Вәгазьләүдән тартынма
1. Кыюлык кайда аеруча кирәк һәм ни өчен?
1 Башкалар сине мыскыллаячак дип курыкканга, мәктәптә вәгазьләүдән тартынганың бармы? Әлбәттә, сиңа, аеруча син оялчан булсаң, иманың турында сөйләр өчен кыю булырга кирәк. Сиңа нәрсә ярдәм итәчәк?
2. Мәктәптә вәгазьләгәндә акыллы эш итү нәрсә аңлата?
2 Акыллы эш ит. Мәктәп — вәгазьләү участогың дип әйтеп булса да, синнән син анда өйдән-өйгә вәгазьләгәндә кебек һәр кеше белән рухи нәрсәләр турында сөйләшерсең дип таләп ителми. Кешегә кайчанрак вәгазьләргә икәнен аңлар өчен, акыллы эш итәргә кирәк (Вәг. 3:1, 7). Мәсәлән, сыйныфта берәр фикер алышу үткәндә яки син мәктәптәге йөкләмәң белән чыгыш ясаганда, үз иманың турында сөйли аласың. Берәр сыйныфташың, бәлки, сине ни өчен син мәктәптәге кайбер эшләрдә катнашмыйсың дип сорар. Кайбер яшь мәсихчеләр үз укытучыларына уку елы башында үзләренең Йәһвә Шаһитләре икәннәрен әйтә һәм ышануларын аңлатыр өчен әдәбият бирә. Башкалар исә сыйныфташларының кызыксынуларын уятыр өчен үз партасына басмалар сала.
3. Мәктәптә шаһитлек бирүгә ничек әзерләнергә?
3 Әзерлән. Әзерләнү сиңа кыю булырга ярдәм итәр (1 Пет. 3:15). Шуңа күрә башкалар нинди сораулар бирерләр һәм мин аларга нинди җавап бирермен дип уйлан (Гыйб. сүз. 15:28). Мөмкин булса, үзең белән мәктәпкә Изге Язмалар, берничә басма, мәсәлән «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) дигән китап, яшьләр өчен бастырылган әдәбият һәм барлыкка китерү турындагы басмалар ал. Болай эшләсәң, син бу басмаларга кирәк булганда мөрәҗәгать итә алырсың. Әти-әниләреңнән гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында мәктәптә була алган очракларны сәхнәләштерергә сора.
4. Ни өчен сиңа мәктәптә шаһитлек бирергә дәвам итәргә кирәк?
4 Уңай караш сакларга тырыш. Сыйныфташларың, син хакыйкать турында сөйләгәндә, һәрвакыт сине мыскыллар дип уйлама. Кайберләре, бәлки, кыюлыгыңа сокланыр һәм хәтта сине тыңлар. Әмма беркем дә сине тыңламаса, бирешмә. Йәһвә тырышлыкларыңны кадерләячәк (Евр. 13:15, 16). Аңардан «зур кыюлык белән сөйләргә» ярдәм итүен сорап тор (Рәс. 4:29; 2 Тим. 1:7, 8). Күз алдыңа китер: берәрсе сине тыңласа, бу сиңа нинди зур шатлык китерәчәк! Сине тыңлаган кеше хәтта Йәһвә хезмәтчесе булып китәргә мөмкин!