Бу дөньяның ахыры килгәндә, без кайда булырга тиеш?
ЙӘҺВӘ Һармагедунда бу бозык дөнья төзелешен юк иткәндә, гаделләр белән нәрсә булачак? Гыйбрәтле сүзләр 2:21, 22 дә болай диелә: «Мәмләкәттә [җирдә] бары гадел юлдагылар, бары гөнаһсызлар гына яшәячәк. Ә яманнар юк ителәчәк, гөнаһ юлындагылар мәмләкәттән [җирдән] куып чыгарылачак».
Әмма гадел юлдагылар ничек итеп җирдә сакланып калачак? Алар өчен берәр сыену урыны булачакмы? Бу дөньяның ахыры килгәндә, гаделләр кайда булырга тиеш? Изге Язмалардагы дүрт өзектән бу сорауларга җавап алырбыз.
Котылыр өчен, урын мөһим булган
Ыруг башлыклары Нух белән Лутның коткарылуы турында 2 Петер 2:5 —7 дә без болай дип укыйбыз: «Аллаһы, тәкъва тормышны вәгазьләүче Нух белән җиде кешедән кала, борынгы җиһанны да аямаган: дәһриләр өстенә туфан китерткән. Ул, дәһриләр белән киләчәктә ни буласын кисәтүче сабак итеп, Сәдүм һәм Гамура шәһәрләрен ут белән көлгә әйләндереп хөкем иткән. Анда яшәгән азгыннарның әхлаксыз гамәлләреннән интеккән әхлаклы Лутны коткарган».
Туфан вакытында Нух ничек исән калган? Йәһвә Аллаһы Нухка: «Бөтен кешелек дөньясын юк итәчәкмен... Чөнки кешеләр аркасында җир йөзе явызлык белән тулды. Гофәр агачыннан үзеңә көймә яса»,— дигән (Ярат. 6:13, 14). Нух көймәне нәкъ Йәһвә кушканча төзегән. Туфан башланганчы җиде көн алдан Йәһвә аңа хайваннарны көймәгә җыярга һәм үзенә дә гаиләсе белән анда керергә кушкан. Җиденче көнне көймәнең ишеге ябылган, һәм «яңгыр... кырык көн һәм кырык төн тоташтан яуган» (Ярат. 7:1— 4, 11, 12, 16). Нух гаиләсе белән «су ярдәмендә котылып калган» (1 Пет. 3:20). Котылыр өчен, алар көймә эчендә булырга тиеш булган. Җирдә башка сыенырлык урын булмаган (Ярат. 7:19, 20).
Лутка исә башка күрсәтмәләр бирелгән булган. Ике фәрештә аңа ул кайда булмаска тиеш икәнлеге турында әйткән. «Һәммә кешеңне шәһәрдән [Сәдүмнән] читкә алып чык. Чөнки без бу шәһәрне юк итәчәкбез»,— дигәннәр алар Лутка. Алар таулар арасына качарга тиеш булган (Ярат. 19:12, 13, 17).
Нух һәм Лут белән булган вакыйгалардан күренгәнчә, Йәһвә «Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга, ә явызларны, җәза астында тотып, хөкем көненә ничек сакларга икәнен белә» (2 Пет. 2:9). Ике очракта да котылыр өчен, урын мөһим булган. Нух көймә эченә керергә, ә Лут Сәдүмнән чыгарга тиеш булган. Ләкин урынны үзгәртү һәрвакытта да мөһимме? Тәкъвалар кайда гына булмасын, Йәһвә аларны үз урыннарында калдырып коткара аламы? Бу сорауга җавап бирер өчен, тагын ике очракны карап чыгыйк.
Урынны үзгәртү һәрвакытта да мөһимме?
Муса көннәрендә, Мисырга унынчы җәзаны җибәргәнче, Йәһвә исраиллеләргә Коткарылу бәйрәме бәрәненең канын алып, ишек яңакларын һәм аркылы борысларны буярга кушкан. Ни өчен? Йәһвә мисырлыларны үтереп, Мисыр буйлап йөргәндә, ишек яңагы һәм аркылы борыслардагы канны күреп, бу йортны аяп калачак: һәлак итүчегә исраиллеләр йортларына керергә һәм аларны үтерергә юл куймаячак. Ул төнне «Раббы Мисыр җирендә беренче булып туганнарны — тәхеттәге фиргавеннең беренче угылыннан башлап, зиндандагы тоткынның беренче угылына кадәр — барысын да үтерде. Беренче булып туган барлык ата хайваннар да үтерелде». Исраиллеләрнең беренче булып туган уллары исән калсын өчен, аларга беркая да китәргә кирәк булмаган (Чыг. 12:22, 23, 29).
Әрихәдә яшәгән Рәхәб исемле фахишә хатын мисалын карап чыгыйк. Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җирне яулап алырга әзер иделәр. Рәхәб, Әрихәнең юк ителүгә хөкем ителгәнен белгәч, ул ике Исраил шымчысына һөҗүм итүче исраиллеләр шәһәрне куркуга салды дип әйткән. Ул шымчыларны яшергән һәм алардан, Әрихә яулап алынганда, аны гаиләсе белән саклап калырга ант итүләрен сораган. Шымчылар аңа шәһәр стенасында урнашкан өенә үз гаиләсен җыярга кушкан. Бу өйдән чыгып китү башка кешеләр белән юк ителүне аңлаткан (Ешуа 2:8—13, 15, 18, 19). Әмма соңрак Йәһвә Ешуага «шәһәр стенасы нигезенә кадәр җимереләчәк» дигән (Ешуа 6:5). Шымчылар куркынычсыз дип әйткән урын хәзер инде куркыныч булып тоелган. Рәхәб гаиләсе белән ничек исән калыр соң?
Әрихәне яуларга вакыт җиткәч, исраиллеләр быргыларын кычкыртып, көчле тавыш белән кычкырган. «Халык [исраиллеләр] быргы тавышын ишетү белән, каты итеп кычкырды, һәм стена нигезенә кадәр җимерелде»,— дип әйтелә Ешуа 6:20 дә. Стенаның җимерелүен хәзер беркем дә туктата алмаган. Әмма могҗиза булган: Рәхәб өе җимерелми калган. Ешуа ике шымчыга: «Теге фахишә хатынның өенә барып, антыгыз буенча, ул хатынны һәм өендә булган бар кешеләрне аннан алып чыгыгыз»,— дигән (Ешуа 6:22). Рәхәб гаиләсе белән исән калган.
Иң мөһиме нәрсә булган?
Нух белән Лутның, Муса көннәрендәге исраиллеләрнең һәм Рәхәб исемле хатынның исән калуларыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Бу вакыйгалар, хәзерге бозык дөнья төзелешенең ахыры килгәндә, безгә кайда булырга кирәк икәнен билгеләргә ничек ярдәм итә?
Әйе, Нух көймә эчендә исән калган. Әмма ни өчен ул анда кергән? Иман иткәнгә һәм тыңлаучан булганга түгелме? «Нух Аллаһының барлык боерыкларын җиренә җиткереп үтәде»,— дип әйтелә Тәүратта (Ярат. 6:22; Евр. 11:7). Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Аллаһы кушканнарның барысын да без үтибезме? Нух «тәкъва тормышны вәгазьләүче» дә булган (2 Пет. 2:5). Аның кебек, без дә, территориябездәге кешеләр ваемсыз булса да, яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьлибезме?
Лут Сәдүмнән качканга күрә үлемнән котылган. Йәһвә алдында тәкъва булганга һәм Сәдүм белән Гамурада яшәгән азгын кешеләрнең әхлаксыз гамәлләреннән интеккәнгә ул исән калган. Ә безне бүген әхлаксызлыкның киң таралуы борчыймы? Яисә хисләребез тупасланганга, без аны сизмибездәме? Без «иминлектә яшәп, һичбер тапсыз, кимчелексез табылуыбыз өчен» көчебездән килгәнне эшлибезме? (2 Пет. 3:14).
Мисырдагы исраиллеләргә һәм Әрихәдәге Рәхәбкә исән калыр өчен, өйләрендә калырга кирәк булган. Моның өчен иман һәм тыңлаучанлык таләп ителгән (Евр. 11:28, 30, 31). Мисырдагы һәрбер йортта «көчле елау тавышы ишетелгәндә», һәр Исраил гаиләсендәге кешеләрнең беренче булып туган улларына карап торганын күз алдына гына китер (Чыг. 12:30). Уйлап кына кара, Әрихә стеналары җимерелеп бара. Рәхәб гаиләсе белән гөрелдәп якынлашкан җимерелү тавышын ишетеп, бер-берсенә сыена төшә. Тыңлаучан булып өендә калыр өчен, аңа нык иман кирәк булган.
Тиздән Шайтанның бозык дөньясы юк ителәчәк. Йәһвәнең үзенең бөек һәм куркыныч ачу көнендә үз халкын ничек саклап калачагы безгә әле билгеле түгел (Соф. 2:3). Ул вакытта без кайда һәм нинди шартларда булачагыбызны белмибез. Әмма без бер дә шикләнмибез: Йәһвәгә иман итсәк һәм аңа тыңлаучан булсак, без котылачакбыз. Шулай ук без Ишагыйя пәйгамбәрлегендә «эчке бүлмәләр» дип аталган төзелешкә дөрес караш үстерергә тиеш.
«Эчке бүлмәләреңә кер»
«Бар, халкым, эчке бүлмәләреңә кереп, үз артыңнан ишекләреңне яп. Ачу басылганчы, бер мизгелгә кач»,— дип әйтелә Ишагыйя 26:20 дә. Бу пәйгамбәрлек, бәлкем, беренче тапкыр б. э. к. 539 елда, мадайлылар һәм фарсылар Бабылны яулап алгач үтәлгән. Фарсы патшасы Кир Бабылга кергәч, күрәсең, бар кешеләргә өйләрендә калырга кушкан, чөнки ул үз гаскәриләренә урамда булган һәр кешене үтерергә боерган.
Безнең көннәрдә бу пәйгамбәрлектә әйтелгән «эчке бүлмәләр» Йәһвә Шаһитләренең бөтен дөньядагы 100 000 нән артык җыелышына кагылырга мөмкин. Андый җыелышлар безнең тормышта хәзер дә мөһим һәм «зур газап» вакытында да мөһим булачак (Ачыл. 7:14). Аллаһы халкына «эчке бүлмәләренә» керергә һәм «ачу басылганчы» шунда калырга боерык бирелә. Безгә җыелышка карата җитди караш үстерергә, аны сакларга һәм җыелыш белән тыгыз мөнәсәбәттә булырга бик мөһим. Әйдәгез, Паулның мондый сүзләренә колак салыйк: «Бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик. Кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу өчен бергә җыелудан баш тартмыйк, киресенчә, бер-беребезгә көч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торыйк, чөнки Раббы көненең якынлашуын күреп торабыз» (Евр. 10:24, 25).
[7 биттәге иллюстрацияләр]
Аллаһының үткәндә кешеләрне коткарганыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
[8 биттәге иллюстрацияләр]
Безнең көннәрдә «эчке бүлмәләр» нәрсә булырга мөмкин?