Журналларны ничек тәкъдим итәргә?
Күзәтү манарасы, апрель-июнь
«Сез ничек уйлыйсыз, бу киңәш гаиләләрдәге тормышны үзгәртә алыр идеме? [Эфеслеләргә 4:31 не укы. Аннары җавабын тыңла.] Бу мәкаләдә Изге Язмалардан күп гамәли киңәшләр бар: алар ызгыш-талашлар булдырмаска һәм никахта бәхетле булырга ярдәм итә». 18 нче биттәге мәкаләне күрсәт.
Күзәтү манарасы, апрель-июнь
«Бүгенге авырлыкларга карамастан без җан тынычлыгын таба алабызмы? [Җавабын тыңла.] Күпләргә Изге Язмаларда язылган өмет булыша. [Мәкаләдә китерелгән Изге Язмалар шигырен яки китерелгән өзеген укып күрсәт.] Бу журналда Изге Язмаларга нигезләнеп кеше ничек барлыкка килгән, тормышның максаты бармы һәм безне киләчәктә нәрсә көтә дигән сорауларга җавап бирелә».