Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp17 № 1 5-6 б.
  • Укуны нәрсә кызыклы итәчәк?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укуны нәрсә кызыклы итәчәк?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмаларны бүлекләргә һәм шигырьләргә кем бүлгән?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Өйрәнүгә кагылышлы киңәшләр
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Изге Язмаларны укудан ничек файда алырга?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Изге Язмаларны аңлап була
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
wp17 № 1 5-6 б.
Бер хатын Изге Язмаларны укыганда төрле өйрәнү кораллары куллана

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ УКУДАН НИЧЕК КҮБРӘК ФАЙДА АЛЫРГА?

Укуны нәрсә кызыклы итәчәк?

Изге Язмаларны уку сезнең өчен нинди булыр? Эчпошыргычмы? Я күңеллеме? Күп нәрсә аны ничек укыганыгызга бәйле. Укуыгыз кызыграк һәм шатлыклырак булсын өчен нәрсә эшләп була? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

Заманча телдә язылган ышанычлы тәрҗемәне сайлагыз. Сез күп кенә авыр я белмәгән иске сүзләр булган материалны укысагыз, аны уку сезгә бер дә шатлык китермәстер. Шуңа күрә аңларга җиңел булган йөрәгегезгә үтеп керерлек телне кулланган Изге Язмаларны эзләп табыгыз. Әмма шул ук вакыт ул җентекле һәм төгәл итеп тәрҗемә ителгән булырга тиешa.

Хәзерге технологияләрне кулланыгыз. Бүген Изге Язмалар тышлы китап буларак кына түгел, ә электрон китап буларак та бар. Кайбер Изге Язмаларны онлайн я компьютерларга, планшетларга я кесә телефоннарына йөкләп укып була. Кайбер электрон Изге Язмаларда өстәмә кораллар ярдәмендә сез тиз генә бер темага Изге Язмаларның башка шигырьләрен тикшерә аласыз я хәтта берничә тәрҗемәне чагыштыра аласыз. Сез укырга түгел, тыңларга теләсәгез, Изге Язмалар шулай ук аудиоязма рәвешендә бар. Күпләр иҗтимагый транспортта барганда, кер юу бүлмәләрендә көткәндә я башка эшләр башкарганда Изге Язмаларны тыңларга ярата. Үзегезгә уңайлы алымны сайлагыз.

Изге Язмаларны өйрәнү өчен басмаларны кулланыгыз. Изге Язмаларны өйрәнү өчен басмалар сезгә укудан күбрәк файда алырга булыша ала. Изге Язмаларда әйтелгән җирләрнең карталары аны укыганда сезгә аларның кайда урнашканын белергә һәм вакыйгаларны күз алдына китерергә ярдәм итәр. Мәсәлән, бу брошюрадагы я сайтыбыздагы мәкаләләр Изге Язмаларның күп өлешләрен аңларга ярдәм итә ала.

Изге Язмалар укуыгызны төрләндерегез. Изге Язмаларны башыннан ахырына кадәр уку эчпошыргыч булып тоелса, аны кызыклы итәр өчен үзегезгә аеруча ошаган өлештән башлап була. Изге Язмалардагы күренекле кешеләр турында белер өчен, сез шул кешеләр турында укый аласыз. Моның өчен гади бер ысул «Изге Язмалардагы кешеләр турында белегез» дигән рамкада китерелә. Ә, бәлки, сез Изге Язмаларны тема буенча я хронология буенча укырга теләрсез. Аларның берсен кулланып карагыз.

a Күпләр «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н төгәл, ышанычлы һәм шулай ук укырга җиңел дип саный. Йәһвә Шаһитләре чыгарган бу Изге Язмалар 130 дан артык телдә бар. Сез аны безнең сайттан йөкли аласыз. Я, кирәк дип тапсагыз, Йәһвә Шаһитләре шул Изге Язмаларны өегезгә китерә ала.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ КЕШЕЛӘР ТУРЫНДА БЕЛЕГЕЗ

Кайбер тугры хатыннар

Әбигыя

1 Ишмуил 25 нче бүлек

Әсфирә

Әсфирә 2—5, 7—9 нчы бүлекләр

Һанна

1 Ишмуил 1, 2 нче бүлекләр

Мәрьям (Гайсәнең анасы)

Маттай 1, 2 нче бүлекләр, Лүк 1, 2 нче бүлекләр; Яхъя 2:1—12; Рәсүлләр 1:12—14; 2:1—4 дә кара

Рәхәб

Йошуа 2, 6 нчы бүлекләр; Еврейләргә 11:30, 31; Ягъкуб 2:24—26 да кара

Рабига

Яратылыш 24—27 нче бүлекләр

Сара

Яратылыш 17, 18, 20, 21, 23 нче бүлекләр; Еврейләргә 11:11; 1 Петер 3:1—6 да кара

Кайбер күренекле ирләр

Ибраһим

Яратылыш 11—24 нче бүлекләр; 25:1—11 дә кара

Давыт

1 Ишмуил 16—30 нчы бүлекләр; 2 Ишмуил 1—24 нче бүлекләр; 1 Патшалар 1, 2 нче бүлекләр

Гайсә

Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрләр

Муса

Чыгыш 2—20, 24, 32—34 нче бүлекләр; Саннар 11—17, 20, 21, 27, 31 нче бүлекләр; Канун 34 нче бүлек

Нух

Яратылыш 5—9 нчы бүлекләр

Паул

Рәсүлләр 7—9, 13—28 нче бүлекләр

Петер

Маттай 4, 10, 14, 16, 17, 26 нчы бүлекләр; Рәсүлләр 1—5, 8—12 нче бүлекләр

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН ЧЫГАРГАН КОРАЛЛАР

  • Интернет-ресурслар. Анда Изге Язмаларны өйрәнер өчен күп кенә кораллар бар.

  • «Яхшы җиргә күз салыгыз» (рус). Бу брошюрада Изге Язмаларда искә алынган җирләрнең карталары һәм фоторәсемнәре китерелгән

  • «Изге Язмаларны аңлау» (рус). Бу Изге Язмалар энциклопедиясе. Анда Изге Язмаларда язылган кешеләр, урыннар һәм төшенчәләр турында аңлатыла

  • «Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм файдалы» (рус). Бу белешмәлектә Изге Язмаларның һәр китабы кайчан, кайда һәм ни өчен язылганы аңлатыла һәм һәр китапның кыскача эчтәлеге бирелә

  • «Аллаһы сүзен өйрәнү өчен ярдәм». Бу кечкенә брошюрада карталар, схемалар, таблицалар, диаграммалар һәм өстәмә тарихи мәгълүмат табып була, шулай ук анда Изге Язмалардагы төшенчәләр аңлатыла.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу