып була икәнен күрсәтергә кирәк.
Озакка сузма
Сиңа җыелышыңда еш кына чыгышлар ясарга туры киләме? Һәр йөкләмәне тиешенчә әзерләр өчен, нәрсә эшләргә? Әзерләнүеңне озакка сузмаска тырыш.
Җыелышка файда китерерлек нотык әзерләр өчен, аның турында инде алдан ук уйлан. Шуңа күрә билгеләнгән материалны йөкләмә бирелү белән укып чыгарга тырыш. Шулай итеп синең башка эшләрне эшләгәндә нотыгың турында уйланырга мөмкинлегең булыр. Укып чыксаң, син шулай ук нотыгыңда кулланырлык фикерләр ишетеп, аларны куллана алырсың. Ә, бәлки, шул арада нотыгыңда кулланып була торган берәр хәл яки вакыйга булыр. Материалны укып чыгар өчен һәм аның турында уйланыр өчен вакыт кирәк. Ләкин сарыф ителгән вакыт фатихалар булып әйләнеп кайтачак. Планны төзергә утыргач, нотыгың турында алдан уйлану зур файда китергәнен күрерсең. Андый әзерләнү үзеңә чиктән тыш дулкынланмаска һәм нотыгыңны тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп керерлек һәм гамәли яктан файда китерерлек итеп сөйләргә ярдәм итәчәк.
Үзеңә ышанып тапшырылган хөрмәтне — Йәһвә халкын өйрәтү программасында катнашу мөмкинлеген — никадәр кадерләсәң, шул дәрәҗәдә Йәһвәгә дан китерерсең, ә аны яраткан кешеләр өчен фатиха булырсың (Ишаг. 54:13; Рим. 12:6—8).