35 НЧЕ БҮЛЕК
Аллаһы белән ничек дуслашып була?
Джереми, гаиләдә туган авыр хәлне кичереп чыккач, Аллаһы белән дуслыгы үзе өчен никадәр мөһим икәнен аңлаган. Ул болай дип сөйли: «Миңа 12 яшь булганда, әтием безне калдырып китте. Бер төнне мин Йәһвәгә ялварып, әтиемне өйгә кайтарырга сорадым».
Авыр хисләр биләп алганда, Джереми Изге Язмаларны укыган. Зәбур 10:14 тәге сүзләр аның йөрәгенә үтеп кергән. Бу шигырьдә Йәһвә Аллаһы турында болай дип язылган: «Мескен корбан сиңа ялвара. Син — атасыз ятимгә ярдәмче». Джереми искә төшерә: «Йәһвә бу сүзләрне шәхсән миңа әйткәндәй булды. Мин Йәһвәнең ярдәмен сиздем. Йәһвә миңа: „Хәзер мин синең Әтиең, мин синең Ярдәмчең“,— дигәндәй булды. Әйе, Йәһвә — иң яхшы Әти».
СИНЕҢ хәлең Джереминыкына охшаш булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, шуны онытма: Йәһвә синең белән дуслашырга тели. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8). Бу сүзләр турында тирәнрәк уйла: Йәһвәне күреп булмый, һәм, әлбәттә, ул синең яшьтәшең дә түгел, ләкин ул сине үз дусты булырга чакыра!
Әйе, Аллаһының дусты булып китәр өчен, тырышлыкларсыз булмый. Күз алдына китер: әйтик, син чәчәк үстерәсең ди. Аның турында кайгыртмасаң, су сипмәсәң, ул үсмәс һәм хәтта шиңәр. Дуслыкны бу чәчәк белән чагыштырып була. Ә Аллаһы белән дуслыкны ничек үстерергә?
Өйрәнүнең мөһимлеге
Дуслык ул — ике яклы мөнәсәбәтләр. Аралашу сөйләүне дә, тыңлауны да үз эченә ала. Шуны ук Аллаһы белән дуслык турында да әйтеп була. Изге Язмаларны укыганда һәм өйрәнгәндә, без Йәһвә әйткәнне тыңлыйбыз дип әйтеп була (Зәбур 1:2, 3).
Бәлки, өйрәнү синең яраткан эшең түгелдер. Күпләргә телевизор карау, интернетта утыру я иптәшләре белән урамда йөрү күбрәк ошый. Әмма Аллаһы белән дуслык үстерергә теләсәң, өйрәнү бик мөһим. Сиңа, Изге Язмаларны укып, Аллаһыны тыңларга кирәк.
Изге Язмаларны өйрәнү синең өчен йөк булып китәр дип борчылма. Укырга бик яратмасаң да, өйрәнүдән шатлык табып була. Беренчедән, Изге Язмаларны уку өчен вакыт бүлеп куй. Лайш исемле кыз болай дип сөйли: «Минем уку графигым бар. Һәр иртә мин Изге Язмалардан бер бүлекне укыйм». Ә 15 яшьлек Мәрьям исемле кыз башка вакытта укый. Ул болай ди: «Мин Изге Язмаларны көн саен йоклар алдыннан укыйм».
Изге Язмаларны укый башлар өчен, башта «Изге Язмалар буенча сәяхәтеңне башла» дигән рамка белән таныш. Син укыр өчен көннең кайсы вакытында якынча 30 минут багышлый аласың? Монда язып куй.
․․․․․
График төзү — беренче адым гына. Өйрәнә башлагач, син Изге Язмаларның җиңел укыла торган китап түгел икәнен күрерсең. Бу җитди һәм тирән китап. Бәлки, син 11 яшьлек Джезриел белән ризалашырсың. Ул эчкерсез шуны таный: «Изге Язмалар урыны-урыны белән кызыклы китап түгел кебек тоела, һәм кайчак аны уку авыр». Синең дә шундый хисләрең булса, бирешмә. Изге Язмаларны өйрәнүгә Йәһвә Аллаһыны тыңлау мөмкинлегенә кебек кара. Ахыр чиктә, Изге Язмаларны өйрәнү никадәр файдалы һәм кызыклы булачагы синнән тора!
Дога кылуның мөһимлеге
Дога — Аллаһы белән сөйләшү. Бу Аллаһының искиткеч бүләге! Уйлап кына кара: син Аллаһыга теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә аласың. Йәһвә Аллаһы һәрвакыт сине тыңларга әзер. Ул хәтта моны тели дә. Изге Язмаларда шундый дәртләндерүче сүзләр язылган: «Теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез» (Филипиялеләргә 4:6).
Бу шигырьдән күренгәнчә, Йәһвәгә күп нәрсәләр турында сөйләп була. Мәсәлән, син аның белән авырлыкларыңны, борчуларыңны уртаклаша аласың. Шулай ук Аллаһыга үз рәхмәтләреңне белдер. Дустың сиңа берәр яхшылык эшләсә, билгеле, син аңа рәхмәт әйтерсең. Ә Йәһвә синең өчен һәркайсы дустан да күбрәкне эшләгән (Зәбур 106:1).
Син Йәһвәгә нәрсә өчен рәхмәтле? Язып куй.
․․․․․
Кайчак сине борчу һәм курку хисләре биләп алырга мөмкин. Әмма Зәбур 55:22 дә болай дип әйтелә: «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр. Тәкъва кешегә ул беркайчан да егылырга бирмәс».
Син догада нинди борчуларың турында сөйләр идең? Аларны язып куй.
․․․․․
Таты һәм күр
Аллаһы белән дуслык тагын бер нәрсәне үз эченә ала. Моның турында Давыт пәйгамбәр болай дип язган: «Йәһвәнең игелеген татыгыз һәм күрегез» (Зәбур 34:8). Давыт 34 нче мәдхияне язганчыга кадәр, аның тормышына үлем куркынычы янаган. Шаул патша аны үтерергә боерык биргән. Давыт, качып, филистилеләр — дошманнар арасында яшеренгән. Давытка үлем янаганда, ул, акылдан язган кеше кебек кыланып, үлемнән котыла алган (1 Ишмуил 21:10—15).
Ләкин Давыт котылуга үзем ирештем дип уйламаган. Ул котылуында Йәһвәнең кулын күргән. Шул ук мәдхиядә ул болай дип язган: «Мин Йәһвәгә дога кылдым, һәм ул миңа җавап бирде, бөтен куркуларымнан арындырды» (Зәбур 34:4). Давыт үзе Йәһвәнең игелеген татыган һәм күргәнa, шуңа күрә ул башкаларны да моңа дәртләндерә алган.
Синең дә Йәһвәнең кайгыртуын сизгәнең бардыр. Андый очракны искә төшерә аласыңмы? Аны астарак язып куй. Бу гади булып күренгән нәрсә дә булырга мөмкин.
․․․․․
Бәлки, син хакыйкатьне әти-әниеңнән белгәнсеңдер. Шулай булса, моны кадерлә. Әмма онытма: сиңа Аллаһы белән шәхси дуслыкны үстерергә кирәк. Бу бүлек сиңа беренче адым ясарга булышыр. Ә Йәһвә тырышлыкларыңны фатихалаячак. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Бертуктаусыз сорагыз — сезгә бирелер, бертуктаусыз эзләгез — табарсыз» (Маттай 7:7).
БУ ТЕМА ТУРЫНДА КҮБРӘК БЕЛЕР ӨЧЕН, 1 НЧЕ ТОМ, 38 ҺӘМ 39 НЧЫ БҮЛЕКЛӘРНЕ УКЫ (РУС)
Сиңа башкалар белән Аллаһы турында сөйләшү авырмы? Үз иманыңны ничек якларга икәнен бел.
[Искәрмә]
a Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә «татыгыз һәм күрегез» дигән сүзләр «сынап карагыз да күрегез» дип тәрҗемә ителгән (Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).
ТӨП ШИГЫРЬ
«Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле» (Маттай 5:3).
КИҢӘШ
Көненә Изге Язмаларның якынча дүрт битен генә укып, аны тулысынча бер ел эчендә укып бетереп була.
СИН БЕЛӘ ИДЕҢМЕ?
Син бу басманы укыйсың икән һәм монда язылган Изге Язмалардагы киңәшләрне кабул итәсең икән, димәк, Йәһвә синең белән кызыксына (Яхъя 6:44).
ПЛАН КОР
Изге Язмаларны өйрәнүдән күбрәк файда алыр өчен, мин ․․․․․
Дога кылырга онытмас өчен, мин ․․․․․
Әти-әниемә бирергә теләгән сорауларым: ․․․․․
СИН НИЧЕК УЙЛЫЙСЫҢ?
● Изге Язмалар өйрәнүен ничек кызыклы итеп үткәрергә?
● Без гөнаһлы булсак та, ни өчен Йәһвә догаларыбызны тыңлый?
● Син үз догаларыңның сыйфатын ничек яхшырта аласың?
[Өстәмә текст]
«Элек мин догаларымда бер үк нәрсә турында сөйли идем. Ә хәзер мин Йәһвәгә көн дәвамында булган бар нәрсәне: яхшысын да, начарын да сөйләргә тырышам. Ике бертөрле көн була алмый. Шуңа күрә догаларым да төрле була» (Эва).
[Рамка/Иллюстрация]
Изге Язмалар буенча сәяхәтеңне башла
1. Изге Язмалардан укырга теләгән өзекне сайла. Аны аңлар өчен, Йәһвәгә дога кыл.
2. Игътибар белән укы. Ашыкма. Укыганны күз алдыңа китерергә тырыш. Укыган өзеккә чумып, андагы шартларны күрергә, тавышларны ишетергә, исләрне һәм ризыкларның тәмен сизәргә тырыш. Укылганнар синең өчен тере һәм реаль булып китсен!
3. Укыганнарың турында уйлан. Үз-үзеңә мондый сораулар бир:
● Ни өчен Йәһвә бу мәгълүматны үз Сүзенә яздырырга булган?
● Кемнән үрнәк алып була, ә кемнең мисаллары сабак булып тора?
● Мин укыганнарымны тормышымда ничек куллана алам?
● Мин Йәһвә турында һәм аның теге я бу очракта ничек эш иткәне турында нәрсә белдем?
4. Йәһвәгә дога кыл. Изге Язмалардан нәрсә белгәнеңне һәм бу белемне ничек кулланырга теләгәнеңне Йәһвәгә сөйлә. Аллаһыга Изге Язмаларны биргәне өчен рәхмәтләр әйт. Аның Сүзе бик кадерле бүләк бит!
[Иллюстрация]
«Синең сүзең аякларыма — яктырткыч, юлыма — яктылык» (Зәбур 119:105).
[Рамка/Иллюстрация]
Башта ташлар, аннары ком
Сиңа дога кылыр өчен һәм өйрәнер өчен вакыт табу авырмы? Еш кына бу приоритетларыбызга бәйле.
Бер тәҗрибә ясап кара: берәр чиләккә зур ташлар сал, ә калган урынын кырыйларына кадәр ком белән тутыр. Чиләккә ташлар да, ком да сыяр.
Ә хәзер чиләкне яңадан тутыр: әмма башта — комны, ә аннары ташларны сал. Ташлар сыярмы? Әлбәттә, юк. Чөнки син башта ком салдың.
Бу тәҗрибәдән нинди нәтиҗә ясап була? Изге Язмаларда: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез»,— дип әйтелгән (Филипиялеләргә 1:10). Ком белән чагыштырылган эшләрне, мәсәлән, күңел ачуны, беренче урынга куйсаң, рухи эшләргә урын калмас. Ләкин мөһимрәген аера белсәң, син Патшалык эшләре өчен дә, ял итү өчен дә вакыт табарсың. Шулай итеп, чиләккә беренче итеп син нәрсәне салырсың?
[Иллюстрация]
Аллаһы белән дуслык чәчәккә охшаш. Аны кайгыртсаң, ул гөрләп үсәчәк