Октябрь аенда Изге Язмалар өйрәнүен башлый аласыңмы?
1 Без октябрь аенда брошюларны тәкъдим итәчәкбез. Кешенең кызыксынуын үстерер өчен, без «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактатны кешегә калдырсак һәм Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышсак, яхшы булыр иде. Кабат килгәндә моны ничек эшләп була?
2 Трактатны ничек кулланырга. Без болай дип әйтә алабыз: «Мин сезгә калдырган басмаларда чыгышлары һәм диннәре төрле булган кешеләр өчен Изге Язмаларны тикшерергә дәртләндерү бар. [«Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактатны кешегә бир һәм беренче биттәге сорауларга игътибар ит.] Монда кайбер кызык сораулар китерелә. Изге Язмаларда аларга канәгатьләндерүче җаваплар бирелә. Сез берәрсе турында уйланганыгыз бармы?» Кеше җавап биргәннән соң, аның белән бергә трактаттан аның соравына җавапны һәм берәр китерелгән шигырьне укы. Аннары бу Изге Язмаларның тәгълиматларыннан берсе генә дип аңлат. Шуннан соң кеше өйрәнү өчен басманың эчтәлегеннән берәр тема сайлагач, без бу бүлекнең беренче абзацларын карап чыга алабыз. Яисә без трактаттан карап чыккан теманы китап буенча дәвам итәргә мөмкин. Аста китерелгән сорауларга җавапны без басмада күрсәтә алабыз:
● Сугышлар һәм газаплар кайчан да булса бетәрме?
● Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?
● Үлгән кешеләр өчен өмет бармы?
● Аллаһы ишетсен өчен, ничек дога кылырга?
● Бәхетле булыр өчен, нәрсә эшләргә?
3 Әлбәттә, беренче мәртәбә кабат килгәндә, Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен һәм өйрәнү өчен басма буенча өйрәнү ничек үткәнен күрсәтер өчен мөмкинлек булмаса, һәрхәлдә, кешегә кабат килеп була һәм сөйләшүебезне дәвам итеп була. Кешенең кызыксынуына карап, китапны тәкъдим итәр алдыннан аның белән бергә трактаттан, берничә килеп, төрле сорауларны карап чыгып була. Әйдәгез, Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен һәм эчкерсез кешеләргә хакыйкатьне белергә ярдәм итәр өчен, бу файдалы трактатны октябрь аенда кулланыйк! (Яхъя 8:31, 32).
[Өйрәнү өчен сораулар]
1. Без октябрь аенда нәрсәне тәкъдим итәчәкбез?
2. Басмаларны алган кешегә кабат килгәндә, Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен, «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактатны ничек кулланып була?
3. Мөмкинлекләргә карап, өйрәнүне ничек башлап була?