Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 26 хикәя 66 б.-67 б., 1 абз.
  • Унике шымчы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Унике шымчы
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • 12 шымчы
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Сез Йәһвәгә бөтен йөрәгегез белән буйсынасызмы?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә 1993 ел
  • Йошуа нәрсәне истә тоткан
    Мәкаләләр 2002
  • Чын күңелдән Йәһвәгә өметлән
    Күзәтү манарасы 2003 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 26 хикәя 66 б.-67 б., 1 абз.
Исраилле ир-атлар Кәнган җирен күзәтеп карый

ЕГЕРМЕ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Унике шымчы

Исраиллелә́р, Сина́й тавыннан китеп, Пара́н чүле аша Кады́ш дигән җиргә килгән. Анда Йәһвә Мусага болай дигән: «Һәр кабиләдән берәр ир-атны сайлап, 12 шымчыны Кәнга́н җиренә җибәр. Бу кешеләр мин исраиллеләргә́ бирәчәк җирне карап чыксыннар». Шымчылар — берәр җирне күзәткән я тикшергән кешеләр. Муса 12 ир-атны сайлаган да аларга болай дигән: «Кәнга́н җиренә барыгыз. Ул җирнең уңдырышлымы, юкмы икәнен белегез. Анда яшәгән кешеләр көчлеме, юкмы? Алар чатырлардамы я ныгытылган шәһәрләрдә яшиме икәнен карап кайтыгыз». Шунда 12 шымчы, шул исәптән Йошуа́ белән Кәле́б, Кәнга́н җиренә киткән.

Исраиллеләр зарлана, аларның өметләре өзелә

40 көннән соң шымчылар Кәнга́н җиреннән кайткан. Алар үзләре белән инҗир, анар һәм йөзем җимешләре алып килгән. Шымчылар болай дип сөйләп биргән: «Без барган җир бик яхшы, ләкин анда яшәүче кешеләр көчле, һәм шәһәрләренең стеналары биек». Аннары Кәле́б: «Без аларны җиңә алабыз. Хәзер үк барыйк!» — дигән. Беләсеңме, ни өчен Кәле́б шулай әйткән? Чөнки ул һәм Йошуа́ Йәһвәгә таянганнар. Әмма башка 10 шымчы болай дигән: «Юк! Андагы кешеләр әзмәверләр кебек зур! Без, алар белән чагыштырганда, чикерткәләр кебек кенә».

Исраиллелә́р боеккан. Алар зарлана башлаган һәм бер-берсенә әйткән: «Әйдәгез, үзебезгә башка җитәкчене сайлыйк та кире Мисырга́ кайтыйк. Нигә безгә шул җиргә барырга? Безне бит анда үтерәчәкләр!» Йошуа́ белән Кәле́б исә: «Йәһвәне тыңларга кирәк. Курыкмагыз! Йәһвә безне яклар»,— дигән. Әмма исраиллелә́р тыңламаган. Алар хәтта Йошуа́ белән Кәлебне́ үтерергә теләгән!

Йәһвә нәрсә эшләр? Ул Мусага болай дигән: «Мин исраиллелә́р өчен күп эшләр башкардым, ә алар мине һаман тыңламый. Шуңа күрә алар чүлдә 40 ел йөриячәк һәм монда үләчәк. Аларның балалары һәм Йошуа́ белән Кәле́б кенә мин вәгъдә иткән җирдә яшәячәк».

«Иманга зәгыйфьләр, ни өчен сез шулай курыктыгыз?» (Маттай 8:26)

Сораулар: 12 шымчы Кәнганна́н кайткач, нәрсә булган? Йошуа́ белән Кәле́б Йәһвәгә таянганнарын ничек күрсәткән?

Саннар 13:1—14:38; Канун 1:22—33; Зәбур 78:22; Еврейләргә 3:17—19

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу