Кичәгә яхшылап әзерләнәбез
Гайсә Мәсих үлеменең искә алу Кичәсенә яхшылап әзерләнү — Мәсихнең шәкертләре өчен зур шатлык һәм хөрмәт! (Лүк 22:19). Кичәгә әзерләнер өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?
◼ Вакыт һәм урын. Барысы да Кичәнең кайда һәм ничәдә үткәрелүен төгәл белергә тиеш. Бер Патшалык Залында берничә очрашу булса, очрашулар арасындагы вакыт чикле булганга күрә, үз вакытында килергә һәм башка җыелышларга комачауламыйча тиз арада китәргә кирәк. Вестибюльдә, ишек янында һәм тротуарда күп кеше булмасын өчен, ә машиналар кую урынында автомобильләр күп җыелмасын өчен, чаралар күрергә кирәк.
◼ Чакырулар. Бар вәгазьчеләрнең дә чакырулары бармы? Алар аның эчтәлеген беләләрме? Бу чакыруны ничек тәкъдим итеп була? Вәгазьчеләр кемне чакыра ала? Барлык чакыруларны таратыр өчен тырышлыклар куярга кирәк.
◼ Транспорт. Кайбер кызыксынучыларга һәм кардәшләргә Кичәгә килеп җитәр өчен яки башка яктан ярдәм кирәк булырга мөмкин. Алар турында кайгыртыр өчен нәрсә эшләп була?
◼ Символлар. Символлар кояш батканчы кулдан-кулга бирелмәскә тиеш. Начар саулык аркасында бәйрәмгә килә алмаган майланган мәсихчеләргә символларны китерер өчен кайгыртырга кирәк. Бу вакыйгага яраклы икмәк һәм шәраб алырга яисә әзерләргә кирәк («Күзәтү манарасы» 2003 ел, 1 март саны, 10, 11 нче битләр, 14, 17 нче абзацларны кара).
◼ Патшалык Залы. Алдан ук залны яхшылап җыештырып чыгарга кирәк. Залга яраклы өстәл китерергә, аңа эскәтер җәергә, тәлинкәләрне, шәраб бокалларын урнаштырырга кирәк. Кичә Патшалык Залында үтмәсә, һәрбер кеше докладчыны ишетсен өчен, анда тиешле тавыш көчәйтү аппаратурасы булырга тиеш. Урнаштыручыларны һәм символларны бирүче кардәшләрне билгеләргә кирәк. Аларга алдан ук очрашу ничек алып барылачак икәнен һәм аларның вазифаларын аңлатырга һәм шулай ук аларга аларның тышкы күренеше яраклы булырга тиеш икәнен искә төшерергә кирәк.
Бу иң мөһим вакыйгага, Гайсә Мәсих үлеменең искә алу Кичәсенә, без һәрберебез һәм җыелыш белән бергә яхшылап әзерләнергә телибез. Аллаһы кешеләргә яраткан улы Гайсә Мәсихнең йолым корбаны аша күп нәрсәләр биргән. Моның өчен чын күңелдән рәхмәтләрен белдергән бар кешеләр, һичшиксез, Йәһвә фатихасын алачак.