Шәкертләр әзерләү эшендә тулысынча катнаш
1. Кешеләр котылсын өчен нәрсә эшләү мөһим?
1 2014 елның еллык хезмәт отчетыннан күренгәнчә, Аллаһы халкы Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне ашкынып һәм кыюлык белән вәгазьли (Мат. 24:14). Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү, буклетлар белән чакыру кәгазьләрен тарату буенча махсус кампанияләрдә катнашу, шулай ук иҗтимагый урыннарда вәгазьләү ярдәмендә безнең Изге Язмалардагы хәбәрне шулкадәр күп кешеләргә җиткергәнебез булмады әле. Ләкин кешеләр котыла алсын өчен аларга Гайсәнең шәкертләре булып китәргә булышырга кирәк, ә моның өчен алар белән Изге Язмаларны өйрәнү мөһим (1 Тим. 2:4).
2. Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итү мөмкинлеген ычкындырмас өчен, нинди сораулар биреп уйлану мөһим?
2 Мөмкинлекне ычкындырма. Кеше кызыксынса, телефон белән адресын сорарга һәм аңа тиз арада шалтыратып Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышасыңмы? Беренче килү вакытында Изге Язмалар өйрәнүе ничек үткәнен соңгы тапкыр кайчан күрсәткәнең булды? Брошюраларыбызны регуляр рәвештә укучы кешегә өйрәнүне күптән түгел генә тәкъдим иткәнең булдымы? «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» һәм «Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә?» дигән видеороликларны эштәге хезмәттәшләргә, сыйныфташларга, күршеләргә, туганнарга һәм танышларга күрсәткәнең булдымы? Стенд белән вәгазьләгәндә, берәрсе өйрәнү өчен басманы алса, аңа бу басма буенча Изге Язмалар өйрәнүен бушлай үткәргәнебезне аңлатырга тырышасыңмы?
3. Хакыйкатькә уңышлы өйрәтер өчен нәрсә кирәк?
3 Йәһвәнең һәм Гайсәнең ярдәме. Гайсә башта: «Барыгыз»,— дигән, ә шуннан соң гына: «Шәкертләр... әзерләгез»,— дип әйткән. Шулай итеп, ул тырышлыклар куярга һәм инициатива күрсәтергә кирәклегенә басым ясаган. Әмма ул безне ярдәмсез калдырмаган, ә: «Сезнең белән булам»,— дип вәгъдә биргән (Мат. 28:19, 20). Өстәвенә, Йәһвә безгә изге рух бирә һәм хакыйкатькә өйрәтә белер өчен безне коралландыра һәм өйрәтә (Зәк. 4:6; 2 Көр. 4:7). Бу мөһим эштә катнашыр өчен, безгә Аллаһыдан теләк уятуын һәм көч бирүен сорарга кирәк (Флп. 2:13).
4. Ни өчен безгә шәкертләр әзерләү эшендә тулысынча катнашу мөһим?
4 Яхшы хәбәрне вәгазьләп, без зур шатлык кичерәбез. Ләкин кешене хакыйкатькә өйрәткәндә һәм «тормышка алып баручы юлдан» барырга ярдәм иткәндә, без тагы да күбрәк шатланабыз (Мат. 7:14; 1 Тис. 2:19, 20). Моннан тыш, шәкертләр әзерләү эшендә тулысынча катнашып, без Йәһвәнең күңелен табабыз; ә «ул... беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Пет. 3:9).