Син мәктәпкә барырга әзерме?
1. Мәктәптә укулар башлангач, яшь мәсихчеләрнең нинди мөмкинлекләре булачак?
1 Мәктәптә укулар башлангач, син яшь мәсихче, нинди генә сыйныфка барсаң да, яңа авырлыклар һәм басым белән очрашачаксың. Ләкин синең «хакыйкать хакында шаһитлек бирү өчен» яңа мөмкинлекләр дә булачак (Яхъя 18:37). Син шаһитлек бирергә әзерме?
2. Мәктәпкә ничек әзерләнергә?
2 Тормышта уңышлы булыр өчен, син Йәһвәдән, әти-әниеңнән, шулай ук ышанычлы һәм акыллы хезмәтчедән күп белем алдың (Гыйб. сүз. 1:8; 6:20; 23:23—25; Эфес. 6:1—4; 2 Тим. 3:16, 17). Һәм хәзер син мәктәптә нинди авырлыклар булачагын, һичшиксез, беләсең. Аллаһы биргән белемне кулланып һәм мәктәптә нинди кешеләр булачагын белеп, шаһитлек бирергә әзерлән (Гыйб. сүз. 22:3). Ике томлык «Яшьләрнең сораулары» (рус) китабында һәм «Уяныгыз!» (рус) журналындагы ай саен бастырыла торган «Яшьләрнең сораулары» рубрикасында китерелгән җитәкчелекне һәм Изге Язмаларның файдалы киңәшләрен игътибар белән карап чык.
3. Син ничек шаһитлек бирә алачаксың?
3 Синең уникаль территорияңдә шаһитлек бирергә күп мөмкинлекләр булачак. Башкалар синең үрнәк алырлык киемеңне һәм тышкы кыяфәтеңне, тәртибеңне һәм сүзләреңне, сыйныфташларыңа һәм укытучыларга хөрмәтеңне, шулай ук билгеләреңне күреп һәм тормышыңда нык нигезең бар икәнен аңлап: «Нигә син аерылып торасың?»— дип әйтергә мөмкин (Мал. 3:18; Яхъя 15:19; 1 Тим. 2:9, 10). Синең шаһитлек бирергә һәм үз карашларыңны аңлатырга мөмкинлек булачак. Ел дәвамында сиңа ни өчен патриотлык церемонияләрдә һәм бәйрәмнәрдә катнашмаганыңны аңлатырга кирәк булыр. Син: «Бу минем динемә каршы килә, мин Йәһвә Шаһите»,— генә диярсеңме яки, бу мөмкинлекне кулланып, яратучы Әтиең, Йәһвә турында шаһитлек бирерсеңме? Йәһвә җитәкчелеге ярдәмендә әзерләнеп, син укытучыларга, сыйныфташларыңа һәм башкаларга бик яхшы шаһитлек бирергә әзер булачаксың (1 Пет. 3:15).
4. Ни өчен син уку елың уңышлы булыр дип ышана аласың?
4 Син мәктәпкә барырга бераз куркасыңдыр, ләкин шуны истә тот: күпләр сиңа булышырга әзер һәм синең уку елың уңышлы булуын телиләр. Өстәвенә, синең уникаль территориядә башкаларга шаһитлек бирергә мөмкинлегең булуына без шат. Шуңа күрә кыю һәм әзер бул!