«Хак тәгълиматлар» китабы буенча өйрәнү башлар өчен киңәшләр
Күп мәсихчеләр, Изге Язмалар өйрәнүен башлый алса, аны шатланып үткәрер иде. Бу яктан безгә «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китап булышачак. Бу китапның 3—7 нче битләрендәге материал кешене Изге Язмаларны өйрәнергә дәртләндерер өчен китерелгән. Аны кулланып хәтта тәҗрибәсез вәгазьчеләр дә өйрәнүне җиңел генә башлый алачак.
◼ Сөйләшүне 3 нче биттә китерелгән материал ярдәмендә башлап була:
Яшәгән җирегездәге берәр яңалыкны яки проблеманы искә ал. Шуннан соң 3 нче биттә калын шрифт белән китерелгән сорауларга игътибар ит һәм кешенең бу сораулар буенча фикерен сора. Аннан соң 4, 5 нче битне ачып күрсәт.
◼ Теләсәң, сөйләшүне 4, 5 нче битләргә игътибар итеп башла:
Мәсәлән, мондый сораулар биреп була: «Сез бу вәгъдәләрнең үтәлүен телисезме?» яки «Сез аеруча кайсы вәгъдәнең үтәлүен телисез?» Җавабын игътибар белән тыңла.
Китерелгән вәгъдәләрнең берәрсе кешедә кызыксыну уятса, китапны ачып, бу вәгъдә карала торган абзацларны карап чык: Изге Язмалар өйрәнүе кебек үткәр. (Бу биттәге рамканы кара.) Бу киңәшне ишек янында, беренче килгәндә, кулланып була. Сөйләшүең 5—10 минуттан артык булмасын.
◼ Кешенең фикерен 6 нчы биттәге материалны кулланып сорап була:
Кешегә бу битнең азагында китерелгән сорауларны күрсәт һәм: «Сезнең бу сорауларның кайсысы турында уйлаганыгыз бар?» Кеше берәр сорау белән кызыксынса, тиешле абзацларны ач. (Бу биттәге рамканы кара.) Кеше белән китаптагы материал буенча фикер алышасыз икән, син өйрәнү үткәрәсең булып чыга.
◼ Изге Язмалар өйрәнүенең ничек үткәрелгәнен күрсәтер өчен, 7 нче битне кулланып була:
Бу биттәге беренче өч җөмләне укы, 3 нче бүлекне ач һәм 1—3 нче абзацларны кулланып өйрәнү ничек үткәрелә икәнен күрсәт. 3 нче абзацта китерелгән сорауларны карап чыгар өчен, кабат очрашу турында сөйләшеп куй.
◼ Кабат очрашу турында сөйләшү:
Кеше белән беренче өйрәнү үткәргәч, кабат килеп-китүгә сөйләш. Болай дип әйтеп була: «Шушы берничә минут эчендә без сезнең белән Изге Язмалардан мөһим сорауга җавап алдык. Икенче килүдә без сезнең белән [каралачак сорауны әйт] карап чыгарбыз. Икенче атнага шушы ук вакытта сезнең янга килеп-китсәк буламы?»
Йәһвәнең билгеләнгән вакыты якын һәм ул безгә тапшырылган эшне үтәр өчен бар кирәклесен бирә (Мат. 28:19, 20; 2 Тим. 3:17). Әйдәгез, бу яңа гаҗәеп коралны Изге Язмалар өйрәнүләрен башлар өчен кулланыйк.
[3 биттәге рамка]
4, 5 нче битләрдәге шигырьләр һәм тиешле бит белән абзацлар
◻ Ачылыш 21:4 (27, 28 б., 1—3 абз.)
◻ Ишагыйя 33:24; 35:5, 6 (34—36 б., 22 абз.)
◻ Яхъя 5:28, 29 (72, 73 б., 17—19 абз.)
◻ Мәдхия 71:16 (34 б., 19 абз.)
6 нчы биттәге сорау һәм җавабы (бит белән абзацлар)
◻ Ни өчен без газап чигәбез? (108, 109 б., 6—8 абз.)
◻ Ничек тормыш авырлыкларын җиңәргә? (184, 185 б., 1—3 абз.)
◻ Ничек гаилә тормышын бәхетле итәргә? (142, 143 б., 20 абз.)
◻ Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була? (58 б., 5, 6 абз.)
◻ Үлгән якыннарыбыз белән без берәр кайчан очраша алырбызмы? (72, 73 б., 17—19 абз.)
◻ Ни өчен без Аллаһы бар вәгъдәләрен үтәячәк дип ышана алабыз? (25 б., 17 абз.)