Кичә белән бәйле искә төшерүләр
Кичәгә әзерләнгәндә, өлкәннәргә аста китерелгән пунктларга игътибар итәргә кирәк:
◼ Символлар кояш батканчы кулдан-кулга бирелмәскә тиеш.
◼ Бу вакыйгага яраклы икмәк һәм шәраб алырга яисә әзерләргә кирәк («Күзәтү манарасы» 2003 ел, 1 март санының 10, 11 нче битләрен кара.)
◼ Алдан ук залга яраклы өстәл китерергә, аңа эскәтер җәергә, тәлинкәләрне, шәраб бокалларын урнаштырырга кирәк.
◼ Кичә үтәчәк урынны, Патшалык Залын яки бүтән бинаны, яхшы итеп җыештырырга кирәк.
◼ Урнаштыручыларны һәм символларны бирүче кардәшләрне билгеләргә кирәк. Аларга алдан ук очрашу ничек алып барылачак икәнен һәм аларның вазифаларын аңлатырга һәм шулай ук аларга аларның тышкы күренеше яраклы булырга тиеш икәнен искә төшерергә кирәк.
◼ Начар саулык аркасында бәйрәмгә килә алмаган майланган мәсихчеләргә символларны китерер өчен кайгыртырга кирәк.
◼ Бер үк Патшалык Залы белән берничә җыелыш кулланырга җыенса, аларга вестибюльдә, ишек янында һәм тротуарда күп кеше булмасын өчен, ә машиналар кую урынында автомобильләр күп җыелмасын өчен, чаралар күрергә кирәк.
◼ Кичә Патшалык Залында үтмәсә, һәрбер кеше докладчыны ишетсен өчен, анда тиешле тавыш көчәйтү аппаратурасы булырга тиеш.