Үлгән кешеләр кабат яшәрме?
Сез нәрсә диярсез?
әйе
юк
бәлки
ИНҖИЛДӘ БОЛАЙ ДИП ӘЙТЕЛӘ
«Кешеләр... үледән тереләчәк» (Рәсүлләр 24:15, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).
БУ СҮЗЛӘР СЕЗГӘ...
берәр якыныгыз үлгән булса, юаныч бирә (2 Көринтлеләргә 1:3, 4).
үлемнән курыкмыйча яшәргә булыша (Еврейләргә 2:15).
үлгән якыннарыгызны беркөн күрергә чын өмет бирә (Яхъя 5:28, 29).
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРГА ЫШАНЫП БУЛАМЫ?
Әйе. Аста моңа өч сәбәп китерелә.
Аллаһы — тормышны Барлыкка Китерүче. Изге Язмаларда «тормыш чишмәсе» Йәһвә Аллаһыда дип әйтелә (Зәбур 36:9; Рәсүлләр 17:24, 25). Тормыш бирүче Аллаһы үлгәннәрне терелтергә һичшиксез сәләтле.
Борынгы заманда Аллаһы кайбер үлгән кешеләрне терелткән. Изге Язмаларда җирдә яшәр өчен тормышка кайтарылган сигез кеше мисалы китерелгән. Алар арасында яшьләр һәм олылар, ир-атлар һәм хатын-кызлар булган. Кайберләре үлгәннән соң шунда ук терелтелгән, ә берсе хәтта дүрт көн үткәннән соң терелтелгән булган! (Яхъя 11:39—44)
Аллаһы моны кабат эшләргә тели. Йәһвә үлемне нәфрәт итә; ул аны дошман дип саный (1 Көринтлеләргә 15:26). Аның бу дошманны җиңәргә, кешеләрне терелтеп, үлемне юк итәргә теләге бик көчле. Ул, үз хәтерендә сакланган кешеләргә тормыш биреп, аларның кабат җирдә яшәүләрен тели (Әюп 14:14, 15).
НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ:
Ни өчен без картаябыз һәм үләбез?
Изге Язмаларда бу сорауга җавап бар. ЯРАТЫЛЫШ 3:17—19 һәм РИМЛЫЛАРГА 5:12 не карагыз.