Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • be 23 дәрес 157 б.-159 б., 4 абз.
  • Материалның файдалы булуын күрсәтү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Материалның файдалы булуын күрсәтү
  • Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Охшаш мәкаләләр
  • Эчтәлекле чыгыш
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Кызыксыну уята торган кереш сүзләр
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Җыелыш өчен нотыклар әзерләү
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Ачык нотыкларны әзерләү
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
Күбрәк карарга
Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
be 23 дәрес 157 б.-159 б., 4 абз.

23 НЧЕ ДӘРЕС

Материалның файдалы булуын күрсәтү

Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

Тыңлаучыларыңа материал алар өчен кайсы яктан файдалы я алар аны кулланып нинди файда алачак икәнен күрсәт.

Ни өчен бу мөһим?

Кешеләр әйткән сүзләреңнең файдалы булуын күрмәсә, аларга сине тыңлау кызык булмас, я алар башка нәрсәләр турында уйлый башлар.

БЕР кешегәме я зур төркемгә сөйлисеңме, шуны онытма: материал үзең өчен кызык булса да, бу ул тыңлаучыларың өчен дә кызык булыр дигән сүз түгел әле. Материалың мөһим булса да, аның файдалы булуын күрсәтә алмасаң, кешеләр тиздән сине тыңламый башлар.

Патшалык Залында да чыгыш ясаганда, андый хәл туарга мөмкин. Син тыңлаучыларга алар моңа кадәр ишетмәгән берәр мисал китерсәң я берәр очрак сөйләсәң, алар әле тыңлап утырыр. Ләкин аларга инде билгеле булган нәрсәләрне сөйләсәң, аеруча теманың яңа якларын ачыклый алмасаң, алар инде башка нәрсәләр турында уйлап утырыр. Тыңлаучылар материал алар өчен кайсы яклардан һәм ни өчен файдалы икәнен күрергә тиеш.

Изге Язмалар безне уйлап эш итәргә дәртләндерә (Гыйб. сүз. 3:21). Йәһвә кешеләрне «тәкъвалар сыман зирәк» итәр өчен, Чумдыручы Яхъяны кулланган (Лүк 1:17). Андый «зирәклекнең башы» — Йәһвәдән курку (Мәд. 110:10). Андый зирәклекне кадерләүчеләр бүген тормышта туып торган авырлыкларны уңышлы гына җиңеп чыга һәм киләчәктәге чын, мәңгелек тормышка нык тотынып торалар (1 Тим. 4:8; 6:19).

Чыгышны файдалы итәр өчен киңәшләр. Чыгышың файдалы булсын өчен, үз материалыңа гына түгел, ә тыңлаучыларыңа да игътибар ит. Алар арасында гаиләле кешеләр дә, аерым кешеләр дә бар: балалар, яшүсмерләр, олылар һәм олы яшьтәгеләр. Кайберләре әле генә хакыйкать белән танышкан, ә кайберләре әле син туганчы Йәһвәгә хезмәт итә башлаган. Алар арасында рухи яктан җитлеккән кардәшләр бардыр; башкаларына исә бу дөньяга хас нәрсәләр әле дә нык тәэсир итеп торадыр. Үзеңә мондый сораулар бир: «Чыгышым бу кешеләргә нинди файда китерәчәк? Файдалы якларны күрсеннәр өчен, нәрсә эшләргә?» Чыгыш ясаганда игътибар үзәгендә, бәлки, бер-ике төркем генә булыр, шулай да башкаларны да онытма.

Әйтик, сиңа Изге Язмалардагы бер төп тәгълиматны аңлатырга кирәк, ди. Бу тәгълимат белән яхшы таныш булган кешеләргә чыгышың файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә? Аларның бу тәгълиматка карата иманын ныгытырга тырыш. Моның өчен Изге Язмалардан дәлилләр китереп фикер йөрт. Аларга бу тәгълимат өчен тагы да рәхмәтлерәк булырга булыш. Моның өчен аның Изге Язмалардагы башка хакыйкатьләр белән һәм Йәһвә сыйфатлары белән ничек бәйле булуын күрсәт. Мөмкин булса, тормыштан мисаллар китер. Шулай итеп, бу тәгълиматны дөрес аңлау кешеләрнең тормышларын һәм киләчәккә карашларын үзгәртә икәнен күрсәтерсең.

Чыгышыңның файдалы якларын аның азагында искә алу да җитәр дип уйлама. Һәр кеше нотыгыңның башыннан ук «бу нәкъ минем өчен» дигән фикер белән утырсын. Андый нигез салганнан соң, төп фикерләр каралганда да, нотыкның азагында да материалны тормышта ничек кулланып була икәнен күрсәт.

Ничек кулланырга икәнен күрсәткәндә, Изге Язмалардагы принциплар буенча эш ит. Ягъни, сүзләреңнән тыңлаучыларыңны яратуың һәм аларның хәлләренә керә белүең күренеп торсын (1 Пет. 3:8; 1 Яхъя 4:8). Рәсүл Паул мисалына игътибар ит. Ул Тисалуникә шәһәрендәге кардәшләр арасында туган бер авыр проблеманы хәл иткәндә, кардәшләрнең рухи яктан үсә барганнарын ассызыклап киткән, дөрес тормыш алып барырга теләгәннәренә ышаныч белдергән (1 Тис. 4:1—12). Без дә аңардан үрнәк алыйк.

Әйтик, сиңа чыгышыңда кардәшләрне вәгазьләү һәм өйрәтү эшендә киңрәк катнашырга өндәргә кирәк, ди. Бу хөрмәтле эш өчен аларны рәхмәтлерәк булырга дәртләндер һәм бу эштә янып торырга чакыр. Ләкин шуны онытма: һәр кеше үз мөмкинлекләреннән чыгып эш итә. Моның турында Изге Язмаларда да әйтелә (Мат. 13:23). Кардәшләреңдә гаеп хисен уятма. Еврейләргә 10:24 тә безгә кардәшләребезне «мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерергә» кирәк дип әйтелә. Мәхәббәткә дәртләндерсәк, кеше яхшы мотивлардан чыгып эш итәчәк. Кагыйдәләр урнаштырма һәм шуны истә тот: Йәһвә безнең үз иманыбыз аша «аңа тыңлаучан» булуыбызны тели (Рим. 16:26). Шуңа күрә без үз иманыбызны һәм кардәшләребезнең иманын ныгытырга тырышабыз.

Кешеләргә хәбәреңнең файдалы булуын күрергә булыш. Вәгазьләгәндә, кешегә яхшы хәбәрнең файдалы булуын күрсәт. Моның өчен сиңа кешене нәрсә борчый икәнен белергә кирәк. Ә моны ничек белеп була? Радио һәм телевизордан яңалыкларны тыңла. Газетларның беренче битләренә игътибар ит. Кеше белән сөйләшә башлагач, аны тыңла. Шулай итеп, син аны нәрсә борчый икәнен белерсең. Бәлки, ул эшен югалткандыр, аңа фатиры өчен күп түләргә туры килә торгандыр, авырыйдыр, туганнарының берәрсе үлгәндер, җинаятьчеләрдән куркып яшидер, эшендәге начальнигының гаделсезлегеннән интегәдер, аерылышкандыр, аңа балаларын тәрбияләү авырдыр я аны башка берәр нәрсә борчыйдыр. Изге Язмалар аңа булыша аламы? Һичшиксез!

Әйтик, син кеше белән бер нәрсә турында сөйләшә башладың, ди. Әмма сөйләшкәндә кешене башка нәрсә борчый икәнен күрсәң, шул темага күчәргә тырыш я, шул темага кагылышлы материал җыеп, икенче тапкыр очрашырга тәкъдим ит. Әлбәттә, безнең «кеше эшенә тыкшынасыбыз» килми, әмма безнең аларга Изге Язмалардагы файдалы киңәшләрне җиткерәсебез килә (2 Тис. 3:11). Алар ул китаптан аеруча үз тормышларына кагылышлы киңәшләрне кабул итәчәк.

Кеше хәбәрнең үзе өчен файдалы булуын күрмәсә, сөйләшүне дәвам итеп тормас. Әмма сөйләшүне дәвам итсә, хәбәрнең файдалы якларын күрсәтергә тырыш, чөнки бу аның тормышын тулысынча үзгәртергә мөмкин.

Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә дә алган белемне ничек тормышта кулланып була икәнен күрсәт (Гыйб. сүз. 4:7). Изге Язмалардагы киңәшләр, принциплар һәм мисаллар өйрәнүчегә Йәһвә юллары буенча йөрергә булыша, шуңа күрә аларны аңлатып бир. Алар нинди файда китерә икәнен күрсәт (Ишаг. 48:17, 18). Бу өйрәнүчене үз тормышын үзгәртергә этәрер. Аңа Йәһвәгә карата яратуын үстерергә һәм Аллаһының йөрәген сөендереп яшәргә булыш. Аның үзенең Аллаһы Сүзендәге киңәшләрне кулланырга теләге булсын.

КИҢӘШЛӘР

  • Чыгышыңны әзерләгәндә, материалың турында гына түгел, ә тыңлаучыларың турында да уйлан. Чыгышың аларга файда китерсен.

  • Материалның файдалы якларын чыгышыңның башыннан алып ахырына кадәр ачыклап бар.

  • Вәгазьгә әзерләнгәндә, кешеләрне борчыган темалар турында уйлан.

  • Вәгазьдә кешене тыңла һәм, кирәк булса, кереш сүзләреңне үзгәртергә әзер бул.

КҮНЕГҮ «Безнең патшалык хезмәтебез»дән үз территорияңдә аеруча файдалы булачак бер-ике кереш сүз сайла. Аларны вәгазьдә кулланып кара.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу