Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?
Сезнеңчә...
шундый әйтем генәме?
күктәге хөкүмәтме?
башка берәр нәрсәме?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА БОЛАЙ ДИП ӘЙТЕЛӘ:
«Күкләр Аллаһысы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак» (Даниял 2:44, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).
«Безгә угыл бирелде. Аның җилкәсендә хакимлек булыр» (Ишагыя 9:6).
БУ СҮЗЛӘР ШУНЫ АҢЛАТА:
Шәхсән сезгә фатихалар китерәчәк гадел хөкүмәт булачак (Ишагыя 48:17, 18).
Якынлашып килүче яңа дөньяда камил сәламәтлек һәм бәхетле тормыш булачак (Ачылыш 21:3, 4).
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРГА ЫШАНЫП БУЛАМЫ?
Әйе. Аста моңа ике сәбәп китерелә.
Гайсә пәйгамбәр Аллаһы Патшалыгы нәрсә башкарачак икәнен күрсәткән. Гайсә үз шәкертләрен Аллаһы Патшалыгының килүе турында һәм Аллаһы ихтыярының җирдә үтәлүе турында дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:9, 10). Аллаһы ихтыярының ничек үтәләчәген Гайсә үз эшләре белән күрсәткән.
Җирдә яшәгәндә, ул ачларны тукландырган, авыруларны сәламәтләндергән һәм үлеләрне терелткән! (Маттай 15:29—38; Яхъя 11:38—44) Булачак Идарәче буларак, Гайсә Патшалыкның үз гражданнары өчен нәрсә башкарачагын күрсәткән (Ачылыш 11:15).
Дөнья хәле Аллаһы Патшалыгы тиздән киләчәк икәнен күрсәтә. Гайсә алдан ук әйткән булган: Патшалык җиргә тынычлык китерер алдыннан кешеләр сугышлар, ачлык һәм җир тетрәүләр аркасында газап чигеп торачак (Маттай 24:3, 7).
Бүгенге дөнья нәкъ шундый хәлдә, без моны үзебез күреп торабыз. Шуңа күрә һич тә шикләнмичә шуны әйтеп була: тиздән Аллаһы Патшалыгы бар авырлыкларны бетерәчәк.
НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ:
Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә, тормыш нинди булачак?
Изге Язмаларда бу сорауга җавап бар. ЗӘБУР 37:29 һәм ИШАГЫЯ 65:21—23 не карагыз.