Балаларыгыз мәктәпкә барырга әзерме?
1. Ни өчен балаларга мәктәпкә баруга әзер булырга кирәк?
1 Тиздән мәктәптә укулар башланачак. Сезнең балаларыгыз да, һичшиксез, яңа авырлыклар һәм басым белән очрашачак. Аларның да «хакыйкать хакында шаһитлек бирү өчен» яңа мөмкинлекләре булачак (Яхъя 18:37). Алар шаһитлек бирергә әзерме?
2. Балалар, мәктәпкә барырга әзер булсын өчен, нәрсә аңлата белергә тиеш?
2 Балаларыгыз патриотлык церемонияләрдә һәм мәҗүсиләр йолаларына бәйле бәйрәмнәрдә катнашу нәрсә аңлата һәм ни өчен аларда катнашу дөрес түгел икәнен аңлыймы? Мәктәптә аларга басым ясарлар, мәсәлән, аларны югары белем алырга, берәрсе белән очраша башларга һәм исерткеч эчемлекләр эчәргә я наркотиклар кулланырга дәртләндерергә мөмкин. Алар андый басымга каршы торырга әзерме? Алар: «Бу минем динемә каршы килә»,— генә диярме я үз карашларын аңлатып бирерме? (1 Пет. 3:15)
3. Ата-аналар, балаларын яңа уку елы башлавына әзерләр өчен, Гаилә белән гыйбадәт кылу киченнән ничек файдалана ала?
3 Гаилә белән гыйбадәт кылу киченнән файдаланыгыз. Сез, әлбәттә, балаларыгыз белән алар уку елы дәвамында очрашачак авырлыклар турында сөйләшерсез. Ләкин уку елының башлавы алдыннан балаларыгыз белән мәктәптә булырга мөмкин очракларны карап чыксагыз, алар күбрәк үз көченә ышана башлар. Ни өчен Гаилә белән гыйбадәт кылуның бер-ике кичен шуңа багышламаска? Балаларыгыздан аларны яңа уку елының башлавы алдыннан нәрсә күбрәк борчый икәнен сорап була. Үткән елларда каралган материалны, хәзер, алар үскәч һәм күбрәк аңлый башлагач, яңадан карап чыгып була (Мәд. 118:95). Шулай ук сез мәктәптә булырга мөмкин очракларны сәхнәләштерә аласыз, мәсәлән, сез укытучы, консультант я классташ ролен уйнагыз. Балаларыгызны башкаларның сорауларына Изге Язмалар ярдәмендә, шулай ук «Изге Язма нигезендә сөйләшү» дигән китап һәм яшьләр өчен бастырылган басмалар ярдәмендә ничек җавап бирергә икәненә өйрәтегез. Бер ана кеше ел саен сәхнәләштерүләр ярдәмендә балаларын яңа уку елының башлавына әзерләгән. Аның балалары, яңа укытучылары янына килеп, үзләренең Йәһвә Шаһитләре икәннәрен әйткән. «Чын гыйбадәттә ашкынучан бул» дигән брошюраның 3—5 битләрен карагыз.
4. Зирәк ата-аналар нәрсә эшләячәк?
4 Бу соңгы көннәрдә яшь мәсихчеләр очратачак авырлыкларны җиңү бик авыр (2 Тим. 3:1). Зирәк ата-аналар балаларының мәктәптә булачак авырлыклары турында уйлана һәм аларга андый авырлыкларны җиңәргә әзер булырга ярдәм итә (Гыйб. сүз. 22:3). Балаларыгыз яңа уку елының башлавына әзер булсын өчен, хәлегездән килгәнне эшләгез.