Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итәргә әзер бул
1. Гайсәнең Маттай 28:19, 20 дәге йөкләмәсен үтәү нәрсәне аңлата?
1 Гайсә безгә «шәкертләр булдырыгыз. Аларны... өйрәтегез» дигән йөкләмә биргән (Мат. 28:19, 20). Шуңа күрә без Изге Язмалар өйрәнүен моның өчен билгеләнгән ял көнендә генә түгел, ә һәрвакыт тәкъдим итәргә әзер булырга телибез. Аста китерелгән киңәшләр файдалы булырга мөмкин.
2. Изге Язмалар өйрәнүен кемгә тәкъдим итеп була?
2 Тәкъдим ит. Изге Язмалар өйрәнүен күбрәк тәкъдим иткән саен, безнең бер өйрәнү булса да башланырга мөмкин (Вәг. 11:6). Кешеләргә Изге Язмалар өйрәнүен турыдан-туры тәкъдим иткәнең бармы? Кушма Штатларның бер җыелышындагы кардәшләр моны бер ай дәвамында эшләргә тырышкан. Алар 42 яңа Изге Язмалар өйрәнүен башларга бик шат булган. Син очраткан кызыксынучы кеше син аның белән Изге Язмалар өйрәнүен башларга теләгәнеңне белә дип уйлама. Аңарга кабат килеп киткәндә, өйрәнүне тәкъдим итеп була. Бу юлы ул өйрәнүдән баш тартса, бу куркыныч түгел. Син кешенең кызыксынуын үстерә аласың. Күршеләрдән, туганнардан, хезмәттәшләрдән һәм сыйныфташлардан алар синең белән Изге Язмалар өйрәнергә телиләрме икәнен сораганың бармы? Шулай ук өйрәнүчедән аның Изге Язмалар өйрәнергә теләгән дуслары яисә туганнары турында сора.
3. Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен нинди файдалы коралыбыз бар һәм аны ничек кулланып була?
3 Файдалы корал. Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен мөһим корал — «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактат. Кеше башка басмаларны алмаса да, син трактатны аңа калдыра аласың. Кешеләрнең эш территориясендә яисә урамда вәгазьләгәндә, хатлар җибәргәндә һәм кабат килеп-киткәндә, аны кулланып була. Трактатны шулай ук өйдә булмаган кешеләргә дә калдырып була. Транспортта, кибеттә һәм эштә аны үзең белән йөртергә яхшы булыр иде. Трактатның соңгы битендә Изге Язмалар өйрәнүе турында кыскача әйтелә.
4. Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактатны ничек кулланып була?
4 Кешегә трактатны биргәннән соң, син аның алдагы битендәге сорауларына игътибар итә аласың һәм: «Нинди сорау сезгә кызыграк булыр?» — дип сорый аласың. Аннары кеше белән бергә трактаттан җавапны карап чык, һәм Изге Язмалар өйрәнүен искә алган соңгы битен укы яисә үз сүзләрең белән сөйләп бир. Кешене кызыксындырган темага күбрәк мәгълүмат ничек табып булганын күрсәт, һәм кабат килү турында сөйләш.
5. Ни өчен безгә Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итәргә әзер булырга кирәк?
5 Территориябездә Изге Язмаларның хак тәгълиматларын белергә теләгән кешеләр әле бар. Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итәргә әзер булып, башкаларга тормышка алып барган юлда ярдәм иткән саен, без күбрәк шатлык кичерәчәкбез (Мат. 7:13, 14).