«Йәһвә Шаһитләре: яхшы хәбәрне таратыр өчен берләштерелгән»
Йөз елдан артык Йәһвә Шаһитләре бердәм рәвештә яхшы хәбәрне вәгазьлиләр. Кешелек тарихында иң зур вәгазьләү кампаниясендә катнашып, без бу хәбәрне 230 дан артык илдә һәм территориядә йөзләрчә телләрдә сөйлибез (Мат. 24:14). Ни өчен бу эш кирәк? Ул бөтен дөнья буенча ничек алып барыла? Бу сорауларга җавап «Йәһвә Шаһитләре: яхшы хәбәрне таратыр өчен берләштерелгән» дигән фильмда бирелә. Анда безнең халыкара эшчәнлегебезнең күп яклары җентекләп тасвирлана. Фильмны караганнан соң аста китерелгән сораулар турында уйлан.
Бу фильм ярдәмендә синең рәхмәтең 1) Йәһвә оешмасының Яхшы хәбәрне вәгазьләргә көч куйганы өчен (2 Тим. 4:2); 2) Вефиль гаиләләренең бөтен дөнья буенча алып барылган эшчәнлеге өчен; 3) күзәтчеләргә һәм миссионерларга бирелгән өйрәтү өчен (2 Тим. 2:2); 4) һәр көнне Изге Язмалар шигырен карап чыгудан башларга һәм җыелыш очрашуларына һәр атна әзерләнергә дигән киңәш өчен (Рәс. 17:11); 5) мәсихче очрашулар өчен (Евр. 10:24, 25); 6) җирдәге Оҗмах китерәчәк фатихалары өчен (Ишаг. 11:9); 7) уру эшендә шәхси рәвештә катнашырга мөмкинлек өчен (Яхъя 4:35) ничек артты?
Бу фильм — яхшы корал, аның ярдәмендә кызыксынучылар Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья вәгазь эше белән таныша ала. 8) Бу фильмны кызыксынучыларга, туганнарга һәм башка кешеләргә кайчанрак күрсәтеп була? 9) Фильмны караган кешеләргә нәрсә охшаган?
Йәһвәнең эшләре турында уйлансак, без мәдхия җырлаучы кебек әйтербез: «Әй Ходай Аллам, Син күп могҗизалар кылган; Син уйлаганча уйлардай берәү дә юк» (Мәд. 39:6). Әйдәгез, бу фильмны кулланып, башкаларга Йәһвәгә һәм аның оешмасына рәхмәтле булырга ярдәм итик!