Сез Йәһвәгә бөтен йөрәгегез белән буйсынасызмы?
«ТӘКЪВАЛАР арыслан кебек батыр» (Гыйбрәтле сүзләр 28:1). Алар нык иманга ия, Аллаһы Сүзенә таяна һәм, хәтта үзләренә куркыныч янаса да, Йәһвәгә хезмәт итүләрен дәвам итә.
Аллаһы исраиллеләрне б. э. к. XVI гасырда Мисыр коллыгыннан азат иткәннән соң, исраиллеләр Синай чүлендә булганда, ике ир-ат аеруча нык иманнары белән аерылып торган. Алар чыннан да арысландай батыр кешеләр булган һәм бик авыр шартларда да Йәһвәгә тугры булып калган. Бу ике ир-атның берсе, Мусаның хезмәтчесе, Ифраим кабиләсеннән Йошуа булган. Соңрак Йәһвә аны Муса урынына халыкның җитәкчесе итеп билгеләгән (Чыгыш 33:11; Саннар 13:8, 16; Канун 34:9; Йошуа 1:1, 2). Икенчесе Яһүд кабиләсеннән Йәфуни улы Кәлеб булган (Саннар 13:6; 32:12).
Кәлеб тугрылык белән, ашкынып Йәһвәнең ихтыярын үтәгән. Гомере буе Аллаһыга тугры булганга, ул: «Мин Аллаһым Йәһвәгә бөтен йөрәгем белән буйсындым»,— дип әйтә алган (Йошуа 14:8). Башка тәрҗемәдә бу шигырь болай дип яңгырый: «Мин Раббы Аллама тугры калдым» (ИПБ). Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Сез дә Аллаһыга бөтен йөрәгегез белән буйсынасызмы?
Муса шымчылар җибәрә
Күз алдына китерегез, Йәһвә исраиллеләрне күптән түгел генә Мисыр коллыгыннан азат итте. Муса Аллаһы биргән күрсәтмәләрне төгәл итеп үти, ә Кәлеб Йәһвәнең үз халкы белән булачагына һич шикләнми.
Исраиллеләрнең Мисырдан чыгуына икенче ел китте. Алар Вәгъдә ителгән җирнең бусагасында — Паран чүлендәге Кадыш-барниада лагерь корып урнашты. Аллаһы боерыгы буенча, Муса 12 шымчыны Кәнган җиренә җибәрә. Ул болай ди: «Нәгебкә барыгыз, ә аннары таулы җиргә менегез. Ул җирнең нинди икәнен, анда яшәгән халыкның көчлеме, юкмы, азмы я күпме икәнен карап кайтыгыз. Шулай ук ул җирнең яхшымы, начармы, алар яшәгән шәһәрләрнең диварсызмы я ныгытылганмы икәнен ачыклагыз. Шулай ук ул җирнең уңдырышлымы, юкмы, анда агачлар үсәме, юкмы икәнен белегез. Кыю булыгыз һәм ул җирнең кайбер җимешләрен алып кайтыгыз» (Саннар 13:17—20).
12 шымчы 40 көнлек куркыныч сәяхәткә чыга. Хебрунда алар зур гәүдәле кешеләрне күрә. Эшкүл үзәнендә алар җирнең бик уңдырышлы булганын күрә һәм андагы кайбер җимешләрне үзләре белән алырга була. Алар кисеп алган бер йөзем тәлгәше шулкадәр авыр була ки, аны хәтта ике кешегә күтәреп барырга туры килә (Саннар 13:21—25).
Лагерьга кайткач, шымчылар болай дип сөйли: «Без син җибәргән җиргә бардык, анда чыннан да сөт белән бал ага һәм менә аның җимешләре. Әмма ул җирдә яшәүче халык көчле, һәм андагы ныгытылган шәһәрләр бик зур. Без шулай ук анда анаклыларны да күрдек. Нәгебтә амаликлылар яши, таулы җирдә хитлеләр, йәвүслеләр, аморлылар, ә диңгез кырыенда һәм Үрдүн буйлап кәнганлылар яши» (Саннар 13:26—29). Әйе, шымчыларның унысы Аллаһы боерыгына буйсынып Вәгъдә ителгән җиргә керергә әзер түгел.
«Безнең белән Йәһвә»
Әмма кыю Кәлеб, Йәһвә Аллаһыга таянганга: «Хәзер үк барыйк, без, һичшиксез, аңа ия булырбыз, чөнки без аны яулый алачакбыз»,— дип әйтә. Ләкин 10 шымчы моның белән ризалашмый. Алар кәнганлылар исраиллеләрдән көчлерәк дип зарлана. Куркуга төшкән һәм иманнары зәгыйфь булган бу шымчылар, дошманнары белән чагыштырганда, үзләрен чикерткә кебек кенә хис итә (Саннар 13:30—33).
Кәлеб белән Йошуа халыкны: «Безнең белән Йәһвә. Алардан курыкмагыз»,— дип өндиләр. Әмма халыкның аларны тыңлыйсы килми. Алар Кәлеб белән Йошуаны ташлар атып үтерергә җыена. Шунда Аллаһы кушыла һәм зарланучыларга мондый хөкем чыгара: «Мин сезгә бирергә ант иткән җиргә Йәфуни улы Кәлебтән һәм Нун улы Йошуадан башка берегез дә кермәячәк. ...Балаларыгызны мин анда алып барырмын, һәм алар сез кире каккан җирне күрер. Ә сезнең мәетләрегез бу чүлдә ятып калыр. Сезнең улларыгыз чүлдә 40 ел көтүчеләр булыр... Сез бу җирне карап чыккан көннәр саны — 40 көн буенча, һәр көн өчен бер ел — 40 ел гөнаһларыгыз өчен җавап бирәчәксез» (Саннар 14:9, 30—34).
Алар, еллар узгач та, тугры булып кала
Шушы 40 ел дәвамында зарланучылар чүлдә үлеп бетә. Әмма Кәлеб белән Йошуа әле дә Йәһвәгә тугры булып кала. Моаб даласында Муса һәм баш рухани Илгазар гаскәри хезмәткә яраклы 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге ир-атларны санап чыга. Аллаһы, Вәгъдә ителгән җирне бүләр өчен, һәр кабиләдән берәр ир-атны сайлый. Алар арасында Кәлеб, Йошуа һәм Илгазар да була (Саннар 34:17—29). Кәлебкә хәзер инде 79 яшь булса да, ул әле дә көч-дәрт тулы, кыю кеше булып кала.
Исраиллеләр куркып Кәнган җиренә керүдән баш тартканчы, Муса белән Һарун Синай чүлендә гаскәри хезмәткә яраклы ир-атны санап чыккан булган. Ул вакытта аларның саны 603 550 булган. 40 ел чүлдә йөргәннән соң, гаскәриләрнең саны кимегән. Хәзер гаскәр 601 730 кешедән торган (Саннар 1:44—46; 26:51). Шулай да Йәһвәнең ярдәме белән исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә керә алган һәм бер җиңү артыннан икенчесен яулаган. Гаскәриләр арасында Кәлеб тә булган, ә Йошуа аларны җитәкләгән.
Йошуа белән Кәлеб инде олы яшьтә булса да, Үрдүнне кичеп, Вәгъдә ителгән җиргә керә һәм башка гаскәриләр белән бергә сугышларда катнаша. Әмма алты ел үткәч тә, биләп аласы җир әле бик күп кала. Йәһвә шул җирдә яшәгән халыкларны куып чыгарачак, әлбәттә. Ә әлегә ул Йошуага, жирәбә салып, җирне Исраил кабиләләре арасында бүләргә куша (Йошуа 13:1—7).
Ул Йәһвәгә бөтен йөрәге белән буйсынган
Күп сугышларда катнашканнан соң, Кәлеб Йошуага болай ди: «Йәһвәнең хезмәтчесе Муса мине Кадыш-барниадан шушы җирне карап чыгарга җибәргәндә, миңа 40 яшь иде, һәм мин, әйләнеп кайткач, күргәннәремне ачыктан-ачык сөйләп бирдем. Минем белән барган кардәшләрем халыкның күңелен төшерсә дә, мин Аллаһым Йәһвәгә бөтен йөрәгем белән буйсындым» (Йошуа 14:6—8). Әйе, Кәлеб тугрылык белән Йәһвәнең ихтыярын үтәгән.
Кәлеб болай дип дәвам итә: «Муса ул көнне ант итте: „Аягың баскан җир гасырлар буена синең һәм улларыңның мирасы булыр, чөнки син Аллаһым Йәһвәгә бөтен йөрәгең белән буйсындың“. Йәһвә мине, үзе вәгъдә иткәнчә, исән калдырды. Йәһвә Мусага бу вәгъдәне Исраил чүлдә йөргәндә биргән иде. Шуннан бирле 45 ел үтте, һәм мин һаман да исән, миңа 85 яшь. Бүген дә мин, Муса мине бу җирне карап чыгарга җибәргәндә көчле булган кебек, көчлемен. Сугыш һәм башка эшләр алып барыр өчен көчем теге вакыттагы кебек үк җитәрлек. Шуңа күрә Йәһвә ул көнне вәгъдә иткән бу таулы җирне миңа бир. Анда анаклылар һәм ныгытылган зур шәһәрләрнең барлыгын ул көнне син ишеттең, әмма Йәһвә, һичшиксез, минем белән булыр, һәм мин аларны, Йәһвә вәгъдә иткәнчә, куып чыгарырмын». Шулай итеп, Кәлебкә, мирас итеп, Хебрун бирелә (Йошуа 14:9—15).
Хебрунда зур гәүдәле көчле кешеләр яшәгәнгә, аны яулап алу җиңел булмаган. Ләкин 85 яшьлек сугышчы Кәлеб вакыт узу белән бу кешеләрне җиңә һәм Хебрунны яулап ала. Кәлеб энесенең улы Өтнәил Дәбир шәһәрен яулап ала һәм Исраилдә хаким була. Соңрак Дәбирдә һәм Хебрунда левилеләр яши башлый һәм Хебрун сыену шәһәре итеп билгеләнә (Йошуа 15:13—19; 21:3, 11—16; Хакимнәр 1:9—15, 20).
Йәһвәгә бөтен йөрәгегез белән һәрвакыт буйсыныгыз
Кәлеб белән Йошуа, камилсез кешеләр булсалар да, тугрылык белән Йәһвәнең ихтыярын үтәгән. Ә тугрылыксыз Исраил халкы тыңламаучанлыгы аркасында 40 ел чүлдә йөргән. Әмма Кәлеб белән Йошуаның иманы моның аркасында какшамаган. Бүгенге көндә дә Йәһвәнең хезмәтчеләре бернәрсәгә дә үзләренә Аллаһының ихтыярын үтәргә комачауларга ирек бирми. Алар Шайтан Иблис Аллаһы оешмасына каршы сугыш алып бара икәнен яхшы аңлый, шуңа күрә, күктәге Аталарын сөендерер өчен, һәрвакыт тырышлыклар куя.
Мәсәлән, Йәһвә Шаһитләре үзләренә мәрхәмәтсез мөгамәлә һәм үлем янаса да, Гайсәнең үлемен искә алу кичәсен үткәргән (1 Көринтлеләргә 11:23—26). Моның турында Икенче бөтендөнья сугышы вакытында концлагерьда утырган бер апа-кардәш сөйләгән:
«Һәрберебез төнге 11 дә кер юу бүлмәсенә килергә тиеш иде. Без барлыгы 105 кеше җыелдык. Уртага урындык куеп, ак эскәтер җәйдек һәм аның өстенә символлар куйдык. Без аның тирәли иңгә-иң басып тордык. Башкаларның күзләренә чалынмас өчен, без ут урынына шәмне генә кабыздык. Без беренче гасырдагы мәсихчеләр турында уйлап куйдык. Алар да бит яшерен, караңгы урыннарда җыелган булгандыр. Бу вакыйга безнең өчен бик мөһим иде. Без күктәге Атабызга, бар көчебезне куеп, аның исемен акларга һәм теократия буенча эш итәргә кабат вәгъдә бирдек ».
Эзәрлекләүләргә карамастан, без, Аллаһы көченә таянып, кыюлык белән аңа хезмәт итә алабыз һәм аның исемен данлыйбыз (Филипиялеләргә 4:13). Бу яктан безгә Кәлебнең үрнәге булыша ала. Ул Йәһвәгә бөтен йөрәге белән буйсынган. Аның үрнәге 1921 елда тулы вакытлы хезмәтне башлаган абый-кардәшкә нык тәэсир иткән. Ул болай дип язган:
«Мин Ковентри шәһәрендә [Англия] заманча җиһазлары булган типографиядә эшләгән идем. Пионер булып хезмәт итәр өчен миңа бу яхшы эшне калдырырга туры килсә дә, мин бер дә үкенмәдем. Мин бит тормышымны Аллаһыга багышладым. Миңа Кәлебнең үрнәге булышты. Ул Йошуа белән Вәгъдә ителгән җиргә кергән һәм Йәһвәгә бөтен йөрәге белән буйсынган (Йошуа 14:8). Мин дә андый карашка ия булырга теләдем. Йәһвәгә бөтен йөрәгем белән хезмәт итү тормышымны мәгънәле итәчәген мин белә идем. Һәм шулай эшләү миңа мәсихчене аерып торган сыйфатларны үстерергә булышыр иде».
Кәлеб Йәһвәгә бөтен йөрәге белән буйсынган һәм Йәһвә аны моның өчен мул итеп фатихалаган. Башкалар да, Аллаһыга хезмәт итүдән зур шатлык табып, чын бәхеткә ирешә. Сез дә, Йәһвәгә бөтен йөрәгегез белән һәрвакыт буйсынып, шундый ук хисләр татый аласыз.
[Иллюстрация]
Кәлеб белән Йошуа сынауларда Йәһвәгә тугры булып калган. Ә сез тугры булып калырсызмы?