Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w03 1.9. 30 б.
  • «Мин бу китапка мохтаҗ идем»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Мин бу китапка мохтаҗ идем»
  • Күзәтү манарасы 2003 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Яңа китапның үзенчәлекләре
  • Ни өчен бастырылган?
  • Хезмәттә тулаем гаилә катнаша
    Безнең изге хезмәтебез 2013
  • Йәһвәнең эшләре турында сөйләү бик файдалы!
    Безнең изге хезмәтебез 2008
  • «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз»
    Безнең изге хезмәтебез 2015
  • «Аллаһы мәхәббәте» китабы буенча Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрү
    Безнең изге хезмәтебез 2009
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2003 ел
w03 1.9. 30 б.

«Мин бу китапка мохтаҗ идем»

«ИСКИТКЕЧ бүләк — „Йәһвәгә якынлаш“ дигән китап өчен чын күңелдән рәхмәтләремне белдерәм. Ул миңа Йәһвә мине ярата һәм кадерли икәнен тоерга ярдәм итте. Мин бу китапка мохтаҗ идем. Хәзер мин үземне Йәһвә Аллага һәм аның кадерле Улына якынрак хис итәм. Мин барысына да бу китап турында сөйләргә һәм аны бар якыннарыма бирергә телим». 320 битле яңа китап турындагы бу сүзләрне бер Йәһвә Шаһите язган. Бу китап турында 2002—2003 елларда үткән «Патшалыкның ашкынучан игъланчылары» исемле өлкә конгрессларында әйтелгән иде. Аның кайбер үзенчәлекле якларын һәм ни өчен бастырылганын карап чыгыйк.

Яңа китапның үзенчәлекләре

Нәрсә турында әйтелә бу китапта? Шушы журналның беренче ике мәкаләсендә каралган барлык материал әйтелә һәм тагын да күбрәк материал бар! Китапта 31 бүлек һәм аларның һәрберсе — «Күзәтү манарасы» журналының өйрәнү мәкаләсе күләмендә. Кереш сүзләрдән һәм беренче өч бүлектән соң, китап дүрт кисәккә бүленгән. Аларның һәрберсендә Йәһвәнең төп сыйфатларының берәрсе карала. Һәрбер кисәкнең башында каралган сыйфатның гомуми аңлатмасы бирелә. Кисәкнең чираттагы берничә бүлегендә бу сыйфатны Йәһвәнең ничек күрсәткәненә игътибар ителә. Аннан соң Гайсә турында сүз бара. Ни өчен аның турында? Чөнки Гайсә: «Мине күргән кеше Атаны да күргән»,— дип әйткән (Яхъя 14:9). Гайсә — Йәһвәнең камил чагылышы, һәм ул, Йәһвәнең сыйфатларын чагылдырып, безгә ачык мисаллар бирә. Һәрбер кисәкнең азагында каралган сыйфатны без үз тормышыбызда ничек чагылдыра алабыз икәнен күрсәтүче бүлек бар. Йәһвәнең сыйфатлары карала торган бу яңа китапта Изге Язмаларның барлык китапларыннан да шигырьләр китерелгән.

«Йәһвәгә якынлаш» дигән китапның шулай ук кызык үзенчәлекләре бар. Икенче бүлектән башлап, һәрбер бүлектә «Уйлану өчен сораулар» дигән рамка бирелгән. Изге Язмалар шигырьләре һәм сораулар кабатлау өчен түгел, аларның максаты — сине Изге Язмалар ярдәмендә үткән теманы тирәнрәк өйрәнергә дәртләндерү. Сиңа мондый киңәш бирелә: Изге Язма шигырьләренең һәрберсен ач һәм игътибар белән укы. Үз җавабыңны һәр яктан карап чык һәм үзеңә карата кулланырга тырыш. Мондый уйлану күңел түрләренә үтеп керәчәк һәм Йәһвәгә тагын да ныграк якынлашырга ярдәм итәчәк (Мәдхия 18:15).

Китаптагы барлык иллюстрацияләр бик зур тырышлык куеп сайланган. Аларның максаты — өйрәтергә һәм дәртләндерергә. Унҗиде бүлектә Изге Язмаларның төрле сюжетларына бөтен биткә ясалган искиткеч иллюстрацияләр бар.

Ни өчен бастырылган?

«Йәһвәгә якынлаш» дигән китап нинди максат белән бастырылган? Бу басманың төп максаты — без Аллабыз белән тагын да якынрак мөнәсәбәтләр үстерә алсын өчен, Йәһвәне яхшырак белергә ярдәм итү.

Бу китапны уку тагын кемгә файда китерә ала? Бәлки Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә яки Аллага хезмәт итүдә актив булмаган кардәшләребезгә? Ә син үзең яңа китапны укый башладыңмы? Әгәр юк дип җавап бирсәң, тизрәк укый башлар өчен, вакытыңны планнаштырсаң ничек булыр иде? Укыганың турында уйланыр өчен, вакыт бүлеп куй. Бу яңа китап сиңа Йәһвәгә тагын да ныграк якынлашырга һәм аның Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне зур шатлык белән ашкынып вәгазьләргә ярдәм итсен!

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу