Бу дөнья белән кем идарә итә?
Сезнеңчә...
Аллаһымы?
кешеләрме?
Шайтанмы?
ИНҖИЛДӘ БОЛАЙ ДИП ӘЙТЕЛӘ:
«Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора» (1 Яхъя 5:19, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).
«[Гайсә] Иблиснең эшләрен җимерергә дип килде» (1 Яхъя 3:8).
БУ СҮЗЛӘР...
дөнья проблемаларының сәбәбен күрсәтә (Ачылыш 12:12).
дөнья хәленең яхшы якка үзгәрүенә өмет бирә (1 Яхъя 2:17).
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРГА ЫШАНЫП БУЛАМЫ?
Әйе. Аста моңа өч сәбәп китерелә.
Шайтанның идарәсе юк ителәчәк. Йәһвә Шайтанның кешелек өстеннән хакимлеген юк итәчәк. Ул Иблисне һәм кешелеккә китергән бар зыянын «юк итәргә» вәгъдә бирә (Еврейләргә 2:14).
Аллаһы Гайсә Мәсихне дөнья өстеннән идарә итәр өчен сайлаган. Шайтан үзе турында гына уйлап яши. Гайсә шул явыз идарәчегә бер дә охшамаган. Гайсәнең идарәсе турында әйткәндә, Аллаһы мондый вәгъдә бирә: «Мескен һәм ярлы кешене ул кызганыр... Ул аларны изүдән һәм җәбер-золымнан йолып калыр» (Зәбур 72:13, 14).
Аллаһы ялганлый алмый. Инҗилдә: «Аллаһы һич тә ялганлый алмый»,— дип әйтелә (Еврейләргә 6:18). Йәһвә берәр нәрсә эшләргә вәгъдә итә икән, бу инде үтәлгән дип әйтеп була! (Ишагыя 55:10, 11). «Бу дөньяның идарәчесе куып чыгарылачак» (Яхъя 12:31).
НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ:
Бу дөньяның идарәчесе юк ителгәч, дөнья нинди булачак?
Изге Язмаларда бу сорауга җавап бар. ЗӘБУР 37:10, 11 һәм АЧЫЛЫШ 21:3, 4 не карагыз.