«Соңгы битне кулланасыңмы?»
Кешеләр брошюраны алганда, башта аның тышын карыйлар һәм, гадәттә, аны икенче ягына борып, соңгы битенә күз төшерәләр. Таратыр өчен билгеләнгән брошюраның соңгы битендә кызыксыну уята торган берничә сорау һәм фикер бар, анда шулай ук бу мәгълүмат язылган битләр күрсәтелә.
Соңгы биттәге сорауларны кулланып, без сөйләшү башлый алабыз. Участокларыбызда еш вәгазьләсәк, төрле сорауларны кулланып, без ай дәвамында кереш сүзләребезне үзгәртеп тора алабыз. Кешенең вакыты булмаганда, без кереш сүзләребезне кыскарта алабыз: мәсәлән, соңгы биттәге сорауларның берсенә игътибар итеп, болай дип әйтә алабыз: «Бу сорауга җавапны алырга теләсәгез, мин сезгә шул брошюраны калдыра алам һәм икенче юлы, вакытыгыз булса, без күбрәк сөйләшә алабыз». Кайбер вәгазьчеләр сөйләшү башлар өчен, кешегә брошюраның соңгы битен күрсәтеп, кешене кызыксындырган сорау сайларга дәртләндерә ала. Аннары соң җавап язылган биткә игътибар итеп, алдан сайланган шигырьне укып була. Кешене брошюраны укырга дәртләндерер өчен, син, бәлки, үзең дә соңгы битне тагын ничек кулланып булганын уйлап табарсың.