Трактат тарату буенча махсус кампания! 20 нче октябрь — 16 нчы ноябрь
1 Дүшәмбе көненнән, 20 нче октябрьдән, башлап дүрт атна дәвамында без «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән яңа трактатны таратуда катнашачакбыз. Бу бөтен җир шары буенча булачак махсус кампания тагы да күбрәк кешеләрдә хакыйкатьнең бердәнбер чыганагына кызыксыну уятыр (Яхъя 17:17).
2 Бу трактатта Изге Язмаларга нигезләнгән алты мөһим сорауга кыска җаваплар бирелә: «Аллаһы безне яратамы?», «Сугышлар һәм газаплар кайчан да булса бетәрме?», «Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?», «Үлгән кешеләр өчен өмет бармы?», «Аллаһы ишетсен өчен, ничек дога кылырга?» һәм «Бәхетле булыр өчен, нәрсә эшләргә?». Христиан чиркәүләрендә бу сорауларга канәгатьләндерерлек җаваплар бирмиләр. Христиан динен тотмаган кешеләр дә бу сораулар турында уйланалар, ләкин алар төгәл җавапларны Изге Язмаларда табып булганын белмәскә мөмкин. Шуңа күрә бу хәбәр күп кешеләрне кызыксындырыр.
3 Территориягезне үтегез. Мөмкин булганча сезнең территориягездәге күбрәк йортларны үтәргә тырышыгыз. Җыелыш территориясе зур булса, бәлки, өлкәннәр беренче килүдә өйдә булмаган кешеләргә трактатны калдырырга хәл итәрләр. Күршеләргә, туганнарга, эштәге яки мәктәптәге танышларга һәм сез еш сөйләшкән башка кешеләргә трактатны бирергә онытмагыз. Бәлки, сез октябрьдә яисә ноябрьдә ярдәмче пионер булып хезмәт итә алырсыз. Балагыз яки Изге Язмалар өйрәнүчегез рухи яктан адымнар ясаса һәм бу кампания вакытында безгә кушылыр өчен, чумдырылмаган вәгазьче була алса, моның турында өлкәннәргә хәбәр итегез.
4 Нәрсә әйтергә? Бу хәбәрне күбрәк кешеләргә җиткерер өчен, кереш сүзләребез кыска булса, яхшырак булыр иде. Кешегә трактатның беренче битендә китерелгән алты сорауның берсен бир һәм трактатта җавабын күрсәт. Бу бар вәгазьчеләргә кереш сүзләрен кешенең ихтыяҗлары буенча үзгәртергә булышачак. Кеше кызыксынса, язып куй һәм кабат килеп кит. Ял көннәрендә трактат белән бергә бу айда таратыла торган журналны тәкъдим итеп була. Кампания 16 ноябрьдә тәмамлангач, без «Хак тәгълиматлар» китабын тәкъдим итәчәкбез. Калган трактатларны башка трактатлар кебек таратып булачак.
5 Изге Язмалар өйрәнүен башлагыз. Бу трактат беренче чиратта безгә Изге Язмалар өйрәнүен башларга ярдәм итәр өчен бастырылган. Кызыксынган кешегә кабат килеп киткәндә, Изге Язмаларның нинди хакыйкате аңа юату китергәнен сорап була. Изге Язмалар өйрәнүе искә алынган соңгы битне күрсәтегез һәм кешегә «Хак тәгълиматлар» китабын бирегез. Мөмкин булса, кешене кызыксындырган сорау турында күбрәк әйтелгән бүлектән кыскача бер-ике абзац карап чыгыгыз.
6 Йәһвә үзенә «рух вә хакыйкать белән» табыначак кешеләрне эзли (Яхъя 4:23). Башка кешеләргә хакыйкатьне белергә ярдәм итәр өчен бу махсус кампаниядә катнашыйк!