Кешелек тарихында иң зур вәгазь кампаниясе!
Йөз елдан артык Йәһвә Шаһитләре бердәм рәвештә яхшы хәбәрне вәгазьлиләр (1 Көр. 9:23). Кешелек тарихында иң зур вәгазьләү кампаниясендә катнашып, без бу хәбәрне 230 дан артык илдә һәм территориядә йөзләрчә телләрдә сөйлибез (Мат. 24:14). Ни өчен бу эш кирәк? Һәм ул бөтен дөнья буенча ничек алып барыла?
Бу сорауларга җавап «Йәһвә Шаһитләре: яхшы хәбәрне таратыр өчен берләштерелгән» дигән фильмда бирелә. Анда җентекләп безнең халыкара эшчәнлегебезнең күп яклары тасвирлана. Фильмны караганда мондый сораулар турында уйлан: 1) Безнең эшчәнлегебез ничек оештырылган һәм алып барыла? 2) Язучылар бүлеге, тәрҗемә итү төркемнәренә хезмәт күрсәтү, сәнгать, аудио- һәм видеоязма бүлекләре яхшы хәбәрне таратуда ничек үз өлешләрен кертә? 3) Ни өчен безнең әдәбиятыбызны күп итеп бастыралар һәм җыелышларга китерәләр? (Яхъ. 17:3). 4) Бер елда күпме әдәбият бастырып чыгарыла? 5) Безнең Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларыбыз нинди роль үти? (Евр. 4:12). 6) Начар күргән, начар ишеткән кешеләргә, сукырларга һәм саңгырауларга рухи ярдәм бирер өчен нәрсә башкарыла? 7) Безнең эшчәнлегебез ничек акча белән тәэмин ителә? 8) Больницалар буенча мәгълүматлар бирүче бүлек һәм Хезмәт бүлеге эшләре нинди файда китерә? 9) Бу фильм ярдәмендә синең Йәһвә Шаһите буларак рәхмәтең а) Йәһвә оешмасының Яхшы хәбәрне вәгазьләргә көч куйганы өчен; б) йөздән артык Вефиль гаиләләренең бөтен дөнья буенча алып барылган эшчәнлеге өчен; в) күзәтчеләргә һәм миссионерларга бирелгән өйрәтү өчен; г) һәр көнне Изге Язмалар шигырен карап чыгудан башларга һәм җыелыш очрашуларына һәр атна әзерләнергә дигән киңәш өчен; д) мәсихче очрашулар өчен; е) җирдәге Оҗмахта тормышның нинди булачак икәнен аңлатканы өчен (Ишаг. 11:9); ж) уру эшендә шәхси рәвештә катнашырга мөмкинлек өчен ничек артты? (Яхъ. 4:35).
Һичшиксез, син бу видеофильмны туганнарыңа, танышларыңа, Изге Язмалар өйрәнүче һәм кабат килеп-киткән кешеләргә күрсәткәч, ул аларга ошады. Син якын арада яхшы хәбәрне берәр кешегә сөйләргә һәм бу фильмны бергә карарга мөмкинлек табарга тырыш (Мат. 28:19, 20).