Йолымны рәхмәт хисе белән искә төшерәбез
1, 2. Ни өчен безгә йолымны рәхмәт хисе белән искә төшерергә кирәк?
1 Бөтен дөньядагы мәсихчеләр Гайсә әмерен үтәп, Гайсә Мәсихнең үлемен искә алыр өчен 2008 ел, 22 март, шимбә көнне кояш баегач җыелачак (Лүк 22:19; 1 Көр. 11:23—26). Моңа безне 1 975 ел элек бу көнне башкарылган бар эшләр өчен тирән рәхмәт хисе дәртләндерә. Гайсә җәфалану баганасында авыр үлем кичергән, моңа да карамастан ул тугрылыгын саклап, Атасының исемен изгеләндергән һәм Шайтанның гаепләүләренә иң яхшы җавап биргән (Әюб 1:11; Гыйб. сүз. 27:11).
2 Гайсәнең түгелгән каны яңа килешүне раслаган. Бу килешү ярдәмендә гөнаһлы кешеләргә Аллаһының уллары булырга һәм Мәсих белән аның күктәге Патшалыгында идарә итәргә мөмкинлек бирелә (Ирем. 31:31—34; Марк 14:24). Өстәвенә, Аллаһы үзенең яраткан Улын йолым итеп биреп, кешеләргә тирән ярату күрсәткән. Моның турында Гайсә Никәдимгә аңлаткан булган (Яхъя 3:16).
3. Кичәгә килгән кешеләр нинди файда ала ала?
3 Башкаларны чакыр. «Патшалык хезмәтебез»нең гыйнвар ае санында таныш кешеләрнең исемлеген төзергә һәм аларның һәрберсен чакырырга киңәш бирелгән иде. Син моны эшли башладыңмы? Син кешеләрне Кичәгә чакыру кампаниясендә ашкынып катнашырга әзерләнәсеңме? Бу кампания 1 нче мартта башланачак. Кичәгә килүчеләр Изге Язмалардан төрле фикерләр ишетәчәк, бу аларның йолымга иманын үстерә ала, һәм ахыр чиктә мәңгелек тормышка китерә ала (Рим. 10:17).
4. Ни өчен Кичәгә алдарак килергә кирәк?
4 Кичәгә алдарак килергә планлаштыр. Бу сиңа чакыруны алган кешеләрне шатланып каршы алырга мөмкинлек бирәчәк. Кичәгә күп кеше киләчәк, шуңа күрә яңа килгән кешеләргә һәм шулай ук җыелышка сирәк кенә йөри торган кешеләргә игътибарлы булырга тырышыгыз.
5. Кичәгә үз йөрәгеңне ничек әзерләргә?
5 Үз йөрәгеңне әзерлә. «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү» дигән брошюрада һәм 2008 елның Календаренда (рус) Кичәгә кагылышлы Изге Язмаларны уку тәртибе бар. Андый уку 17 марттан башланачак. Гайсәнең җирдәге тормышының соңгы көннәрендә булган мөһим вакыйгаларны карап чыгу сиңа үз йөрәгеңне Кичәгә әзерләргә булышачак (Езра 7:10). Изге Язмалардагы бу вакыйгалар хакында дога кылып уйлану Йәһвәгә һәм аның үзен йолым итеп биргән Улына карата рәхмәт хисен тирәнәйтәчәк (Мәд. 142:5).
6. Йолым өчен рәхмәт хисе үстерү безгә нинди файда китерәчәк?
6 Кичә якынлашып килә, шуңа күрә әйдәгез, үзебез дә бәйрәмгә тырышып әзерләник һәм башкаларга да булышыйк. Йолымны рәхмәт хисе белән искә алып, без Йәһвә һәм аның Улы белән мөнәсәбәтләребезне ныгытачакбыз (2 Көр. 5:14, 15). Бу безне шулай ук алардан үрнәк алырга һәм башкаларга фидакарь ярату күрсәтергә дәртләндерәчәк (1 Яхъя 4:11).