Искә алу Кичәсенә чакыру буенча махсус кампания!
1. 2009 елның, 21 нче мартыннан башлап бөтен дөнья буенча Патшалык вәгазьчеләре нәрсә эшләячәк, һәм ни өчен?
1 2009 елның, 9 нчы апрель, пәнҗешәмбе көнне бөтен җир буенча Йәһвәгә гыйбадәт кылган кешеләр бергә җыелачак. Алар Аллаһының кешеләргә карата бөек яратуын ничек күрсәткәнен искә алачак (Рим. 5:6—8). Без Гайсә үлеменең искә алу Кичәсен безнең белән үткәрер өчен, миллионлаган кызыксынучы кешеләр килер дип көтәбез. 21 нче марттан башлап бөтен дөньяда Искә алу Кичәсенә махсус чакырулар таратылачак.
2. Чакыруны калдырганда нәрсәне истә тотарга кирәк?
2 Нәрсәне истә тотарга кирәк? Чакыру кәгазендә китерелгән рәсемнәрне, сорауларны һәм шигырьләрне мөмкинлек булган саен кулланырга тырыш. Мәсәлән, беренче биттәге рәсемгә игътибар итеп болай әйтеп була: «Мин сезне Гайсә пәйгамбәрнең үлемен искә алу Кичәсенә чакырам. Ул 9 нчы апрель, пәнҗешәмбе көнне булачак». Аннан соң чакыруның исеменә һәм сорауларга игътибар ит. Кеше шулай ук үзе белән үз гаиләсен һәм теләгән кешене чакыра алганын әйт.
3. Кампания вакытында чакыру калдыргач, кешенең кызыксынуын ничек үстереп була?
3 Җыелыш территориягез зур булса, өлкәннәр чакыруларны өйдә булмаган кешеләргә дә калдырып була дип әйтергә мөмкин. Ял көннәрендә чакырулар белән бергә журнал биреп була. Әгәр берәрсенә кабат килеп-киткәнсең икән — аны, Изге Язмаларны өйрәнүчеләрне, туганнарны, сыйныфташларны, хезмәттәшләрне, күршеләрне һәм башка танышларны чакырырга онытма. Узган елны бер апа-кардәш 30 туганын чакырган, аннары вакыт-вакыт бу вакыйганың мөһимлеген искә төшереп торган. Аның 25 туганы Кичәгә килгәч һәм соңрак аларның дүртесе Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, ул бик шат булган!
4. Без хәзер ничек әзерләнә алабыз һәм ни өчен?
4 Хәзер әзерлән. Күп вәгазьчеләр март һәм апрель айларында күбрәк вәгазьли алалар. Балаларың яки Изге Язмаларны өйрәнүчеләрең булса һәм алар рухи яктан үсә икән, бу вакыт суга чумдырылмаган вәгазьче булыр өчен яхшы мөмкинлек. Йәһвә һәм Гайсә кешеләргә карата бөек яратуларын ничек күрсәткәннәрен искә алыр өчен чакыру буенча бу кампаниядә ашкынып катнашыр өчен хәзер әзерләнә башларга кирәк (Яхъя 3:16; 15:13).